Разделы презентаций


Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан

Рафис Әмерсәяф улы Могыйнов 1948 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Сарман районы Мортышбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган.1966 елны Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Район газетасында корректор, әдәби сотрудник булып эшли.

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,
Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы

Рафис Әмерсәяф улы Могыйновның иҗатына багышлана
«Кыю
бөркет!..»

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы Рафис Әмерсәяф улы Могыйновның иҗатына багышлана«Кыю

Слайд 2Рафис Әмерсәяф улы Могыйнов 1948 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының

Сарман районы Мортышбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган.
1966 елны Сарман урта

мәктәбен тәмамлый. Район газетасында корректор, әдәби сотрудник булып эшли.
Рафис Әмерсәяф улы Могыйнов 1948 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Сарман районы Мортышбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган.1966

Слайд 31967 елда армиягә алына. Бер елдан артык хезмәт иткәч, Львов

шәһәрендәге югары хәрби-сәяси училищеның журналистика факультетына укырга керә. Аны уңышлы

гына тәмамлагач, ул гаскәри хезмәтен Урта Азия хәрби округында дәвам итә. Татарстаннан читтә яшәсә дә, Р. Могыйнов туган ягы белән элемтәләрне өзми. Аның армиядә хезмәт итүче якташларыбыз турында язган очерклары, зарисовкалары, мәкаләләре, фотоинформацияләре даими рәвештә «Ленинчы» (Сарман), «Коммунизм таңы» (Минзәлә), «Октябрь юлы» (Балык Бистәсе), «Ильич юлы» (Биек Тау), «Ватан юлы» (Башкортостан, Авыргазы районы), «Авыл утлары» (Мөслим), «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Сөембикә» («Азат хатын»), «Чаян» журналларында дөнья күреп торалар. Рафис Могыйнов шигырьләр, җыр текстлары, юморескалар, хикәяләр дә иҗат итә.
1967 елда армиягә алына. Бер елдан артык хезмәт иткәч, Львов шәһәрендәге югары хәрби-сәяси училищеның журналистика факультетына укырга

Слайд 4Украинада һәм Германиядә хезмәт иткән 1967-1968 елларда Бөек Ватан сугышында

башларын салган милләттәшләребезнең каберләрен эзләп табуда зур көч һәм тырышлык

куя. Табылганнарының исемнәрен туганнарына җиткерү өчен Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының вакытлы матбугатына язмалар җибәреп тора. «Хәтер китабы»на да хәрби журналист юллап тапкан дистәдән артык сугышчының исеме кергән.

Украинада һәм Германиядә хезмәт иткән 1967-1968 елларда Бөек Ватан сугышында башларын салган милләттәшләребезнең каберләрен эзләп табуда зур

Слайд 51992 елда Рафис Могыйнов, армия хезмәтен тәмамлап запаска чыга. Шул

ук елны ул Чаллы шәһәренә кайта һәм «Шәһри Чаллы» газетасына

баш мөхәррир урынбасары булып эшкә урнаша. Биредә, үзенең кабул итү бүлмәсендә, ул елларда Чаллыда гомер итүче Советлар Союзы Каһарманы Илдар Маннан улы Маннановның Сугышчан Дан музеен оештыра hәм аны Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, матбугат конференцияләре уздыру урынына әверелдерә.
1992 елда Рафис Могыйнов, армия хезмәтен тәмамлап запаска чыга. Шул ук елны ул Чаллы шәһәренә кайта һәм

Слайд 6Рафис Әмерсәяф улы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Татарстан

Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (1974).
Рафис Могыйновның әсәрләре шулай ук күмәк

җыентыкларда да урын алган. Алар: М. Рафисов, Р. Сәяфов, Р. Морбашлы, М. Рафис исемнәре астында бастырылып килде.
2013 елның 8 июлендә каты авырудан вафат булды.
Рафис Әмерсәяф улы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (1974).Рафис Могыйновның әсәрләре

Слайд 7УКЫЙСЫМ КИЛӘ

Апам китап бүләк итте,
Рәсемнәре бик матур:
Акбүз атына атланып
Тора Алпамша

батыр.

Ике малай балык тота
Биек ярга утырып.
Шәп кабадыр – өлгергәннәр
Чиләкләрен тутырып!

Укый

белмим шул әле мин,
Хәрефләр генә таныйм.
Мәктәпкә барыр көннәрне
Бармаклар белән саныйм.

Үсеп җиткәч апам кебек,
Мин мәктәпкә барырмын,
Сабакларга йөри торгач,
Үзем укый алырмын.

Рафис МУГИНОВ
(1948 – 2013)

УКЫЙСЫМ КИЛӘАпам китап бүләк итте,Рәсемнәре бик матур:Акбүз атына атланыпТора Алпамша батыр.Ике малай балык тотаБиек ярга утырып.Шәп кабадыр

Слайд 8ХИКМӘТЛЕ ДАРУ

Солдаттан кайткан абыем
Һәркөн зарядка ясый:
Йөгерә, гер дә күтәрә.
Ә үзе

бер дә армый.
Серен сорадым мин аннан,
– Кайда, – ди, –

энем, ару:
Күнегүләр һәм салкын су –
Көч бирә торган дару!
Мин дә хәзер иртүк торып
Абыема иярәм, –
Аның белән бергәләшеп
Гер уйнатам, йөгерәм.
Кайчак аннан калышсам да,
Төшермим күңелемне,
Нигә яшь агызып торыйм –
Мин чын егет түгелме?
Салкын су да инде мине
Һич куркытмый, өркетми!
Әнием аркамнан сөя:
– Улым – кыю бөркет! – ди.

Рафис МУГИНОВ
(1948 – 2013)

ХИКМӘТЛЕ ДАРУСолдаттан кайткан абыемҺәркөн зарядка ясый:Йөгерә, гер дә күтәрә.Ә үзе бер дә армый.Серен сорадым мин аннан,– Кайда,

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика