Слайд 2Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь , Габдулладай;
Ул –
караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.
Ул бөек уй,
нечкә хис тәгъризләргә бик бай, - диям,
Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, - диям
Шәйхзадә Бабич
Слайд 3Габдулла Тукай.
Һәр милләттә йөзек кашы булырдай кешеләр бар. Татар тарихында
да андыйлар аз тугел. Ләкин халык язмышында зур үзгәрешләр китереп
чыгарган ХХ гасырда күз ташласак, татар аңына, татар рухына Тукай кадәр зур йогынты ясаган бүтән шәхесне очрата алмабыз. Менә хәзер, инде яңа гасырны ваклаганда, шикләнмичә әйтергә мөмкин: ХХ гасыр Тукай йолдызлыгы астында уткән, шул йолдыз юлыбызны яктыртып торган.
Ркаил Зәйдулла.
Слайд 41886нчы ел 26 нчы апрель -
1913 нче ел 15
нче апрель.
Габдулла Тукайның тормыш юлы.
Слайд 5 Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф йорты. Бу йортта 1886 елның
26 апрелендә Г. Тукай туган.
Слайд 6 Шагыйрьнең туган ягы - инешле, чокырлы, урманлы Казан
арты. Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган авылы.
Кушлавыч авылының
гомуми күренеше.
Слайд 7 1886 елның 29 августында, көз килү белән, дүрт
айлык Габдулланың әтисе дөньядан китеп бара.
Слайд 81888 нче елның кышында Тукайның әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы
мулласына кияүгә чыга. 1889 нчы елның язында улын да үз
янына алдыра. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында Мәмдүдә үлеп китә.
Сасна авылының гомуми күренеше
.
Слайд 9Өчиле авылының гомуми күренеше
1890 нчы елның февралендә дөм ятим Габдулланы
әнисенең туган авылы Өчилегә, бабасы Зиннәтулла йортына кайтаралар. Фәкыйрь гаиләдә
тагын бер тамак арта, җитмәсә Габдулла чәчәк һәм башка авырулар белән җәфалана. Габдулланы асрамага бирергә булалар һәм базарга баручы олаучыга утыртып Казанга җибәрәләр
Слайд 10 Яңа бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апаның
балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.
“Әти
талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугъры килми иде”
(“Исемдә калганнар”).
Слайд 11 Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл -
Кырлай, диләр;
Җырлаганда, көй өчен, "тавыклары җырлай", диләр.
1893
елны Кырлайдан Сәгъди абзый Тукайны асрамага ала.
Слайд 12 “Кырлай - минем дөньяга күзем ачылган авыл”, -
ди Тукай.
Сәгъди абзый Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә.
Слайд 13 Тукай тормышында Җаек (Уральск)
(1894-1907).
Слайд 14Галиәсгар Госманов йорты
1895 нче елда апасы Газизә белән җизнәсе Габдулланы
үзләре янына – Җаекка алдыралар. Шул көннән алып җизнәсе Галиәсгар
үлгәнче Габдулла Тукай шушы йортта яши.
Слайд 15 « Мотыйгия» мәдрәсәсе
Җаек шәһәрендә өч мәд-рәсә
була: «Рәкыйбия», «Гайния» һәм «Мотый-гия».Җизнәсе Тукайны «Мотыйгия»гә урнашты-ра. Мондагы тормыш
яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Ул биредә гарәп .фарсы, төрек тел-ләрен яхшы үзләштерә. 1898 нче елдан бу мәдрә-сәдә торып укый.
Слайд 16 Мотыйгулла Төхвәтуллин
Мотыйгулла мәдрәсәдә
Тукайга гарәп , фарсы, төрек телләреннән, әдәбияттан, шигырь төзелешеннән дәресләр
бирә, иҗатын хуплап, дәртләндереп тора. Габдулланың шагыйрь булып формалашуында Мотыйгулла хәзрәтнең роле зур булган.
Слайд 17Тукай Җаекта өчъеллык рус мәктәбен тәмамлый. Анда аны Әхмәтша учитель
укыта (1895 – 1898 еллар).
Слайд 18 1898 ел – җизнәсе улгәч Габдулла мәдрәсәгә кучеп
китә. Укуын тәмамлагач, “Уралец” газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшли.
Габдулла – гади эшче.
Слайд 19 1904 ел – кулъязма рәве-шендә чыга башлаган “Әлгасрелҗәдит”
жур-налына языша, шигъри каләм тибрәтә башлый.
1905
ел – Уральскида Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарылган “Фикер” газетасында, “Уклар” сатирик журналында ай саен диярлек Тукайның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары басыла.
Слайд 20Тукай – Казанда
1907 нче елның көзендә Тукай
иҗат хыяллары белән рухланып Казанга кайта. Ләкин ул “Пар ат”
та язганча атта түгел, Саратовка кадәр поездда, ә аннан пароходта кайта.
Тукай яшәгән Болгар ку-накханәсе. Аның Казан-дагы тормышы нигездә шул йортта уза.
Слайд 21 Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Казан чоры башлана. Ул
монда гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары
булачак Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, С. Сүн-чәләйләр белән таныша.
Слайд 22 Сатирик “Яшен”, “Ялт-Йолт” журналларында, “Әл-ислах” газетасында актив языша.
Слайд 231912 ел – шагыйрь, авыруының көчәюенә карамастан, Казан арты авылларына
чыгып китә. Әстерхан, Уфа, Петербург шәһәрләренә барып кайта. Сәламәтлеге бик
нык какшагач, соңгы дәрәҗәгә җиткән сырхау белән хастаханәгә керә.
1913 нче елның 15(2) апреле шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.
Слайд 24 Габдулла Тукай иҗаты.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча
татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең төп иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10000нән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.
Слайд 25 Тукай – шагыйрь.
1907-1908 елларда
“Шигырьләр китапханәсе” сериясендә чыккан Габдулла Тукай китаплары: “3 нче дәфтәр”
һәм “4 нче дәфтәр”.
Габдулла Тукай яңа гасыр башында – 1900 еллардан ук әкренләп каләм тибрәтә башлый. 1905 елда аның унлап әсәре дөнья күрә. Г. Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре булып “Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...” дигән юл белән башланган исемсез шигыре санала. Иң беренче басылган шигырендә үк ул халкыбызны мәгариф, фән өлкәләрендә уңыш яулап алырга чакыра, туган милләтенә зур өметләр баглый. Татарларның даны сигез кат күкләргә күтәрелүен тели. Милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди.
Слайд 26 Тукай - әкиятче.
Халкыбыз тудырган
әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә
безгә Г.Тукай бирде. “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Шүрәле” әкияләрен кем генә белми? “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булды.
Слайд 27Г.Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы.
Тукай әсәрләре менә ничә
дистә еллар инде балалар тәрбияләүгә хезмәт итә. Алар өчен күп
санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.
Слайд 28 Тукай – журналист.
19 яшьлек Г.Тукай
«Фикер» газетасы һәм башка басмалар типографиясендә хәреф җыючы, корректор, конторщик,
фактик секретарь. 20 яшьлек Г.Тукай «Әлгасрел-җәдит» журналында җаваплы секретарь «Уклар»ның факттагы редакторы. Казанга килгәч тә, «Әльислах» газетасында Ф.Әмирхан белән бергә җитәкчелек вазифасын башкара. 1908 елда ул Г.Камал белән «Яшен» исемендә сатирик журнал чыгаруга керешә. “Яшен” ябылгач, аның урынына чыгарыла башлаган “Ялт-Йолт” журналы эшенә җаваплы секретарь Г.Тукай белән Г.Камал юнәлеш биреп торалар. Тукай кыска сроклы сәяхәтләре вакытында да, авырып ятканда да «Ялт-Йолт» белән элемтәсен өзмәгән.
Слайд 29Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә,
язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары”
исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. 1948 елда Тукай тарафыннан тупланган 28 җыр язылган “Җырлар дәфтәре” табыла. 1910 елда чыккан “Халык моңнары” җыентыгының тышлыгы. “Җырлар дәфтәре”ннән “Агидел көе”.
Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә.
Тукай һәм халык җырлары.
Слайд 30 Тукай һәм театр.
Театр
— яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
1905
ел революциясе биргән иреклекләрдән файдаланып алдынгы татар яшьләре беренче профессиональ театр труппасы оештыралар. Аңа “Сәйяр” дип исем кушалар. “Сәйяр” – татар театрына нигез сала.
Татар профессиональ театрын тудыруда Тукайның роле зур була. Шагыйрь репетицияләргә йөри, спектакльләргә рецензияләр яза. 1909 елның июнендә “Йолдыз” газетасында Тукайның Панаев театрында куелган “Хуҗа һәм приказчик” спектакленә рецензиясе басыла.
Слайд 31 Тукай – сатирик шагыйрь.
“Сөекле халкын өзелеп
яратса да, Тукай аның тормышын артка сөйрәгән хорафатларны да күрә,
вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасындагы кебек, усал итеп, чеметеп ала. " ("Милләтчеләр", "Бәгъзе зыялыларыбыз")
Тәлгать Галиуллин.
1908 елда Тукай сатирик поэма «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрен иҗат итә. Поэманың беренче басмасы.
Слайд 32 Тукай – тәрҗемәче.
Ул
Крылов мәсәлләрен В.Звегищев, Л.Озеров, В.Тушнова, А.Тарковский әсәрләрен тәрҗемә итә.
Слайд 33 Тукай – прозаик.
Шагыйрь исән
вакытта басылып чыккан повестьның беренче битләре.
1909 нчы елда Тукай үзенең
үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза хикәяләр иҗат итә.
Слайд 34"Г.Тукай үз заманының талантлы шагыйре генә түгел, бәлки халкыбызның теле
дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә
халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сән-гатьлелекнең иң югары кималендә сурәтләп бирүче иде," – ди Фоат Галимуллин. Бу аның публицистик мәкаләләрендә чагыла.
“Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”
1906 ел “Фикер” газетасы.
“Хисияте миллия”
1906 ел “Фикер” газетасы.
“Тәнкыйть – кирәкле шәйдер”
1907 ел “Әльислах” газетасы.
Тукай – публицист.
Слайд 35 Шагыйрьнең публицистик эшчәнлеге.
Слайд 36“Тәнкыйть, безнең заманыбыз кебек, китаплар, брошюралар, газеталар, журналлар таулар кебек
өелеп торган бер заманда кирәкле генә тугел, ансыз торып булмый
торган бер нәрсә.”
Г.Тукай.
Г.Тукай тәнкыйть мәсьәләләренә бик күп мәкаләсендә тукталган. Аның тәнкыйди фикерләре 1905 елдан соң ук күренә башлый. “Сүз башы” 1906, “Кыямәт көне” 1906, “Уянгач беренче эшем” 1913, “Шигырьләремез” 1907.
Тәнкыйть аның шигырьләрендә дә чагыла.
“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”
“Күрдегезме?”
“Безне урынсызга яманлыйлар” һ.б.
Тукай - тәнкыйтьче
Слайд 37Гасырлар дәвамында тупланган әдәби мираста кешелекнең иң якты хыяллары, акыл
һәм рухи җегәре чыгарыла. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты
әнә шул гомумкешелек мирасының аерылмас өлеше, бер буыны булып тора. Шагыйрь иҗаты, шәхесе үзе яңадан-яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына.
Музыка өлкәсендә З.Яруллин тарафыннан Тукайга багышланган марш 1914 нче елда ук яңгырый. Соңгы елларда бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр арасында уңышлысы А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” дип исемләнгән вокаль циклы.
Әдәбиятта-сәнгатьтә Тукай образы.
Слайд 38Рәссамнарыбыз да Тукай темасын игътибар үзәгендә тотканнар. Ю.Урманче, Б.Альменов кебек
осталарның исемнәрен Тукай иҗатыннан аерып карау карау кыен. Ф.Әминевнең шагыйрь
иҗатына багышланган полотнолары, Т.Хаҗиәхмәтов, И.Әхмәдиевләрнең график рәсемнәре... Ихтимал, без белеп бетермәгән бүтән хезмәтләр дә бардыр.
Слайд 39Тукaай турында күп язылган һәм языла. Тукай үзе исән чакта
ук аның бөеклеген күрсәтеп, шигырьләр иҗат итәләр, әмма бу чорда
Тукай образын тасвирлауда романтик төсмерләр өстенлек итә.
Ш.Бабич, М.Фәйзи, С.Сүнчәләй, М.Гафури шагыйрьне халык белән бәйләп сүрәтлиләр.
70 нче елларда С.Хәким “Кырыгынчы бүлмә” поэмасын яза. Г.Афзал “Йөрәгемдә йөртәм сине”, “Габдулла Тукайга”, “Якты йолдыз” шигырьләрен иҗат итә.
Соңрак Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Р.Гатауллин Тукай темасына мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында Н.Әгъләмовның “Тукайдан хатлар” поэмасы игътибарга лаек.
сәхнәсендә, тарихи романнарда.
Р.Ишморат “И мөкатдәс, моңлы сазым”.
И.Юзеев “Очты дөнья
читлегеннән”.
Т.Миңнуллин “Без китәбез, сез каласыз” драмасы.
Ә.Фәйзи “Тукай” романы.
Слайд 41М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Тукай әсәрләре
буенча иҗат ителгән балетлар куела.
“Кисекбаш”, “Шүрәле” балетыннан куренешләр.
Слайд 42Күренекле халык шагыйре хатирәсен татар халкы бик хөрмәтли. Республикада иң
яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре Габдулла Тукай исемендәге премиягә
лаек була. Дәүләт филормо-ниясе бөек шагыйрь исемен йөртә. Шәһәрләрдә урамнар, китапханәләр Тукай исеме белән аталган. Казанда метро станциясенә Габдулла Тукай исеме бирелгән. Республи-кабыз башкаласында ул яшәгән йортларга мемориаль такталар беркетелгән.
Слайд 44Казанда Габдулла Тукай музее.
Санкт-Петербург шәһәрендә Тукай һәйкәле
Слайд 45Шигърият бәйрәменең иң зурысы – Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет театры янындагы мәйданда. Бу көнне шагыйрь һәйкәле
янында республиканың күренекле кешеләре – язучылар, галимнәр, эшчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, күрше республикалардан килгән кунаклар микрофон алдында чыгыш ясыйлар.
Слайд 462011 - Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм
Миңнеханов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның истәлеген һәм иҗади
мирасын мәңгеләштерү максатыннан 2011 елны Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы буларак игълан итте.
Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе.
Слайд 47Презентацияне төзеде:
.
Латыйпова Наилә Нәбиулла кызы.