Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны.
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көндә укы син аны:
Китап-якын дустың ул.
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торсын ул!
№4
Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк. (_ _ _ _ _)
Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән,
Кеше түгел күп сөйли. (_ _ _ _ _)
Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк. (_ _ _ _ _)
Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:
Email: Нажмите что бы посмотреть