Слайд 1Нәсел шәҗәрәсе
Насыйхова Фәния Әсхать кызы
Слайд 2Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңне ташла да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара,
Анда синең нәселең
башлана.
Ерак бабайлардан аваз килә:
«Тамырыңны өйрән, и бала.
Оныта күрмә, нинди җепләр
белән
Кеше заты җирдә саклана.
Иң беренче – туган як тарихы,
Язмышыбыз шуңа бәйләнгән.
Икенчедән, ата-баба нигезе,
Әти-әни, туганнар, гаилә.
Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,
Киләчәк ул бүген башлана.
Тамырларың ныклы булсын өчен,
Шәҗәрәңне өйрән, и бала».
Шундый аваз килә үткәннәрдән,
Ерак бабайларның киңәше.
Өзелмәсен буыннар чылбыры,
Туганлык белән көчле ул кеше.
Тугры калыйк изге васыятькә,
Тамырларны барлыйк һәм белик.
Киләчәккә күпер салучы
Нәсел агачларын тергезик!
Слайд 3Эшнең максаты
Буыннар чылбырын өзмичә, гаилә тарихына үземнән
өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен башкару.
Инде дөньядан киткән туганнарымнан ишетеп калган истәлекләрне хәзерге һәм киләчәк буынга тапшыру.
Слайд 4 Еллар үтеп, чәчләрдәге чал арткан саен, күңелнең кайсыдыр кыллары
нечкәрә. Үзең дә сизмәстән, буыннарны барлый башлыйсың. Ни кызганыч, кай
арада шулкадәр вакыт узган да, никадәр туган мәңгелеккә күчкән.
Иске кәгазьләрне юкка чыгарырга җыенганда кулыма кызымның моннан 16 ел элек төзегән нәсел агачы килеп эләкте. Игътибар белән карасам, шул ике дистәгә якын ел эчендә 20 ләп туган юк икән инде. Алар үзләре белән күпме тарихны да алып киткән бит....
Слайд 6Туган җир... Бер минутка да күңелдән чыкмыйсың...
Слайд 7«Авылым Кычытканлы»
Күңелдә яши җыр булып
Тегермән
алды урманы
Авылым Кычытканлы; Чакыра сабантуйга
Каен чишмәсе, Кыр күле, Кайтмый калып буламыни.
Тирә-якта урманы. Йөрткәч гел җанда-уйда.
Кыз-улларың киләчәккә Кыз-улларың кай якларга
Илтәләр синең данны. Беләмен юл тотканны, -
Кечкенә дә, төш кенә син, Сине сагынып кайта алар,
Авылым Кычытканлы. Авылым Кычытканлы...
Слайд 8Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Һәр ил, шәһәр, авылның
үзенчәлекле үткәне, тарихы була. Борын заманнардан ук татарларда ата-баба нәселен
белү изге эш саналган.
Безнең туган авылыбыз 1700 нче елларда башта Мораса башы, аннан Кычытканлы исеме белән хәзерге Татарстан Республикасы Нурлат районының көньяк-көнбатыш чигендә барлыкка килә. Ул йөзләгән, меңләгән татар авылларыннан бер ягы белән дә аерылып тормый. Халкы гомер-гомергә иген игә, печән чаба, бәрәңге үстерә... Бу төбәк заманында тоташ урманнар белән капланган була. Тарихчыларның кайсылары бу якларга кешеләр Болгар якларыннан күчеп утыргааннар дип фикерли. Ни генә булмасын, кеше аягы басмаган бу җирләрне үзләштерү, тормыш алып барырга җайлаштыру өчен шактый тир түгәргә туры килгәндер безнең әби-бабаларыбызга.
Слайд 9Нурлат районының «Дуслык» газетасы болай дип яза:
«Бу – тирә-ягы
кеше үтәлмәс карурманнар белән капланган, кычыткан һәм әрем котырып үскән
бердәнбер алан булган. Биредә беренче килүчеләр, яр буена землянкалар казып, үзләренә тору өчен урын, агачлар төпләп җир әзерләгәннәр, игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр...»
Слайд 10Өч ягыннан урман белән уратып алынган авыл
Үз вакытында безнең авыл
урманга бай булуы белән тирә-якны көнләштереп яшәгән. Шомлы, серле, адаштыргыч
урман халыкны ашаткан, җылыткан, киендергән, ачлык, сугыш елларында үлемнән саклаган. Андагы җиләк-җимешнең, чикләвек-гөмбәнең исәбе булмаган дип сөйлиләр иде әбиләр. Мин кечкенә чакта да урман чикләвеген арыш капчыклары белән киптереп куялар иде әле.
Слайд 11Нәсел җепләре бик еракка барып тоташа
Менә шул авылда 1730
елларда Салих, 1760 елларда – Салих улы Сәгыйт, 1790 елларда
– Сәгыйт улы Зиннур, 1820 елларда Зиннур улы Хәйрулла бабаларыбыз яшәгән.
Хәйрулла бабайның Насыйбулла, Гатаулла, Гафиятулла, Ярулла исемле ир балалары һәм тагын кыз балалары да була.
Слайд 121860 елгы Насыйбулла бабай белән Сорур әби Хәбибулла, Вәли, Һади,
Заһид, Нургали һәм Габдрахман исемле ир балалар тудырып үстерә. Аларның
ике кыз балалары да була.
Слайд 13 Габдрахман бабай
1905-1989
Үзем күреп белгән Габдрахман
бабам 1930 елда Кычытканлыдан 12 чакрым ераклыктагы Яңа Әмзә авылында яшәүче Гыймалетдин улы Гайсә бабай белән Нурания әбиның Фатыйма исемле кызына өйләнеп, Насыйбулла бабай белән Сорур әбинең кече уллары буларак, төп йортта матур гына тормыш итә башлыйлар.
Слайд 14Бабай белән әбинең беренче өч баласы яшьли дөнья куйган. 1935
елның 4 гыйнварендә туган уллары Рифкать исемле була. Аңа өч
яшь тулгач, безнең әниебез Суфия дөньяга килә.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Габдрахман бабамны сугышка алалар. Бабай анда итекче булып хезмәт итә. Турыдан-туры фронтта булмаса да, Җиңү көнен якынайту өчен аның өлеше дә шактый зур булуын хәзер чынлап аңлыйм инде мин. Бабай без кечкенә чакта: «Кайвакытта көн белән төн тоташып китә иде. Әллә бөтен солдатның итеге бер көнне тишелә микән дип тә уйлый идем», – дип сөйли иде.
Сугыш тәмамланып, исән-имин авылга әйләнеп кайткач, сугыштан соңгы авыр елларда әлеге һөнәре күпләргә ярдәм итте бабайның.
Озак еллар авыл «кәнсәләрендә» хисапчы (счетовод дип йөртәләр иде ул елларда), хат ташучы булып халыкка хезмәт күрсәтте бабам. Тормышта бик авыр чаклар булганда да, күңел көрлеген югалтмаган «Аптырый» бабайны авыл халкы бик хөрмәт итте. Иң яхшы сыйфатлары балаларына гына түгел, оныкларына, оныкларының балаларына да күчкән.
Слайд 15Еш кына бер танымаган кеше, «мин Кычытканлы кызы» дисәм, Аптырый
бабай оныгымы әллә дип сораша башлый. Сугыштан кайткач та тормыш
итүләре бик җиңел булмый. Бер ел матур гына яшәгәч, Фатыйма әбиебез баласын тудырганда ат белән Чистай хастаханәсенә барып җитә алмыйча, Мөслим авылында вафат була. Бабай балдызы Факиһәгә өйләнә. Тагын өч балага гомер бирә алар. Алты балага гомер биргән, үстергән, олы юлга чыгарган Габдрахман бабамның рухы шат булсын!
Бу урында аз гына чигенеш ясап, шул Факиһә әби турында
берничә сүз әйтеп китмичә булмый. Ул замандагы яшь кызлар кебек үк әби дә колхозда хезмәт куя. Туйганчы ашарга юк. Көннәрнең берсендә әби бер уч ашлык алып кайта: теләге бик изге дә бит – «өйдәге кечкенә балалар ачтан тилмерә, шуларга умач кына уып бирсәм дә күңелем аз гына булса да тынычланыр иде» дип уйлый ул. Әмма үзләре белән бергә эшләгәннәрнең берсе шуны хәбәр итә: кызны төрмәгә утырталар. Күпме утырганын да белмим инде мин, әмма ул еллар турында бик авыр истәлекләре иде әбинең. Кабарып пешкән ипине күкрәккә терәп кискән вакытта күз яшьләре юкка акмагандыр аның...
Слайд 16Кайдан башлана хатын-кыз?
Сыгылмалы билдәнме,
Ак йөз, йомшак кулларданмы,
Назлы, тәмле телдәнме?
Кайдан башлана
хатын-кыз?
Гөл, чәчәк чагыннанмы,
Наз, иркәдән, мәхәббәттән,
Нурланган чагыннанмы?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Яз ачкан бөредәнме,
Чәчәкләре
серкәләнеп
Җимешен күрүдәнме?
Кайдан башлана хатын-кыз?
Әнилектән башлана!
Өмет чәчә ак дөньяга,
Гомер җебе – тантана!
Слайд 17Җирдә фәрештәләр була диләр.
Әйе, алар Әни исемле!
Саклый, алар яклый балаларын,
Исемендә
булса җисеме.
Әнием Гафиятуллина Суфия гомере буе туган авылында эшләп гомер
кичерде. Колхоздагы нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, күңел җылысын биреп башкарлы ул аны. 7 шәр гектар шикәр чөгендерен кул белән эшкәртүне хәзер күз алдына да китереп булмый. Чөгендердән туктаган вакытта кирпеч заводында тир түктеләр ул заман хатын-кызлары. Аннан кайткач, өйдәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш... Хәзерге заман ир-атлары да чыдамастыр мондый хезмәткә! Әнием, аның хезмәтләре алдында баш иям.
Әтием белән биш балага гомер, белем, тәрбия биреп, олы юлга чыгардылар, орышмадылар, сукмадылар – үзләренең үрнәге аша тормыш сабаклары бирделәр алар.
Слайд 18Әтием Гафиятуллин Әсхат Исмәгыйль улы әнием һәм оныклары белән
Слайд 19 Мәктәп елларында тарих өйрәнгән вакытта колхозлашу, кулаклар дигән төшенчәләр
безгә кагылмый дип уйлый идек. 10-12 яшьлек кызларга дөнья чынлап
та гел ал төсләргә буялган бик матур итеп күз алдына килә иде бит. Үсә төшкәч, зур әни сөйләгәннәрне тыңлап, анализ ясый башлагач, тормышның никадәр катлаулы икәнен аңлый башладык. Әтинең әтисе Исмәгыйль дәү әтиләр гаиләсен авылдан сөрәләр. Әллә ни зур байлыклары да булмый, югыйсә. Тик үз көнен үзе күргән, иренмәгән кешенең хуҗалыгы нык була. Корсагы борынына җиткән килен дә – зур әниебез Сафия- иреннән, гаиләсеннән аерылып калмый инде. «Әтиегез Камада боз өстендә дөньяга килде», дип, күз яшьләренә буыла-буыла сөйләгәнен хәтерлим әле мин. Шактый гомер чит җирләрдә каңгырап йөргәннән соң, авылга кайтырга рөхсәт бирәләр аларга. Туган җирдә чыпчык үлмәс дип, тагын авылга кайталар. Әмма монда да көтеп торучы юк бит. Уйлашалар-киңәшләшәләр дә: бәхет эзләп, Ташкентка – ипиле шәһәргә юл тоталар. Бу вакытка балалар өчәү була инде. Үлсәк, бергә үләрбез дип олы яшьтәге каенана да алардан калмый.
Слайд 20Гафиятуллин Исмәгыйль Гафиятулла улы
Еллар узу белән саргаеп таушалып беткән, әмма
гаиләдәе барлык кеше өчен якын булган әлеге бердәнбер ядкарь –
фотография белән оныкларының оныклары «Үлемсез полк»ка чыкты
Слайд 21Бернинди таныш кеше дә булмаган җирдә яңа тормыш башлана. Дәү
әти эшкә урнаша. Туйганчы ипи ашый башлыйлар алар биредә. Шулай
сөенеп яши генә башлыйлар, әмма кара сакалың үзеңнән алда барып утыра диләр бит әле. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану турында хәбәр килеп ирешә. Дәү әтине сугышка алалар. Иртән сау-сәламәт булган бер кызлары кичкә вафат була. Әбинең дә дә туган авылын сагынуы шулкадәр көчле була: аны авызыннан да төшерми. Ике баланы алалар да, көчкә поездга билет юнәтеп, туган якларына кузгалалар. «Эссе, суларга һава да юк, кеше күп.Кызым Әлфиянең эче китә башлады. Озакламый җан да бирде балам. Бер тәүлек буена баламның салкын гәүдәсен кочаклап елап кайттым. Чит җирләрдә калдырмаска идем дә бит. Исләнә башлагач, ак сакаллы бер бабай белән тукталышта кабер казып күмеп калдырдык». Иреннән хат та ала алмаган, кайтып керергә өе дә булмаган кечкенә генә гәүдәле Зур әнинең ул вакыттагы хәлен күз алдына китерергә дә куркыныч.
Слайд 22 Зур әни еш кына: «Чи ит
янмый», – дип кабатлый иде. Бер туганнарына кайтып егылалар алар.
«Бик каты сугышка керәбез» дип язган хат килеп ирешә әле урау юллар аша. Һәм шуның белән бетте-китте... “Хат ташучы күренсә, йөрәк чыгардай булып тибә, тик ул безнең яннан узып китә. Ярар, начар хәбәр килмәде бит әле дип үз-үземне юатам. Көндез эштә онытылып торасың, әмма кичләрен... Кичләрен дә елап кына утырып булмый бит әле. Солдатларга дип оекбаш-бияләй бәйлиләр алар җыелышып сукыр лампа яктысында. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» лозунгы бөтен кешегә дә кагыла бит. Кем шатлыгын уртаклаша, кем кайгысын бүлешә инде».
Бер көнне почта таратучы зур әнинең кулына «кара хатны» тоттырып китә... Ачаргамы, юкмы... Башка кеше кулы белән имзаланган хат берничә көн ачылмый... Әби сизенүен сизенә, тик дәшми... Ниһаять, тәвәккәллиләр: гади хат кисәге бит инде, тик ул кулны пешерә сыман. Калтыраган куллар ача алмыйча азаплана. Ә анда «... Исмәгыйль Гафиятуллин Сталинград өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булды» дип язылган. Соңгы өмет шунда сүнә..
Слайд 23
33 яшьлек зур әни тол, 9
яшьлек әти ятим, бердәнбер улын югалткан әби тынсыз кала.
Җиңү көне килеп җиткәч тә, кемнәр шатлана алды икән?! Ирләре, әтиләре, балалары һәлак булган сугышны каһәрләгәннәр алар.
Әти бик иртә кул арасына кергән. Бары тик 4 класс белемле егет теләсә нинди эшне тиз генә үзләштергән дә, оста итеп бпшкарган. Без белә башлаганда тәрәзәнең рамнарын гына түгел, тирә-күрше авыл кешеләре өчен буралар да бурады, мичләр дә чыгарды. Аннары кирпеч заводына кочегар итеп куйдылар. Соңгы елларда колхоз умарталыгында хезмәт куйды. Бал кортлары белән уртак телне бик тиз тапты.
Мотоциклны гына түгел, телевизорны да сүтеп җыя иде ул. Еллар үтә тора. Әти өйләнеп, дүрт кызлары тугач, бер елны Волгоградка барып кайтырга иде дип сөйләнә башлады. Киттеләр әти белән әни. Мамай курганына барып, зур әтинең исем-фамилиясен эзләгәннәр. Гомере буе әтисен юксынып яшәвен хәзер генә аңлыйбыз шул. Ә андыйлар меңләгән булган бит.
Кешеләр, уяу булыйк! Сугыш афәтләре беркайчан да кабатланмасын, балалар ятим калмасын иде!
Слайд 28Кулланылган әдәбият
Насыйбулла Рифкать хаҗи Габдрахман улы «Гомерем ядкарьләре», Казан, 2005
ел
Насыйбуллин Әфкать «Яшәү мәгънәсе». – «Ихлас», 2009