– ерак Кукмара...
Кайда туып, кайда гомер итә:
Язмышыдыр, бөтен кыз бала...
Үз
гомерендә, күпме рәхмәт,Ишеткәндер, ихлас күңелдән...
Авыруларны савыктыру өчен:
Күпме яшьлек көче түгелгән.
Минзифа да яшәр , парын табып:
Урын алган Әюп түреннән...
Икесе дә үз бәхетен тапкан,
Сабир абый уңган киленнән.
Матур яшәделәр, көнләштереп:
Авылдагы бик күп парларны.
Балалар да туып үсеп җитте.
Күчерергә юк- бар тауларны.
Әюп абый гына ашыгып китте:
Минзифасын ялгыз калдырып.
Ярый эле, балалары юата белә.
Иң кадерле сүзләр табышып.
Малай, килен эшкә китеп баргач,
Өйдә: йөздә җиде эш кала.
Ялгызларны эш дәвалый диләр:
Минзифа да эшкә кузгала.
Озын гомер, сәламәтлек телим,
Авыр чакларыңда, Минзифа!
Алган рәхмәтләрең узеңә дә,
Борылып кайтсын булып, мең шифа.
Түбән Мәтәскә, Арча районы
Сираҗиев Гаптелнур.