Слайд 21941 ел 22 июнь
Бөек Ватан сугышы башлануын хәбәр итәләр.Мәскәү.Е. Халдей фотосы
Слайд 3
1941 елның 22 нче июнь таңы туып килгәндә, илебезнең көнбатыш
чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәли, болыт төсле ябырылып очкан
самолетлар шәһәрләребез,авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлый. Сугыш ялкыны дөрли. Миллионнарча кеше эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары ала, фашизмга каршы көрәшкә күтәрә.
Слайд 4
Ветеран – сугышларда
катнашкан, тәҗрибәле, карт солдат – көрәшче.
Тыл
– сугышучы илнең фронт сызыгы артындагы бөтен территориясе.
Патриот – үз илен, үзенең халкын яратучы, саклаучы
Слайд 5
Сугыш... Нинди авыр һәм каһәрле, шомлы сүз бу. Ул ничә
миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол
калдырган...
Слайд 6
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән. Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка
чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Слайд 7
Сугыш вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык
хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына
да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.
Слайд 8
Бөек Ватан сугышы – 1418 көн дәвам итте.
Бөек Ватан сугышы
вакытында СССР – 27 милион кешесен югалта.
Слайд 9Хәтәр сугыш елларының беренче көннәреннән үк илебезне сакларга Татарстаннан 700
меңнән артык кеше күтәрелә. Ә менә үз авылыбыз – Югары
Әлморзадан 126 кеше сугышка киткән.
.
Слайд 10
“Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!”
Слайд 11Җиңү көнен якынайту өчен авылда калган яшүсмерләр һәм олы яшьтәгеләр
барысын да эшлиләр. Ачлы-туклы булган килеш, аякларыначабаталар киеп басуларда печән
чабалар. Көзләрен ашлыкларны чистартып амбарларга салалар, ә аннары атларга төяп , атлар җитешмәгәндә үзләре тартып дәүләткә тапшырганнар. .
Слайд 12 1945 елның Җиңүле мае авылыбызга зур корбаннар биргән. Югары
Әлморзаның 68 улы һәм кызы туган нигезенә әйләнеп кайтмаган. Һәрберсенең
исеме, килер буыннарга матур ядкарь булып, “Хәтер китабы”на кертелгән .
Слайд 13
Менә моннан нәкъ 69 ел элек, ямьле җәй иртәләренең берсендә,
авыл халкы, язгы чәчү эшләре тәмамлангач үткәрә торган җыен көннәрен
көткәндә, немец Германиясе, илебез чикләрен үтеп кереп сугыш башлый. Бу көнне, бу елларны безнең Югары Әлморза авылы халкының мәңге онытасы юк. Исән кайткан 58 исән авылдашыбыз орден – медальләргә лаек була. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 3 кеше исән. Менә алар: Шакиров Вагыйз, Рахматуллин Касыйм абыйлар,Сагдатшина Разия апа.
Слайд 14Рахматуллин Касыйм
Шакиров Вагыйз
Сагдатшина Разия
Слайд 16Чулков Алексей Петрович
1908-1942
Слайд 17
Чулков Алексей Пётр улы 1908 елның 30 апрелендә хәзерге Татарстан
Республикасы Әлки районының Юхмачы авылында эшче гаиләсендә туган.1941 елның июненән
Бөек Ватан сугышында ерак арага очучы 17нче авиадивизиянең 751нче авиация полкында эскадрилья командирының сәяси эшләр буенча урынбасары була. майор Чулков дошман тылындагы 114 сугышчан очыш ясаган.1942 елның ноябрендә сугыш бурычын үтәп кайтканда,зенит утына эләгеп һәлак булган.Советлар Союзы Герое исеме 1942нче елның 31нче декабрендә,үлгәннән соң бирелгән.Ике Ленин һәм ике Кызыл байрак орденнары белән бүләкләнгән.
Слайд 18Озакламый Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәрбез. Алдагы тормышыбызда бары
тик тынычлык кына хакимлек итүен телибез..
Слайд 19Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 2015 елда 70 ел тула. Җиңү
бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра
– җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы – хәсрәте мәңге онытыласы, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.
7.