Слайд 2
Гәрәпчәдә алынган бу атаманың мәгънәсе “борынгылардан күчеп, буыннан-буынга сөйләнеп
килә торган хикәя, тарих” дип аңлату киң таралган. Күпчелек галимнәр
риваятьләрне килеп чыгышлары буенча истәлекләргә барып тоташа дип исәплиләр. Вакытлар узу белән мондый истәлекләр, телдән-телгә күчеп, үзгәргәннәр, өлешчә онытылганнар, сөйләүчеләр аларга, үз фантазияләреннән чыгып, төрле өстәмәләр керткәннәр, хәтта бер чорга караган вакыйганы икенче чорга да күчереп куйганнар. Шуңа күрә риваятьләрне тарихи елъязма дип кабул итәргә ярамый, күп очракта алар төгәл тарихны түгел, ә тарихи вакыйгаларга, күренекле шәхесләрнең эшчәнлегенә халыкның карашын, мөнәсәбәтен чагылдыралар.
Слайд 3
Бүген без
Болгар чорына караган риваятьләргә
тукталырбыз.
Слайд 4 Иске Казан каласының
корылуы
Аксак Тимер Болгар шәһәрен харап итеп, аның халкын
аскан, кискән, үтергән чакта, Болгар иленең ханы Габдулла ханны да үтергән икән.
Габдулла хан Аксак Тимер тарафыннан үтерелгәч, аның ике сабый баласы- шаһзадәләр һәм хатыны ханбикә калган. Болгар шәһәренең олылары, ханның нәселе киселмәсен өчен, ханбикә вә шаһзадәләрне ничек тә Аксак Тимер золымыннан саклап алып калырга тырышканнар.
Шуның өчен Болгар шәһәренең олылары, гәрчә үзләре ,Аксак Тимер тарафыннан үтерелеп бетереләчәк булсаларда да, зур тырышлык белән, бик тиз арада ханбикә вә ханзадәләрне, Болгар шәһәреннән чыгарып, Бүләр шәһәренә озатканнар.
Слайд 5Аксак Тимер үзенең сансыз күп явы белән Болгар шәһәрен ватып,
җимереп, соңыннан яндырып, үзен җир белән тигез иткән. Ул шул
ук чакта Суар, Кызлар, Юкәтәу һәм башка болгар шәһәрләрен дә яндырып, кешеләрен үтереп йөргән. Моннан соң Аксак Тимер ул заманның иң күп халыклы, атаклы һәм дәхләтле шәһәрләреннән булган Бүләр шәһәренә үзенең чирүе белән яу булган.
Аксак Тимернең кызык кына бер гадәте бар икән: әгәр дә үтерелергә мәхкүм кешеләр үтерелер алдыннан Аксак Тимер тарафыннан “ни өчен үтереләсез?” дип сораганда, “үз гөнаһ шомлыгыбыз сәбәбе белән үтереләбез, безнең башыбызга гөнаһыбыз җитте, Битимер хәзрәтне Хода безгә гыйбрәт өчен җибәрде, ул туры юлны күрсәтүче” дигән сүзләрне сөйләсә, ул кешене үтерми, гафу итеп, күп акча, бүләкләр биреп җибәрә икән.
Слайд 6 Аксакның менә бу гадәтен, Болгар вә башка шәһәрләр
харап ителгәндә, халык аңламаган икән. Шуның өчен алар Аксак ерткычка
кан хәмере булганнар. Әммә Буләр шәһәренең халыклары Аксакның бу холкын төшенгәннәр икән. Шуның өчен Бүләр шәһәрендәге асыл затлар, хан үтерелгәч, Болгардан качып килгән ханбикә вә аның балалары-ханзадәләрне сәламәт саклап калу өчен бер чара күрергә булганнар. Алар бу турыда үзара уйлашканның соңында, Асак Тимернең югарыда сөйләгән холкыннан файдаланырга уйлаганнар. Бу турыда ханбикәгә дә белдергәннәр. Ханбикә бик гайрәтле, батыр, сүзгә оста, мәһәбәт вә гүзәл хатын булган. Шуның өчен аның бнлән гади кешеләр генә түгел, ул чакның аксөяк вә асыл затлары да киңәшеп эш итәләр икән. Аның биргән киңәшләре, сөйләгән сүзләре, әйткән ишарәләре-барысы да дөрес булып чыга икән. Үзен һәм балаларын саклап калу турында ханбикә бер дә аптырамаган: бар авырлык вә читенлекләренүз өстенә алган да эшкә керешкән. Ул Аксак Тимернең Бүләр шәһәренең тирә-юнендә булган бөтен авыл вә шәһәрләрне яндырып, кешеләрен үтереп, Бүләргә якынайганын көтеп торган. Аксак Тимернең Бүләр өстенә яу булуы, халык өчен үләт чиреннән яман бер куркыныч булган.
