Разделы презентаций


Өтер

Аерымланган кисәкләр янында өтер кую -Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Тиңдәш кисәкләр янында өтер кую
тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы

куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә,

алар янында өтер куела:
Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. (Г.Исхакый); Укытасы авылга барып төштем кыш уртасында. Мәктәп мөдире бер олаучыга карый, бер - миңа. (А.Гыйләҗев); Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый);
Тиңдәш кисәкләр янында өтер куютиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче

Слайд 2Аерымланган кисәкләр янында өтер кую
-Ярым хәбәрлеккә ия

булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр

ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый.
вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова);
сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков);
максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов);
рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев);
күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев);
шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин);
кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов).
Аерымланган кисәкләр янында өтер кую   -Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән

Слайд 3Аныклагыч янында өтер кую
аныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә өтер куела: 
Кабинетның

хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше иде.
- зат алмашлыклары

һәм рәвешләр белән белдерелгән кисәкләрне аныклап килсә өтер кула: Аларны, төрле җирдән җыелган утызлап малайны, йөк машинасына утыртып, таш клубка алып килделәр.
Аныклагыч янында өтер куюаныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә өтер куела: Кабинетның хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше

Слайд 4Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр янында өтер кую
- җөмлә башында

килгән эндәш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң өтер

куела: Садыйк ага, сезгә дә бераз җыеныбрак торырга кирәк.
- җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан да өтер белән ерыла: Кара әле, Фәридә, минем монда вакыт җитәрлек, шушы бүрәнәләрдән сиңа өйлек бура бурап биримме?
- җөмлә ахырында килгән эндәш сүзләр алдыннан өтер куела: Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле, аккошлар! 
- җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела: Ниһаять, килеп тә җиттек;
- җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла: Минем ничек укуым, беренчедән, үземә кирәк;
- җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела: Күзлек киярлек булган, минем күзләрем ул хәтле яхшы күрмиләр инде, әлбәттә;
Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр янында өтер кую - җөмлә башында килгән эндәш сүзләр көчле тойгы белән

Слайд 5Тезмә кушма җөмләләрдә өтер кую
- тезү интонациясе, шулай ук каршы

куючы теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләр арасына өтер куела: Гөлүсәнең йөзенә

кайнар кан йөгерде, күлләре акшарлы идәнгә текәлде.
- бүлүче һәм җыючы теркәгечләр кабатланып килгәндә, җөмләләр арасына шулай ук өтер куела: Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде. (М.Әмир); Күпер дә артта калды, инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды. (Г.Бәширов)
Тезмә кушма җөмләләрдә өтер кую - тезү интонациясе, шулай ук каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләр

Слайд 6Иярченле кушма җөмләләрдә өтер кую
- синтаксик иярчен җөмләнең хәбәре белән

баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер мөстәкыйль

сүз тора икән, ике арага өтер куела: Ул үзе дә, нәкъ Рәхим эшләгәнгә, ару-талуны белми эшләде бит. (А.Расих);
Иярченле кушма җөмләләрдә өтер кую- синтаксик иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә

Слайд 7Аналитик иярчен кушма җөмләдә өтер кую
а) Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз

булып килгән җөмләдә тыныш билгеләре:
- иярчен җөмлә алдан килеп, баш

җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланса, ике җөмлә арасына өтер куела:Хәзрәт бик ачыккан иде, шуңар күрә ул аш янына килеп утырмакчы булды. (Ф.Әмирхан);
б) Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре:
- иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына өтер куела: Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чонки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы момкии дә түгел иде (Ә.Еники);
- теркәгеч сүз (сорау алмашлыгы) бәйләүче чара булып килгәндә, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела: Нәрсә ачылыр ул томан артында, миңа билгесез;
- теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен жөмлә ягында килеп, баш җәмләдә мөнәсәбәтле сүз булган очракта, шулай ук ике арага отер куела: Үчең нинди, теге шундый (Мәкаль).
в) Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре:
- нинди дә булса бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә килгән иярүче компонент өтерләр белән аерыла:Моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалар карчыкны калага тартып караганнар иде каравын...(Ә.Еники);
Аналитик иярчен кушма җөмләдә өтер кую а) Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булып килгән җөмләдә тыныш билгеләре:- иярчен

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика