Разделы презентаций


Яшел Үзән муниципаль районы 16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Мин

Содержание

Безнең мәктәп берничә ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Яшел Үзән муниципаль районы
16 нчы гомуми урта белем бирү

мәктәбендә
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысасында
уздырылган эшләр турында мәгълүмат

Мин татарча

сөйләшәм,
Мин татарча күп беләм.
Кирәк икән, мин сезгә дә,
Татар телен өйрәтәм.

Бездән сезгә шул теләк:
Җиткерәбез бик теләп.
Татар телен яратсыннар,
Өйрәнсеннәр барсы да,
Мәңге яшәсен телебез,
Чәчәк атсын тагы да!!!

Яшел Үзән муниципаль районы 16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысасында уздырылган эшләр

Слайд 2 Безнең мәктәп берничә ел рәттән “Мин татарча

сөйләшәм!” акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп максаты – халыкны,

бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү.

Безнең мәктәп берничә ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә бик теләп катнаша. Акциянең төп

Слайд 3 Максатыбыз – халыкны, бигрәк

тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү; китапханәләрдә, ашханәләрдә, чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә,

транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.

Максатыбыз – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү; китапханәләрдә,

Слайд 4
Ата-аналар конференциясе

Ата-аналар конференциясе

Слайд 5Яз килә, Нәүрүз килә!

Яз килә, Нәүрүз килә!

Слайд 6Телнең чишмә башы – гаиләдә
Мин татарча сөйләшәм!
Әбиләрем өйрәтә.
Икесе

дә, чиратлап,
«Татар бит син!» — дип әйтә.
Кайсысына барсам да,


Мине көтеп алалар.
Бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак
Өстәл бизәп торалар.
Өстәл артына утыргач:
«Суп» түгел, ә «аш» — диләр.
— Татарча сорап алырга
Берүк иренмә», — диләр.
Бер әбием — Мәрьям,
Икенчесе — Фәния.
Исемнәре, үзләре күк,
Тирән мәгънәгә ия.

Телнең чишмә башы – гаиләдәМин татарча сөйләшәм! Әбиләрем өйрәтә. Икесе дә, чиратлап, «Татар бит син!» — дип

Слайд 7 “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” республика семинары  

“Шушы яктан, шушы туфрактан без...” республика семинары  

Слайд 8Интеллектуаль уен «Тамчы-шоу»да җиңү яуладык.
Безнең мәктәбебезнең түбәндәге укучылары :
Шайхутдинов Тимерхан

Нурисламович,
Мухутдинов Алмаз Маратович,
Маланьева Эльвира Эдуардовна Лаеш районы урта мәктәбе командасына

каршы чыгыш ясады һәм 35/32 исәбенә җиңүгә иреште.

Интеллектуаль уен «Тамчы-шоу»да  җиңү яуладык.Безнең мәктәбебезнең түбәндәге укучылары :Шайхутдинов Тимерхан Нурисламович,Мухутдинов Алмаз Маратович,Маланьева Эльвира Эдуардовна Лаеш

Слайд 9Безнең бәйрәмнәребез
Әле күптән түгел генә мәктәбебезнең 17 еллык туган көнен

билгеләп үттек. Бәйрәм матур биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп

барды .Бию түгәрәге җитәкчесе Шигапова Г.С. өйрәткән татар халык биюләрен (10 сыйныф), “Каз канатын”(7 сыйныф), залда утыручылар сокланып карады.
Безнең бәйрәмнәребезӘле күптән түгел генә мәктәбебезнең 17 еллык туган көнен билгеләп үттек.  Бәйрәм матур биюләр, күңелле

Слайд 10 Бүген мәктәбебездә тәүге яз бәйрәме - 8 март –

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә булды.. Бу бәйрәмгә 5 нче һәм

6 нчы сыйныф укучылары Ф.Яруллинның “АК ЯФРАК” исемле әкиятен сәхнәләштергәннәр иде.  


16 нчы мәктәп укучылары шәһәр күләмендә, Горький исемендәге мәдәният сараенда үткәрелгән “МӘҮЛЕД” бәйрәмендә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Диния нәзәрәтеннән Нияз хәзрәт, Яшел Үзән хәзрәтләре, “Райана” төркеме катнаштылар.

Сәхнә осталыгыбыз...

Бүген мәктәбебездә тәүге яз бәйрәме - 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә булды.. Бу бәйрәмгә

Слайд 11«Ягымлылык турында сөйләшик.” кичәсе бик кызыклы үтте.
Акция Туган тел көненә

багышланган стена газетасы чыгару белән старт алды.
Атналык барышында “Иң татлы

тел-туган тел”, “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, “Туган телем-татар теле”, “Гаилә учагың сүнмәсен” исемле чаралар барыбызны да тылсымлы тел дөньясына алып керде, тапкыр сүзләр белән матур сөйләргә, җор телле булырга, телебезнең байлыгын, хикмәтен аңларга ярдәм итте.
«Ягымлылык турында сөйләшик.” кичәсе бик кызыклы үтте.Акция Туган тел көненә багышланган стена газетасы чыгару белән старт алды.Атналык

Слайд 12Кара-каршы сөйләшү











“Мин татарча сөйләшәм” акциясе
16 нчы татар мәктәбендә уку

елы башыннан старт ала. Укучылар татар телендә уздырылган төрле чараларда,

семинарларда, ачык дәресләрдә, түгәрәк өстәлләрдә актив катнашалар
Кара-каршы сөйләшү“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 16 нчы татар мәктәбендә уку елы башыннан старт ала. Укучылар татар телендә

Слайд 13Мәктәбебез укучылары үзләрен чын татар икәнлекләрен, туган телне, аның гореф-гадәтләрен

яхшы белүләрен “Татар егете”, “Татар кызы” кебек конкурсларда, фән олимпиадаларында

әледән-әле раслап торалар. Шунысы куанычлы, укучылар әлеге бәйгеләрдә зур уңышларга да ирешәләр.
Мәктәбебез укучылары үзләрен чын татар икәнлекләрен, туган телне, аның гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен “Татар егете”, “Татар кызы” кебек

Слайд 14Мәктәптә ана телендә төрле кызыклы очрашулар оештырыла

Мәктәптә ана телендә төрле кызыклы очрашулар оештырыла

Слайд 15“Әфганстан – йөрәк ярам” кичәсеннән күренеш
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барсына

да бу ил булышты...
Тик беләсе иде.
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме

бурычлы.
“Интернациональ бурыч”, дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы...
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
“Әфганстан – йөрәк ярам” кичәсеннән күренеш Ярдәм сорап күп килделәр безгәБарсына да бу ил булышты...Тик беләсе иде.Без

Слайд 16Китапханәдә...
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы

һөнәрдер.
Катыштырма валәкин телгә телне,
Тел уйнамак наданлыктан әсәрдер.

Китапханәдә...Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.Катыштырма валәкин телгә телне,Тел уйнамак наданлыктан әсәрдер.

Слайд 17“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына

юл тоттылар.
Әни кебек газиз күреп,
“Туган тел” дип җан


атып
Яшик әле дөньясында
Татар телен яратып.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына юл тоттылар.Әни кебек газиз күреп, “Туган тел”

Слайд 18Флеш-моб күренешләре
И, туган тел!
Сине Әнкәй итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган

ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып, - дип язган шагыйрь

Рәшит Әхмәтҗанов.
Һәр баланың йөрәгенә ана сөте белән салынган ана телебезнең яшәеше, сакланышы өчен шәһәребезнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәрдаим бихисап көндәлек эшләр башкарыла. Мөгаллимнәр телнең сыгылмалылыгын, матурлыгын, моңлылыгын балаларга кече яшьтән үк төрле дәрестән тыш чараларда да сеңдерергә тырышалар. Чөнки матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше генә матур эшләргә омтыла.
Флеш-моб күренешләреИ, туган тел! Сине Әнкәй итепЙөрәгендә саклый бу халык.Таралган ул...Әгәр син булмасаң, Бетәр иде күптән югалып,

Слайд 19“Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә 16 нчы мәктәп укытучылары, укучылары һәм

Яшел Үзән шәһәре халкы: студентлар, галимнәр, сатучылар һәм сатып алучылар,

үтеп баручылар, пассажирлар, көнкүреш хезмәтен күрсәтүчеләр, машина йөртүчеләр һ.б. катнашты. (барлыгы 320 кеше)
Акцияне оештыручылар: Яшел Үзән, 16 нчы мәктәп укытучылары: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бикмехаметова Сөмәя Гомәр кызы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Суфия Искәндәр кызы һәм педагог-оештыручы Садриева Динә Сөләйман кызы

Яшел Үзән шәһәре
2016 ел

Без татарча сөйләшәбез,
Кушылыгыз сез дә безгә!
Татар теле - туган телне,
Яклыйк әле бергә - бергә!

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә 16 нчы мәктәп укытучылары, укучылары һәм Яшел Үзән шәһәре халкы: студентлар, галимнәр, сатучылар

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика