күпме мәгънә, күпме җылылык! Әни - ул безне дөньяга китерүче
җирдәге фәрештә диер идем мин! Бирелгән кыска гына гомерне бушка үткәрмик, дуслар! Әниләр безнең өчен гел борчыла, догаларыннан калдырмыйлар. Аналарга күп кирәкми: хөрмәт итик, борчулардан саклыйк, йөзләренә кызыллык китермик, яратыйк, җылы сүзләрне кызганмыйк! Килик, барыйк, кайтыйк яннарына. Шалтыратыйк, языйк аларга. Олыгайган көннәрендә терәк булыйк! Газиз әниләребезнең күз яшьләрен тамыздыртмыйк! Рәхмәтле булыйк, без бөтен булган уңышларыбыз, хәзерге тормышыбыз өчен әниләргә бурычлыбыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик, дуслар!Әни! Әнием! Әнкәй!