Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар.
Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар.
Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк?
Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп языгыз.
Сыйфатларның асларына сызыгыз.
Мәкальләрне язып бетер, мәгънәләрен аңлат.
Сыйфатлар нәрсә белдерә ?
а) предметны; б) предметның эшен; в) предметның билгесен;
2. Сыйфатларга нинди сораулар куела ?
а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?;
3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә ?
а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә;
4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз:
а) ялкау; б) шаян; в) өлгер;
5. Салкын сүзенә антоним сыйфат табыгыз:
а) кызыл; б) җылы; в) җәйге;
6. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтне билгелә:
а)ал, кызыл; б)зәңгәррәк, аграк; в)саргылт, яшькелт.
Т е с т
Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:
Email: Нажмите что бы посмотреть