Слайд 7 Ханбикә бер дә артырамый,каушамый гына үзенең Алтынбик һәм
Галимбик исемле ике улын алып,Аксак Тимергә каршы чыккан. Ханбикә, Аксак
Тимернең янына барып,оста сүзләр белән йомшак иттереп,үзенең үтенечен сөйләгән. У болай дигзн: “Падишаһларның падишаһы, олы ханым-солтаным хәзрәти Битимер! Менәҗмин ике улым-ханзадәләрне алып, синең хозурыңа мәрхәмәтеңне өмет итеп килдем. Мин гөнаһлы Габдулла ханның хатыны, бу балалар-аның ике улы. Мәрхәмәт итеп, бу ике балага аталарының рухына Коръән укырлык бер җирдә урнашып,үзебезнең Болгар йортында безгә торырга рөхсәт итсәгез иде. Сез күп яшәгез, бөтен җиһанның дәүләте, көч вә кодрәте сезгә булсын. Сез безнең йортыбыздагы гасыйларны бетерер өчен Тәңре тарафыннан җибәрелгән бер күндерүче, без барыбыз да сезнең гөнаһлы бәндәләрегез, үтенеч бездән,әман сездән”.
Слайд 8
Ханбикәнең бу сүзләре Аксак Тимернең хушына килгән. Ул, ханбикә
вә аның балаларына әман биреп, аларга Болгар йортының теләгән урыннарына
кала корып торырга рөхсәт иткән. Ханбикәнең үтенүе буенча, башка берничә аксөяк вә асыл затларны да гафу итеп, ханбикә белән бергә кала корып яшәргә рөхсәт иткән.
Болар, барысы бергә җыелып, Бүләр шәһәреннән төньякка таба китеп, бер көчкенә инеш буенда кала корып яши башлаганнар. Менә болар корган кала-Иске Казан каласы булган икән.
Слайд 9 Бу калада ханбикәнең зур улы Алтынбик беренче хан булган.
Алтынбик Иске Казан каласында мәчетләр, мәдрәсәләр эшләткән, зур-зур бакчалар ясаткан,
читтән бик күп укымышлы кешеләр чакырткан, балалар укытыр өчен мәктәпләр салдырган. Укымышлы кешеләргә хәзинәдән акчалар бирдергән. Алтынбик, Иске Казан каласында илле елдан артык ханлык итеп, йөзгә якын яшәп вафат булган.
Алтынбик атасы ханлык иткән атаклы Болгар шәһәренең җимерелүе өчен бик кайгыра икән. Ул Болгар дәүләте атасы чагындагы шикелле зур бер дәүләт булуы өчен дә тырышкан. Әмма халкы үтерелеп беткәнгә күрә, яңадан аякка бастыра алмаган.
Шулай да Алтынбик Болгар шәһәрендә янмый калган Хәлиф Җәмигы шәрифне һәм олы мәдрәсәне, төзәттереп, имам, мөдәррисләр чакырып, яңадан тергезгән.
Слайд 10
Менә шушы Алтынбик-Иске Казан каласының беренче ханы һәм
Иске Казан каласын коручы кеше икән.
Алтынбиктән соң Иске Казан каласында кардәше Галимбик хан булган. Бу кеше утыз елдан артык ханлык иткән, күп яхшы эшләр эшләгән, йөзгә якын яшәп Болгарга, атасына зиярәткә барган чагында вафат булган.
Болгар ханы Габдулланың балалары Иске Казан шәһәрендә барлыгы йөз дә дүрт ел гомер сөргәннәр. Соңыннан Иске Казан каласының урыныннан күчеп, Казан суының тамагында яңа кала корганнар. Бу кала инде Яңа Казан каласы урыны була. Бу Яңа Казан каласында йөз илле сигез ел ханлык иткәннәр.
Слайд 11Иске казан шәһәре урнашкан урыннарның хәзерге күренеше.
Бу чорны чагылдыручы вакыйгалар
турында риваятьләр бик күп.
Слайд 12Минем Ак әбием риваятьләрне бик матур итеп сөйли.
Слайд 13Болгар татарларының Иске Казаннан күчеп китү сәбәбе-
Чишмәләргә барып тоташа,
халык риваятьләрендә болай дип сөйләнелә.
Слайд 14Иске Казан урнашкан урында бары бер чишмә була.
Зур шәһәрнең
суга булган ихтыяҗын бу чишмә генә кәнагатләндерми
Слайд 15Тау башында урнашкан хан сараена, тау итәгенәдәге кечкенә генә чишмәдән
иңнәренә чүлмәк куйган кызларга су ташу искиткеч авыр булган.
Слайд 16Аларның күз яшьләреннән яңа чишмә
чыккан дигән фикерләр дә бар.
Слайд 17Бу вакыйгаларны чагылдыручы риваятьләрдә
Гайшә исемле Мулла хатынының ачы язмышы
сурәтләнә.
Тар гына сукмактан су ташыганда ул һәлак була.
Слайд 18Аның истәлегенә бу чишмәгә Изгеләр чишмәсе исеме бирелгән. Ә якындагы
авылга Әйшә исеме кушылган.
Слайд 19Чишмә янында ханнар зиараты урнашкан. Бу изге урынга хаҗ кылырга
киләләр.
Слайд 20
Безнең чишмәләребезгә багышланып язылган: җырлар да бик күп.
Слайд 21Бер тауда өч чишмә,
Өчесе өч төстә,
Югыйсә, бер үк тау,
Югыйсә, бер
үк җи.
Юлы бер...
Бер тауда өч чишмә,
Юлларын син кисмә.
Агышы өч төрле,
Тавышы
өч төрле
Моңы башка...
Слайд 22Челтер-челтер салкын чишмә
Агадыр еллар буе.
Челтер-челтер җырын җырлый
Ниләрдә икән уе?
Әй, чишмәкәй!
Салкын чишмәм
Ниләр дип уйланасың?
Әллә көянтә чиләкле
Кызларны сагынасың?
Бер туктамый ага бит
ул,
Җәен дә, кышларын да.
Җәлләмичә суын бирә-
Баш ия һәркем аңа.
Слайд 23Чишмә белән бәйле йолаларны, ырымнарны искә төшереп үтик әле.
Слайд 24Келеннең уңганлыгын белер өчен, чишмә юлын күрсәткәннәр
Һәм көянтә белән су
алып кайту осталыгын сынаганнар.
Слайд 25Кызлар төшә су буена,
Казлар кебек тезелеп.
Егетләр озатып кала,
Үзәкләре өзелеп.
Слайд 26Култыкларында тазлары,
Тазларында казлары.
Дулкынланып, янып-пешеп
Эшли өмә кызлары.
Слайд 27Каз өмәләрендә бала-чага чишмә юлына икенче елга да казларыбыз уңсын
дип
каурый сипкәннәр, уеннар уйнаганнар.
Слайд 28Кызганычка каршы, бөтен чишмәләрнеңдә язмышы бер төсле түгел.
Чүп-чар оясына күмелгән
чишмәләрне күреп күңел тула.
Слайд 29Мин ага башлаганга күп еллар үтте, элеккеге матурлыгым югала бара.
Суларым кими, ярларым җимерелә, чишмә башларым томалана бара.минем улакларым инде
күртән таушалды, тамчыкайларым җир астыннан чыга алмый тилмерә, чүп-чар өеме астыннан минем көмеш суым күренми дә. Бабайлар заманында безгә игътибар күп булган икән.
КЕШЕЛӘР! ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ МИҢА!
Слайд 30КӨЛГӘНДӘ ДӘ ЧИШМӘ КЕБЕК ЧЕЛТЕРӘП,
НӘКЪ ТАТАРЧА ТЫЙНАК КӨЛЕГЕЗ,
ТӘНГӘ-ҖАНГА СИХӘТ- ДӘРМАН
БИРГӘН
ЧИШМӘЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ!
ТАБИГАТЬНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ!
ЧИШМӘЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ!