Слайд 2 Аа
Елмай күктә ай.
Ай-яй биек бу
ай!
Айга абыйның да
Буе җитми бугай.
Слайд 3 Әә
Күр әле, әнә әтәч
Сугыша, әтәчләнә.
Гел
сугышып йөрмәкче,
Малайлардан күрмәкче.
Слайд 4 Ыы
Өйгә кергән чыпчык,
Очып йөри чып-чып.
Чыпчык,
чыпчык, чык,чыпчык!
Очып чык, чыпчык,
чык,кошчык!
.
Слайд 5 Ээ
Кешенең якын дусты,
Йортның тугры
сакчысы.
Аннан гел игелек көт.
Ә аның исеме ничек?
Эт.
.
Слайд 6 Ээ-е
Без...без....без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төшеп
май ашадык,
Келәткә кереп бал ашадык.
Кап та коп, авызыңны йом!
.
Слайд 7 Ии
Үзе кечкенә, үзе
ялангач,
Алай да бөтен дөньяны киендерә. (Инә)
.
Слайд 8 Уу
Урманда умырзая
да,
Усак та, утын да бар.
Урманга кергән һәр бала
Әллә күпме “у”
табар!
.
дә күрми әби
Аны кимәгән чакта.
Аны табып бирсәң, хәтта
Укый ала китап
та.
.
Слайд 11 Өө
Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Гөрли
торган көндер бу!
Күгәрчен.
.
булыштым,
Чынаяклар юыштым.
Аннан чыктым урамга
Дуслар белән уйнарга.
Зәкия Туфайлова.
.
Слайд 13 Лл
Майсыз яна ул,
Төтене дә
юк.
Янмыйча калган
Бер төне дә юк.
.
Слайд 14 Мм
“Мин матур”, - дип
Мактанмагыз,
Матурлар.
Матурны тик
Матур эшләр
Матурлар.
.
Слайд 15 Рр
“Р” авазы
Булган айлар –
Салкын айлар.
Гыйнвар,гыйнвар-
Ява
карлар,
Туңа җанвар.
.
Слайд 16 Йй
Ай һәм көчек.
Сарбайның оясына
Карап тора ай.
Алып бирегез! –диеп
Өрә
дә өрә Сарбай.
Аны Сарбай аш тулы
Савыт дип уйлый бугай.
Рәшит Бәшәр.
.
Слайд 17 ң
Чакырдылар, дәштеләр,
Барган идем,качтылар.
Яңгыр.
.
Слайд 18 Яя
Ябалак якты яратмый.
Яхшымы
бу, яманмы,-
Белмим әле дөресен...
Белмәсәм дә, аңа карап,
Өйрәнәм “я” хәрефен.
Г.Гыйльманов
.
Слайд 19 Юю
Язны бик тә ярата,
Язгача йоклап ята.
.
Слайд 20 Ее
Колга башында йорты,
Эчендә тора җырчы.
.
Слайд 21
Дд
Үзе туктаусыз сөйли,
Кеше сөйләгәнне
тыңламый.
.
Слайд 22 Тт
Киң болында чабып йөрим,
Кешнәп дөнья тутырам.
Алда бер хәрефне алсаң,
Күккә менеп
утырам.
.
Слайд 23 Зз
Үзе ат токымыннан,
Аклы-каралы туннан.
Африкада ул тора,
Бу кыргый хайван...
.
Слайд 24 Сс
Саран Сара,
Саный-саный,
Сарыгына
Салам сала.
Саламны да
Сарыгына
Саран гына
Санап асла.
.
гөмбәкәй,
Нигә син бик бәләкәй?
Иртән чык эчәр өчен,
Кичкә зур үсәр өчен.
Җ.Дәрзаман.
.
Слайд 26
Кк
Кара карга кардан
бара,
Канатларын кага-кага.
.
Слайд 27
Вв
Яңгыр ява.
И-и-и, ява!
Яңгыр ява,
Әй-й, ява!
Тукта, яңгыр,
Азга
гына яумый тор!
Бари Рәхмәт.
.
Фф
Флаг
Шундый матур яшел төсе,
Ул кызыллы,
ул агы!
Җилферди Казан өстендә
Безнең дәүләт флагы.
Р.Миңнуллин
.
Слайд 29 Бб
Очып йөри өстә
болыт.
Күренә ул аю булып.
Бүре булып, төлке булып-
Очып йөри, көлке
болыт.
.
Слайд 30 Пп
Авылдагы дустына
Поши килгән кунакка
Тик керә алмый
киткән:
Тәбәнәк булган капка.
.
Слайд 31 Жж
Искиткеч озын буйлы
Шундый озын муенлы,
Шуны капларлык шарф
Һич таба
алмый жираф.
.
Слайд 32 Шш
Аягын, башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
ташбака
.
Слайд 33 Җҗ
Җырлый-җырлый, Наҗия
Болында җиләк җыя.
Җем-җем итә күлмәге,
Бик тәмле җир җиләге.
.
Слайд 34 Чч
Җәй дә яшел, көз дә яшел,
Кыш та яшел шулай ук.
Энәләре
күп булса да,
Җебе аның бер дә юк.
Чыршы.
.
.
Слайд 35 Хх
Хоккей.
Кычкыралар:”Бәр!Гол!Ура!
Афәрин! О-кей!”
Дер селкенә стадион,
Гөр килә хоккей!
Р.Миңнуллин.
.
Слайд 36 Һһ
Шаулама.
“Һау-һау!Һау-һау!Һау!”-дисәң
Һаман нигә һаулыйсың?
Җитте, һау-һау, һаулама,
Китап
укыйм – шаулама.
Х.Халиков.
.
Слайд 39
Цц
Цирктагы бер көнгерә
Ун метрга сикерә.
Бер
абый өч центнер герне
«Эһ» тә итми күтәрә.
.
Слайд 42 Әлифба
Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
Әлифба , Әлифба
Син –
минем юл башым.
Син- белем илендә
Иң якты кояшым.
.
Слайд 43 Әлифба
Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
Әлифба , Әлифба
Син –
минем юл башым.
Син- белем илендә
Иң якты кояшым.