Слайд 1Онтылмас традицияләр
Югары Налим мәдәният йорты
“Күкәй тәгәрәтү”йоласы
Слайд 2Югары Налим авылында «Күкәй түгәрәтү” йоласы бик күптәннән яши. Ел
саен яз җитеп табигать матурлангач,1 нче майда балалар тауга менә.
“Тау “- элек “Тау башы” дип йөртелә иде, СССР таркалганнан соң аны Ленин тавы дип атый башладылар.
Слайд 4Тау га “Яшә,авыл!” дип язылган. СССР заманында анда “Лениннга ...яшь
“
дип языла иде.Күкәй тәгәрәтергә ел да шушы тауга менәләр
инде
Слайд 5Тау битендәге язуны ел саен 22 апрель Ленин туган көнне
буяганнар.
Слайд 6Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Балаларга иң матур киемнәр алына. Йомырка
пешереп буяла, аны суган кабыгы, каен себеркесе суларына, ә соңрак
акварель, шариковый ручка пастасына, гуашька мана башлыйлар. Ә хәзер кибеттә сатыла торган махсус буягычлар, бизәгечләр кулланалар. Биштәр (сумкага) аерым кәгазьгә төреп йомырка, шешә белән сөт яки чәй, әниләр пешергән тәмле ризыклар салына.
Авылның һәр очыннан төркем-төркем балалар тауга агыла. Балаларга катгый кагыйдә: ”Тау астында -каен янында уйнамаска.Ул- Кабир зыяраты”.
Слайд 7-Утыр кызым чәчеңне тиз генә үреп алам.
-Әби, тиз яме,
-Тиз
инде тиз,чигәләп үреп тормам, кызым.
-Урам кояш белән тулган,әби!
-1 нче май
кояшы бит.Кояш та балалар шатлансын, уйнасын, күңел ачсын ди .Бөтерелмә, тик утырмасаң соңга каласың, әнә урам тулы бала-чага, барсы да тауга ашыга.
-Әби, сез дә бәләкәй чакта Ленин тавына менә идегезме?
-Менә идек, менә идек, тик ул чакта аны Тау башы дип йөртәләр иде, Ленин тавы дип соңрак атадылар.
-Сез дә йомырка буйый һәм тәгәрәтә идегезме?
-Буямаган кая, себерке, суган кабыгына мана идек.
-Карап йөр, Кәбир зыяраты янында уйнамагыз!
Слайд 8Астан караганда таудагы балалар чуп-чуар чәчәкләр булып күренә.
Слайд 9Тауның башына менгәч, балалар төрле уеннар уйныйлар: “Куышлы”,”Сикерешле”(баудан), “Сукыр тәкә”
һәм башкалар.
Слайд 10Тауда балалар “Әби чәче” дип йөртә торган кылган бик күп
үсә. Ул җилдә диңгез кебек чайкала.
Слайд 12Уенның иң соңгысы йомырка белән. Башта йомыркалар белән мактанышу китә:
кемнеке күбрәк, матуррак. Аннары йомырканы тәгәрәтү ярышлары башлана:1)кемнеке ераккарак һәм
ватылмыйча тәгәри; 2) тауның биек башыннан йомырканы аска берьюлы җибәрәсең, кем алдан куып тота. Соңыннан исән калган йомыркаларны, өйдән килгән ризыкларны утырып ашыйлар. Ә ватылып вакланган йомыркалар белән кошлар сыйлана.
Слайд 13Килеп чыгу тарихының берничә варианты бар.
Татарларда чәчү вакытында уңыш күп
булсын дип беренче буразнага йомырка сала торган булалар, шуңа бәйле
килеп чыгарга мөмкин.
Югары Налим авылы күршедәге Село Налим белән бер колхоз була . Керәшеннәр паскада йомырка буеый. Бәлки, шул бәйрәм йогынтысында татарлар йомырка буеый башлагандыр.
Октябрь революциясеннән соң 1 май- Хезмәт һәм Тынычлык көнен бәйрәм итү шулай кереп киткән.
Слайд 14“Авылым җырлый” фестивалендә “Күкәй тәгәрәтү” йоласы сәхнәләштерелеп күрсәтелде
Слайд 15-Балалар, һәр бәйрәмнең, йоланың үз тарихы була, бик күп халыклар
да йомырка белән бәйле бәйрәмнәр бар.Менә мәсәлән, Каф тавы буйларында
яшәүче халыкларда шундый йола бар.Алар җир астыннан тар куыш ясыйлар,авыру кешеләр, яшь киленнәр шул куыштан үтеп чыгып, куышта йомырка калдырырга тиеш була.
-Бу нәрсәне аңлата соң бабай?
- Җирдән бит яшәү чыганагы икмәк үсеп чыга, ә йомырка-шулай ук яшәеш билгесе, аннан тере җан чыга. Алар ышануы буенча авыру җир астыннан чыгып, анда йомырка калдырса, терелә, яшәп китә, ә киленнәр күп итеп бала алып кайта дип уйлаганнар. Керәшен татарлары йомырканы Пасха бәйрәмендә буясалар, без татарларда чәчү башланганда беренче буразнага йомырка салалар.
-Ә ни өчен алай иткәннәр, бабай, йомырка үсми бит.
- Уңыш күп булсын, Җир –ана юмарт булсын дип шулай эшләгәннәр. Сез дә бит бу бәйрәмне көз көне түгел нәкъ менә яз көне үткәрәсез. Йомырка тәгәрәтү бәйрәме тарихы әнә шулай еракка барып тоташа.
Слайд 17Ә кичкә таба тау башына гармуннар белән яшь егетләр һәм
кызлар менә. Алар анда учак яга, кичке уен оештыра.
Слайд 19Матур гореф-гадәтләрне югалтмыйк. Балаларыбыз инсафлы, тәүфыйклы, шәфкатьле булсын!