Слайд 1Ил – көн даны тере хәтер булып,
Яңа буыннарда яшәсен...
Слайд 2Бөек Җиңүнең – 65 еллыгы
Канлы сугыш 1418 көн яки 47
ай дәвам иткән.
Тәүлеккә 20869 кешенең гомере өзелгән.
Барлыгы 27 миллион кеше
һәлак булган.
Берничә миллион гарип ирләр, хатын – кызлар.
Татарстан Республикасы буенча 1422 инвалид исәпләнә.
Слайд 427 миллионның 350 меңе – безнең якташлар
27 миллион баласын
Югалтты яуда
Ватан...
Әй, дөнья, булма битараф,
Күңелгә текәп кара:
27 миллион җөй анда,
27
миллион яра.
Слайд 5Тема.
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Бәхилләшү”
повестеның идея –
эстетик үзенчәлекләре. 1 нче бүлек.
Ил – көн даны тере
хәтер булып,
Яңа буыннарда яшәсен...
Слайд 6Кеше китә – җыры кала...
М.Мәһдиев- Татарстанның Габдулла
Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе
лауреаты, Татарстанның һәм
Россиянең атказанган мәдәният
хезмәткәре, халык язучысы, галим.
Слайд 9Проблемалы сорау:
БУЫННАР
БӘЙЛӘНЕШЕ
ӨЗЕЛМӘСМЕ?
Слайд 11
Шәһәр урамында халык кайный,
Ашыгалар, белмим, кай тарафка?
Тик бер купшы егет
ашыкмыйча,
Сагыз чәйни – чәйни орден сата...
”Ут эченә кергән өчен бирелгән
медальне
берәү дә сатмас; ут эченә үзе кереп,
үлем белән күзгә – күз бер генә тапкыр
булса да очрашкан кеше беркайчан
кеше медален такмас...” (93 бит)
Слайд 12
Аның йөрәк яраларын кузгатасы
килми
Төннәрен болай да сызлана
Ул – сабыр
кеше
Үзен гади солдат итеп саный
Татарларга гына хас тыйнак кеше
Слайд 13“Сөйләгәне – гел мәзәк булды...”
“Исламгали агай үзенең имәндәй
таза, яшь
килеш ике кулсыз калу
фаҗигасен искә төшермәс өчен,
һәрвакыт көлкеле
тема тудыра,
эзләп таба, кыскасы гел ялган сөйли иде”. (96 бит)
Слайд 14Сүзлек эше:
“Гитлер әйткән, ди, әллә ничә тапкыр: Мәскәүдән
Левитанны,
Беренче Украина фронтыннан Ягудинны тотып
китерегез, һәр икесенең башына йөзәр
мең марка акча түлим, дип әйтеп әйткән, ди. Шуларны пирвый усакка асам,
дип әйткән, ди”.
“...Ыстаршины алар үзләре “обер” дип йөртәләр.
- Карале, Исламгали, алар да татарча белә диген, ә? Үзе немец
бит инде, немецның да бигрәк ние – “убыр” дигәне – безнеңчә
белә диген, ә?”
“Бер колхозга алып бардым да атна буе чөгендер чүбе утаттым. Аннары ике көн буе бәрәңге басуында колоратурный жук
чүпләттем”.
“Таза инде менә – бер ашаганда, дүрт пурсы ботка, бер кирпеч
ипине ишеп куя. “Полтора Ивана” дип йөртәләр иде үзен”.
Слайд 15Исламгали агай
СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ
ҖОР ТЕЛЛЕ
САФ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ
КҮҢЕЛЕ ЧИСТА
ТАТАР КЕШЕСЕНӘ
ГЕНӘ ХАС ТЫЙНАК
САБЫР
Чын татар
агае
Слайд 16Габделхәмит
Уңай яклары:
Кечкенәдән әтисенә ярдәм итә
Әтисен ял йортларына
йөртә
Русча яхшы белә
Пединститут тәмамлый
Чит илләргә чыга
Слайд 17“Ягудин Хэмид Галеевич”
Кире яклары:
Ата – ана биргән исемен үзгәртә
Малаена ят
исем бирә (Рабис – рабоче - крестьянское искусство)
“Япон методикасы”на табына
Слайд 18Тәрбиянең нәтиҗәсе
“Исән калган ике чүлмәк яран гөле
мич башына мендерелгән”.
“Телевизор, күкеле сәгать, кырыну
машинкасы, электр чәйнеге, зур көзге ватылган”.
“Кулына шырпы кабы эләктерде”.
“Пужар, пужар”.
“Юмор үлде”.
“Япун Яһудин”.
Слайд 19“...ара – тирә хатлары килә иде”
“Көннәр эчендә чираттагы ялымны
алырга
уйлыйм... Моннан өч атна
арттан яңа квартирага күчтек,
дүрт бүлмәлегә...
Әле ун көн генә
арттан туйда булдык: минем
шефның малае гаилә теркәде...”
Слайд 20
“Исламгали агай хатны кат-кат укыды
һәм, укыган саен, үзенең наданлыгын
сизә
барды...
Менә бит хәзер ничек
сөйләшәсе икән. Менә
бит культуралы кеше ничек итеп сөйләшә
ул. Һай, һай, һай... Идрит – кудрит...”
(105 бит)
Слайд 21Буыннар җебе өзелү алдында
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма
син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди
уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р. Фәйзуллин.