Канада турында
Бу - дөньяда зур һәм нык алга киткән илләрнең
берсе. Аның составына, материк өлешеннән тыш, Канада Арктика архипелагының күп санлы утраулары керә.
Слайд 4Табигать шартлары
Бу гаять зур илдә халыкның тормышы һәм хуҗалык
эшчәнлеге өчен табигать шартлары бик төрле. Канада территориясенең төньяк өлеше
кырыс Арктиканың көчле йогынтысына тора һәм тормыш- көнкүреш өчен аз яраклы.
Слайд 5 Байрагы турында
Байрагы турында
Канаданың байрагына өрәңге
яфрагы сурәтләнгән. Өрәңге күп җирләрдә үсә. Бигрәк тә көз көне балкып торган бу агачлар катнаш урманнарга кабатланмас төс бирәләр
Слайд 6
Канада җир асты казылмаларына гаять бай. Бигрәк тә
никель һәм бпкыр, цинк һәм тимер, зптлы металлар рудаларның запаслары
бик зур. Радиоактив металл рудалары да бар.
Халкы
Канада - гаҗәеп ил: аның шәһәр һәм авыллары урамнарында бик
күп төрле телләрдә сөйләшүне ишетергә була. Бу аңлашыла да: анда, нигездә, Европа һәм Азиянең күп илләреннән күчеп килүчеләр яши. Халыкның төп өлешен исә инглиз-канадалылар һәм француз-канадалар тәшкил итә, шуңа күрә илдә ике дәүләт теле - инглиз һәм француз телләре. Төп халкы - эскимослар һәм индееөлар - аз санлы.