Разделы презентаций


"Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр"

Туган телем Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, Әткәм чөеп-чөеп әйткән, Апам биеп-биеп әйткән Матур сүзләр җанымдадыр! Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән, Бабам сыйлап-сыйлап әйткән, Абзам сынап-сынап әйткән Зирәк сүзләр

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”

“Туган телне  кадерләгән халык  кадерле булыр”

Слайд 2 Туган телем Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, Әткәм

чөеп-чөеп әйткән, Апам биеп-биеп әйткән Матур сүзләр җанымдадыр! Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән, Бабам сыйлап-сыйлап әйткән, Абзам

сынап-сынап әйткән Зирәк сүзләр адымдадыр! Язда уйнап-уйнап үскән, Җәйдә буйлап-буйлап үскән, Көздә уйлап-уйлап үскән Туган телем канымдадыр! Телгә тимә - аңга тимә, Телгә тимә - канга тимә, Телгә тимә - намга тимә, Телгә тимә - җанга тимә! Шәүкәт Галиев
Туган телем Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, Әткәм чөеп-чөеп әйткән, Апам биеп-биеп әйткән

Слайд 3 Бишек җыруы Әлли-бәлли

итәр бу,  Мәдрәсәгә китәр бу;  Тыршып сабак укыгач,  Галим булып җитәр бу. Йокла, угълым,

йом күзен,  Йом, йом күзең, йолдызым;  Кичтән йокың кала да,  Егълап үтә көндезең. Әлли-бәлли көйләрем,  Хикәятләр сөйләрем;  Сина теләк теләрем,  Бәхетле бул, диярем. Гыйззәтем син, кадрем син,  Минем йөрәк бәгърем син;  Куанычым, шатлыгым  Тик син минем, синсең, син! Г.Тукай
Бишек җыруы Әлли-бәлли итәр бу,  Мәдрәсәгә китәр бу;  Тыршып

Слайд 10   

Туган тел        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе         Җитсен иде һәрбер

күңелгә,         Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,         Үзләренең асыл телендә.         Атом көче, радио заманында         Күрсәм иде шуны мин тагын:         Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә         Тапса фәкать кардәш, туганын.         Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын         Кем аркылы, ничек белдем мин?         Бишектә үк мине өйрәтүчем,         Туган телем - бәгърем, син ул, син!         Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,         Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен         Син аңлаттың миңа, туган телем,          Син өйрәттең миңа һәммәсен! Хәсән Туфан
             Туган тел        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең

Слайд 12 Татар теле                                     
Туган җирең

Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы

татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле! Наҗар Нәҗми
 
Татар теле                                     Туган җирең Идел буе,Һәр телнең бар Туган иле.Туган җирең

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика