Разделы презентаций


Абдулла Алиш презентация, доклад

Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы.Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә,

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1

А.Алиш әкиятләрендәге табигать күренешләре аша

балаларда әхлаклылык, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.
 


Шарипова

Зилә Илдус кызы
Арча беренче номерлы урта мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче : Закирова Кадрия Наилевна– татар теле һәм әдәбияты укытучысы

А.Алиш әкиятләрендәге табигать күренешләре аша          балаларда әхлаклылык,

Слайд 2

Әкият – ул бөек могҗиза.
Ул – халыкның рухи хәзинәсе,

күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы,

иң асыл сыйфатлары тупланмасы.

Әкият уйландыра,
гыйбрәтләндерә,
миһербанлылыкка,
батырлыкка чакыра.

Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер

Слайд 3

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе Абдулла Алиш шактый сандагы кызыклы әсәрләре белән

билгеле. Аның иҗаты зур мирас дип бәяләнергә хаклы, әмма алар

аз өйрәнелгән.
Эшнең максаты: Абдулла Алишның әкият жанрын үстерүдәге ролен ачыклау
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Әкият остасы буларак, А.Алиш иҗатын тирәнтенрәк итеп өйрәнү, аның әкият жанрын үстерүдәге роле
А.Алишның балалар белән эшләү эшчәнлеген тулырак анализлау
Әкиятләренең тәрбияви яктан әһәмиятлелеген ачып бирү, андагы балалар өчен кирәкле булган сыйфатларны, әкиятләрендә сурәтләнгән табигать куренешләрен ачып бирү.
Теманың актуальлеге:һәрберебез язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе Абдулла Алиш шактый сандагы кызыклы әсәрләре белән билгеле. Аның иҗаты зур мирас дип бәяләнергә

Слайд 4

«Безнең күрше Әсма әби әкият сөйләргә ярата иде. Ә

мин, үз чиратымда яратып тыңлаучыларның берсе идем. Йокыга китәр алдыннан

әллә ничәшәр башлы юха еланнарның, соры бүреләрнең, алтыннан эшләнгән сарайларның тарихын, вакыйгаларын, маҗараларын тыңлый, әллә нинди уйларга батып бетә идем.»

«Безнең күрше Әсма әби әкият сөйләргә ярата иде. Ә мин, үз чиратымда яратып тыңлаучыларның берсе идем.

Слайд 5

Абдулла Алиш мәкаләләре:
«Совет әкияте тудыру юлында» мәкаләсендә, әкиятләр жанрына тукталып,

«Бала фантазиясенә иң якыны - әкият. Ә бала чакта тыңлаган

әкиятләрнең тәэсире еллар үткәч тә югалмый. Яңа кеше яңа әкият сорый. Бүгенге совет анасының баласына сөйләрлек әкияте юк,» –дип борчыла һәм шунда ук бу жанрның әһәмиятен билгели.

«Нәни гражданнар әдәбият сорый» мәкаләсендә А.Алиш матур әдәбиятның балаларның эстетик тәрбиясендә, аның характерын формалаштыруда зур роль уйнавы турында аерым басым ясап күрсәтә һәм тәрбиячеләр кулында бу тәрбия коралының җитәрлек булмавы, булса да сыйфаты ягыннан бик түбән булуы турында ачынып яза.

«Пионер каләме»ндә эшләгән чорда да, әдәби түгәрәкләрне җитәкләгәндә дә Алиш яшь иҗатчыларга, яңа гына каләм тибрәтә башлаган укучыларга үзенең кыйммәтле киңәшләрен бирә, үсәргә ярдәм итә.

Абдулла Алиш мәкаләләре:«Совет әкияте тудыру юлында» мәкаләсендә, әкиятләр жанрына тукталып, «Бала фантазиясенә иң якыны - әкият. Ә

Слайд 6

«... Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан

сизелә»
Гази Кашшаф:

«... Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә»Гази Кашшаф:

Слайд 7

«Явыз кара елан, керпене әсир итеп, җир астындагы караңгы, сасы

базда тота. Керпе берни дә эшли алмый – елан аны

көн-төн саклый, качып котылырга бернинди әмәл юк. Шуннан керпе әкренләп еланга якынрак елыша, җаен туры китереп, энәләре белән чәнчеп-чәнчеп ала. Еланның тиресе тишкәләнеп бетә. Елан ысылдый-ысылдый да, ахырдан оясын ташлап чыгып качарга мәҗбүр була. »
«Явыз кара елан, керпене әсир итеп, җир астындагы караңгы, сасы базда тота. Керпе берни дә эшли алмый

Слайд 8

Язучы-әкиятчебезнең күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шул

ук вакытта аларда ниндидер серлелек тә бар. Ә серлелек балаларны

һәрвакыт үзенә тарта. Шуңа күрә дә бөек әкиятчебезнең китаплары кибет шүрлекләрендә тузан җыеп ятмый, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларын – тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларын тәрбияли.
Язучы-әкиятчебезнең күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта аларда ниндидер серлелек тә бар.

Слайд 9

Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган,

төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип.
Абдулла

Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас

Слайд 10

“Хәзер уйлап карыйм да, әкиятләрендә төрле-төрле уй-тойгылар балкышы күрәм, лирик

та, сатирик та. Халык әкиятләредәй җыйнак, коеп куйгандай төгәл, тапкыр

алар. Шулай булуы бик табигый – инде ничә буын кечкенәдән укып-сеңдереп үсә - әнә бүгенге балалар кулында да китап булып чыккан шул әсәрләр ич!”

Шәүкәт Галиев

“Хәзер уйлап карыйм да, әкиятләрендә төрле-төрле уй-тойгылар балкышы күрәм, лирик та, сатирик та. Халык әкиятләредәй җыйнак, коеп

Слайд 11Әдәбият исемлеге
1.Абдулла Алиш «Әкиятләр», Казан, атарстан китап нәшрияты, 1998
2. А.Алиш,

Ә.Бикчәнтәева «Тылсымлы хикәяләр» ТаРИХ, 2003
3.»Мәгърифәт» газетасы № 42, 2008 ел
4.

«Мәдәни җомга» газетасы, №35 2008 ел
5. «Мәйдан» журналы №8 2008 ел
6. «Мирас» журналы №8 2008 ел
7. И.Г.Сөнкишева «Алиш язучы да, батыр да»,Мәгариф нәшрияты, 2001

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Әдәбият исемлеге1.Абдулла Алиш «Әкиятләр», Казан, атарстан китап нәшрияты, 19982. А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева «Тылсымлы хикәяләр» ТаРИХ, 20033.»Мәгърифәт» газетасы №

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика