Слайд 13 сыйныфта татар теле дәресе
Сыйфат” темасы
Слайд 5Сыйфатка туры килгән билгеләмә
1) предметның билгесен белдерә
2) предметны белдерә
3) эшне,хәрәкәтне
белдерә
Слайд 6Сыйфатка туры килгән билгеләмә
1) предметның билгесен белдерә
Слайд 7Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр сыйфат
дип атала.
Слайд 8Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерәләр:
төсне: зәңгәр, ак, яшел;
тәмне: ачы, төче,
татлы, баллы;
форманы: озын, түгәрәк, кәкре, кыска;
холыкны: көләч, усал, юаш, сизгер,
куркак;
вакытны: кышкы, быелгы, иртәнге;
табигать күренешләренең билгеләрен: буранлы, яңгырлы, җилле, аяз.
Слайд 9
Хәзер инде ул ак түгел,
Карасу, соры һәм юеш.
Ул карт
хәзер, бозлы, сулы,
Челтәрле, елак һәм юаш.
Слайд 10
Йөртә ул озын колак,
Үзе гаҗәеп куркак.
Энәсенең күзе юк,
Тегәр
өчен җебе юк,
Яшерсә башын, аягын,
Ул нәни генә бер туп.
Чуар, йомшак
күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый . Китә очып
Я кала җирдә посып.
Слайд 11
Күп нокталар урынына сыйфатларны өстәп язарга.
1 нче төркем.
.... тиен
ботактан ботакка сикерә. Куак астында ... төлке посып утыра. ...
аю җиләк ашап йөри.
2 нче төркем.
Менә урман. Болында ... чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә .... ..... күбәләкләр куна. Кошларның .... тавышлары ишетелә.
Слайд 12Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.
Слайд 14Яздым җөмлә, иҗек, сүз.
Бик арыды минем күз.
Йомам күзем: ял
итсен,
Ачам күзем:күп күрсен!
Тагын йомам, тагын ачам,
Бер йомам да
бер ачам
Слайд 15
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләремне
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
Слайд 16
… алма, … яфрак,
… кояш, … алмагач,
…машина, …урман.
Слайд 17
Дәфтәр юка, китап ... .
Кичә көн болытлы иде, ә
бүген ... .
Әтинең сумкасы авыр, ә минеке .... .
Идел
елгасы киң, ә Казансу ... .
Слайд 18
... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә.
Күктә ... Кошлар сайрый. ... үлән арасында җиләкләр пешеп утыра.
Нинди ... вакыт!
,
Слайд 19
Җәйге җылы көн. Болында ак , зәңгәр чәчәкләр үсә.
Аяз күктә төрле кошлар сайрый. Яшел үлән арасында кызыл
җиләкләр пешеп утыра. Нинди күңелле вакыт!
Слайд 21 Тест
1.Сыйфат нәрсәне белдәрә?
а) предметның эшен, хәрәкәтен;
б) предметны;
в) предметның билгесен.
2.
Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?
б) нинди? кайсы?
в) нишли?
нишләде? нишләгән? нишләячәк?нишләр?
3. Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән?
а) уңган, сары, озын, иркен, кайнар;
б) кояш, ямьле, болытлы, җилле;
в) исле, баллы, мин, сабыр.
4. Сыйфат җөмләдә:
а) исемгә бәйләнеп килә;
б) фигыльгә бәйләнеп килә.
5.Сыйфат сүз төркеменә керүче сүзләр:
а) ашый
б)якты
в) чәчәк
Слайд 23
Билге:
5 дөрес җавапка- “5”
4 дөрес җавапка- “4”
3 дөрес җавапка-
“3”