Слайд 3Максат:
1. Г.Тукайның балачагы турындагы белемнәрне гомумиләштерү.
2. “Ана догасы” шигыре өстендә
эш. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләрен билгеләү.
3. Әниләргә
карата хөрмәт, ярдәмчеллек, ярату хисләре тәрбияләү, җәмгыятьтә, гаиләдә ана образын ачу.
Слайд 4“ Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге
бурычыңны үти алмыйсың”.
Слайд 5эпиграф
Исәнлек – саулыгын сорап,
Дога кылам.
Әниемнән аермасын
Берүк
Ходам.
–
1. Дин тотучыларның Аллага, изгеләргә ялварып, теләкләр теләп мөрәҗәгать
итүе.
2. Аллага, изгеләргә мөрәҗәгать иткәндә әйтелә торган һәм сүзләре алдан билгеле булган текст.
- Ата – аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр.
- Ата – аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.
- Әгәр ата –анаңның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә.
Слайд 8 Евангелиедән
- Старых
чтите как отца, а молодых , как братья
-
Не обижай слабых
- Не давайте сильным губить человека
Слайд 9Сүзлек өстендә эш
Вә - һәм
Уйку – йокы
Фәкать – тик
Ястү – кичке намаз вакыты
Яд итә
- исенә төшерә
Тәңре – Алла
Намазлык - намаз укыганда басып укый торган җәймә (күрсәтелә)
Слайд 10Г.Тукай
«Ана догасы»
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай
калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл
тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь:
Карагыз: шул догамы - инде тәңре каршына бармас?
Слайд 11
1нче өлеш
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын;
иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Слайд 122 нче өлеш
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер
карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Слайд 13 3 нче өлеш
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда
үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь:
Карагыз: шул догамы - инде тәңре каршына бармас?
Слайд 14Мәкальләр
Әни суккан – авыртмый.
Җәннәт әниләрнең аяк астында.
Өйнең
яме – ана белән.
Слайд 15Өй эше
Үзегезне үсеп җитеп әниләрегездән читтә дип хис итегез һәм
әниегезгә хат языгыз.
Слайд 16Минем дә әнием бар,
Синең дә әниең бар,
Аның да әнисе бар
Исән
булсын әниләр!