Разделы презентаций


Гом?р Б?широв "Туган ягым-яшел бишек" урок презентация

Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга,

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1ГОМӘР БӘШИРОВНЫҢ “ТУГАН ЯГЫМ – ЯШЕЛ БИШЕК” ПОВЕСТЕНДА

ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР ҺӘМ ЙОЛАЛАР.
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ГИМНАЗИЯ№3» ЗЕЛЕНОДОЛЬСКИЙ

МУНИЦИПАЛЬНЫЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН УЧИТЕЛЬ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ ХАЛИТОВА ЛЕЙСАН ХАМИТОВНА
ГОМӘР БӘШИРОВНЫҢ  “ТУГАН ЯГЫМ – ЯШЕЛ БИШЕК” ПОВЕСТЕНДА   ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР  ҺӘМ ЙОЛАЛАР. МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ

Слайд 2Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп

тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга

дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халкының бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.

Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп

Слайд 3Эшемнең максаты: Г.Бәшировның
“Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең

һәм йолаларның бирелешен ачыклау.

Эшемнең максаты: Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелешен ачыклау.

Слайд 4. Гореф-гадәт - ул билгеле бер халыкның тарихый үсеш традициясе

белән килә торган көнкүрешкә караган гадәтләр яки дини йолалар, ягъни

күп еллар элек барлыкка килеп, үзгәрмичә безнең көннәргә килеп җиткән гадәтләр. Гадәтләребезне белү бик мөһим. Аларны онытмасак, гадәтләребез буенча яшәсәк, без милләт буларак сакланып калачакбыз, телебезне, динебезне югалтмыячакбыз.
Йола - халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш тәртипләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле эш-хәл.
. Гореф-гадәт - ул билгеле бер халыкның тарихый үсеш традициясе белән килә торган көнкүрешкә караган гадәтләр яки

Слайд 5 Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары

бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле "Сабантуй”, "Нәүрүз”, "Сөмбелә”, "Яңа ел”

, "Карга боткасы” бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле "Корбан гаете” һәм "Рамазан” бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе, балага исем кушу, яңгыр теләү, орлык чыгару һ. б. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.
Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле

Слайд 6Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу

гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре

иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.
Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз

Слайд 7САБАНТУЙ
Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар

беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары

киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган.
САБАНТУЙ Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә

Слайд 8Каз өмәсе

Каз өмәсе

Слайд 9Боларның барысы да татар халкының бәйрәмнәре нинди гүзәл, җанга кадерле

икәнен күрсәтә. Моның белән генә бетми әле: мәйданда җиргә тезелешеп

утырган халык уен карый, көрәшне күзәтә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә җитәрлек.

Боларның барысы да татар халкының бәйрәмнәре нинди гүзәл, җанга кадерле икәнен күрсәтә. Моның белән генә бетми әле:

Слайд 10 Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер

урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура

күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
    Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу,

Слайд 11Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз

өмәсенең  “Кызлар килде утырмага” бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә.

Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларына ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
     Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Утырмага кунак кызы да килгәч, яшьләр тагын да ныграк шатланалар. Ә кичен такмак әйтеш, егетләр белән төрле уеннар уйнау дәвам итә.

Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең  “Кызлар килде утырмага” бүлегендә бөтен нечкәлекләре

Слайд 12Туй йоласы
Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй

йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге итеп тасвирлаган.  
Үткәннәргә әйләнеп

карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган. 

Туй йоласыГ.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге

Слайд 13 Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул

димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә бетми,

ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган.
Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу

Слайд 14Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм

киләчәк өчен кирәк.
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү

зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны.

Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика