белән төзелгән җырлар җыентыгы.
Бу җыентыкның кулъязма оригиналы 1946 елда
табыла. Оригинал Казанда Г.Ибраһимов исемендәге институт архивында Г.Тукай фондында (9-ф., 1-тасв., 21-с. б.) саклана.
Зәңгәр тышлы гади мәктәп дәфтәре тышлыгына Тукайның үз кулы белән русчалап «Тетрадь для списывания ученика 1–го класса А. М. Тукаева» дип язылган. Җыентык 27 җыр текстыннан тора. («Эчтәлек»тәге исемлектә барлыгы 28 җыр булып, 17 нче сан астында торган «Хан кызы» бәете ертып алынган.)
Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына.Халык әкиятләрен ,халык җырларын җыя.Ун яшендә чакта ук 48 битле җырлар дәфтәре төзеп,28 төрле көй өчен җырлар туплый.