АПАС РАЙОНЫ ЧИРМЕШӘН
УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
W
«Туган як, туган мәктәп»
ПРЕЗЕНТАЦИЯ ЯСАДЫ:
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ
2015 ел
Слайд 2
Бөек җиңүнең 55 еллыгын каршы алганда,
Чирмешән урта мәктәбенә район администрациясе карары нигезендә,
Дан орденнарының Тулы
кавалеры НАСИБУЛЛИН ИСЛАМ НАСИБУЛЛА улы исеме бирелде
Слайд 3МӘКТӘБЕМ ӨЧ ДАН ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ НАСЫЙБУЛЛИН ИСЛАМ НАСЫЙБУЛЛИН
УЛЫ
ИСЕМЕН ЙӨРТӘ
Слайд 4 Җырларга тиң бәхет
икән ул -
яраткан эшең булу.
Слайд 5Үзем белән таныштыру
Вәлиева Зөлфия Фәрит кызы
Туган
елы: 1975 нче ел, 28 июнь
Белеме: югары
Эш стажы:
19ел
Девиз: Эшлә, эзлән, туктама, күп белем бир балага.
Слайд 6 Минем эш алымнарым.
Белем алу- авыр хезмәт. Ул
зур тырышлык, түземлелек
һәм киеренкелек эш таләп итә. Шуңа
күрә балада ихтыяр
көче тәрбияләү бик әһәмиятле. Ә андый тәрбия үз алдыңа
максат куярга һәм аңа ирешү өчен бөтен көчеңне,
сәләтеңне, игътибарыңны туплауны сорый.
Класстан тыш эшләрне җанлырак, кызыклырак итеп
оештыру өчен төрле юллар эзлим. Мондый чаралардагы
бер төрлелекләр баланы бик тиз туйдыра, ялыктыра.
Шуның өчен мин, танып белүне, белем алуны көчәйтә,
мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә торган уеннар
кулланам. Һәр үткәрелгән чарада, класстан тыш эшләрдә
төрле алымнар кулланып, баланың күңелен үстерергә
тырышам. Чөнки матур итеп уйлый белгән бала гына
матур эшләргә омтыла ала. Монда безгә халык
педагогикасы ярдәмгә килә.
Слайд 7Кеше - биологик һәм социаль яшәү төрләрен берләштергән җан
иясе.
Телиме ул моны, теләмиме – тормышның теләсә кайсы
өлкәсендә ул
башка кешеләр белән аралашырга, нинди дә булса
социаль роль башкарырга мөмкин. Кешенең шәхес буларак
формалашуы аның коллектив белән нинди мөнәсәбәттә
булуына турыдан - туры бәйләнгән.
Классыбыз зур, якты, жылы. Татар теле кабинеты булып тора.
Стеналарыбыз төрле стендлар, күргәзмә материаллар белән
бизәлгән. Тышта салкын кыш булуга карамастан сыйныф
бүлмәбездә гөлләр чәчәк атып утыра, ал , кызыл, ак яраннар
гөрләп үсә.
Класстан тыш уку – исеменнән үк күренгәнчә, дәрес кысаларына
бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә,
зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә,
зәвыкларына, сәләт – мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге
файдалы чараларның һәммәсен ял һәм күмәк уеннар
Слайд 8белән бәйли торган күмәк укулар, тәрбия сәгатьләре ул. Мәктәптә
үткәрелә торган
һәр чара – һәр укучының яшь аермасын, характер
үзенчәлеген исәпкә алып
эшләнә.
Класстан тыш уку, эшләр – шөгыльләрнең һәммәсе, укучылар
өчен көч җитәрдәй булып, тора - бара үсешкә йөз тотарга,
балаларны алга таба юнәлтергә тиеш. Укучыларның буш вакытын
оештыруда, гадәттә мәктәп үзеннән зур өлеш кертә. Әмма бу эшне
без мөгаллимнәр генә түгел, ата – аналар белән тыгыз элемтәдә
торып кына эшләп була. Уку елы барышында балага ял итү өчен
күптөрле мөмкинлекләр бар. Әмма ул үзенең буш вакытын үзе
теләгәнчә оештыру, үзенең күңеле теләгән чараларны сайлап алу
хокукына ия. Тагын шуны искә алырга кирәк: буш вакыт күбрәк
булган саен, ата – аналар балалар белән күбрәк аралаша.
Психологлар фикеренчә, өлкәннәрнең буш вакыты ике мәртәбә
артык булу да ата – аналар белән балаларның үзара аралашуының
сыйфатын күтәрергә ярдәм итә икән. Балаларның үзләренең буш
вакытын мөстәкыйль рәвештә кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә
алмавы иң зур кимчелек булып тора.
Слайд 9
Әгәр дә түгәрәк, конференция, әдәби уку дәресләре, конкурс һәм ярышлар
гуманистик мөнәсәбәт белән сугарылмаган булса, балаларның аларга берсе дә уңай
тәэсир итә алмый. Ә моңа ирешү өчен мин ата – аналар белән күп эшләргә тырышам. Алар исә үз чиратында гаиләдә әхлакый халәт булдырырга тиеш. Моңа гаилә әгъзаларының балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт, намуслылык, шәфкатьлелек, әйткән сүзеңдә тора белү кебек сыйфатлар тәрбияләве аша ирешергә мөмкин. Гаиләдә тәрбия эшенең менә шушы нигездә оештырылуы мөһим.
Шулай итеп, буш вакытта ирекле укуны оештырганда, баланың мәдәни һәм рухи үсеше өчен күбрәк мөмкинлек тудырам. Кайвакыт ял вакытында кеше арырга, аның фикер үсеше томаланырга да мөмкин. Кызыксынуны истә тотып оештырганда, ялдан канәгать булганда, уңай психологик халәт тудырганда гына ял чын ял була ала, үсешкә ярдәм итә. Чараларымның балаларга бүлеп түгел, сайлап алырга мөмкинлек тудыруы һәм үзидарәне үстерүен дә исәпкә алып эш итәм..
Балаларның ялын оештыру өчен төрле файдалы чаралар оештырам. Әдәби кичәләр, КВН, спорт ярышлары, конференцияләр, әдәби укулар үткәрәм.
Слайд 10 Туган ягыма, мәктәбемә багышлап язылган шигырьләрем “Йолдыз” гәҗитендә урын
алды.
Слайд 12“Шигъри тәлгәшләр” түгәрәгенең эше.
Театр да уйныйбыз.
Шигырьләр дә язабыз.
Әдәбият дәресләрен
Бик тырышып укыйбыз.
Слайд 13
Укучылар иҗаты
Шәвәлине бик яратабыз,
Укыйбыз аның турында.
Гел елмаеп тора
“Сабантуй” гәҗитендә.
9 нчы сыйныф укучысы
Кәлимуллина Язилә.
Балаларны куандыра
Безнең Шәүкәт абый
Яза матур шигырьләр.
Укый-укый шигырьләрен
Шомарып бетә телләр.
Без аны бик яратабыз,
Дәрестә шигырьләрен
Кат-кат укып чыгабыз.
Шигырьләре көлдерә,
Шатландыра, елата.
Шәүкәт абый китабын
Бабай да укып ята.
9 нчы сыйныф
укучысы
Сафина Сөмбел
Слайд 14
Безнең Шәүкәт абый
Безнең Шәүкәт абыебыз
Бик күп шигырьләр язган.
Шәвәли белән Камырша-
Безнең иң якын дуслар.
9 нчы сыйныф укучысы
Шәрифҗанова Айсылу
Туган телем - татар теле
Туган тел ул- батырлык,
Сафлык һәм җиңүебез.
Милләтне саклап калу-
Безнең бар теләгебез.
Туган телем –татар теле
Юлны яктыртты миңа.
Гомер буе рәхмәт әйтеп
Сөйләшәм туган телдә.
8 нче сыйныф укучысы
Рәхмәтуллин Алмаз
Слайд 19
Туган авылым, сиңа
бирермен
мин
Хисләремнең иң-иң
олысын.
туган авылым
Туган җир, туган йорт, туган авыл!
Болар - җанга якын сүзләр. Туган авыл әти-әни бусагасыннан,
авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан,
язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан,
басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды.
Авылымда искиткеч кешеләр яши. Аларның хезмәт
сөючәнлегенә сокланам.
Туган авылымда миңа һәр җир таныш. Аның кайсы төшендә нинди таш ятканына, нинди үлән үскәненә кадәр беләм һәм үз төсе, үз исе, үз яме өчен яратам.
Слайд 21
Тиздән җитәр Җиңү көне
Зур бәйрәмне көтәбез.
Авылның өч ветеранын
Һәйкәл
янына илтәбез.
Сугыш беткәнгә 70 дип,
Сыкрап тибә йөрәгем.
Сугышларны күрсәтмәсен
Минем бөтен теләгем.
Вәлиева Зөлфия
Һәйкәлдә тарих эзләре чагыла
Слайд 22
Авылыма иман нуры
Өсти изге мәчет.
Ераклардан кешеләрне
Кайта гаеткә
дәшеп.
Мәчетебез булганга,
Шатланабыз барыбыз.
Киләчәктә авылыма
Яңа мәчет салырбыз.
В.Зөлфия
Авылыма иман нуры өсти
Слайд 23 Дымбылат чишмәсе
Тәкәрлек урамында
Дымбылат чишмәсе бар.
Бу
чишмәне күрәсең килсә,
Су алырга шунда бар.
Суы да
бигрәк тәмле
Шифа бирә җаныма.
Авылдашлар суга йөри
Җәйнең матур таңында.
Вәлиева Зөлфия
Слайд 24 Мәктәп - белем учагы
Ераклардан күренә
Матур булып
мәктәбем.
Белем нурларын чәчә,
Мәгърифәт нуры өләшә.
Сатучы да , язучы да
Мәктәбемдә укыган.
Аның укучылары
Төпле белемне алган.
В.Зөлфия