Разделы презентаций


Дәрес өчен презентация."Кына йортның бизәге"

ЭЧТӘЛЕК  I. Кереш..........................................................................................................3II. Төп өлеш. Кына-йортның бизәге.2.1. Үстерү ысуллары...................................................................................32.2.Беренче ысул. Сабактан үстерү...........................................................42.3. Икенче ысул.Орлыктан үстерү............................................................5 III. Йомгаклау..................................................................................................6 Нәтиҗә. IV.Кулланылган әдәбият ...........................................................................7  

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Эзләнү – проект эше
Кына-йортның бизәге.

 

Башкарды:

Арча муниципаль районы


 Хәсәншәех төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
  Гарипова Зәринә

Фәнни җитәкче:Арча муниципаль районы Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы


Эзләнү – проект эше Кына-йортның бизәге.      Башкарды: Арча муниципаль районы

Слайд 2ЭЧТӘЛЕК
 I. Кереш..........................................................................................................3

II. Төп өлеш. Кына-йортның бизәге.

2.1. Үстерү ысуллары...................................................................................3
2.2.Беренче ысул. Сабактан

үстерү...........................................................4
2.3. Икенче ысул.Орлыктан үстерү............................................................5
 
III. Йомгаклау..................................................................................................6
Нәтиҗә.

IV.Кулланылган әдәбият ...........................................................................7


 

ЭЧТӘЛЕК  I. Кереш..........................................................................................................3II. Төп өлеш. Кына-йортның бизәге.2.1. Үстерү ысуллары...................................................................................32.2.Беренче ысул. Сабактан үстерү...........................................................42.3. Икенче ысул.Орлыктан үстерү............................................................5 III. Йомгаклау..................................................................................................6

Слайд 3Кына-йортның бизәге.
Максат:

1)Кына гөлен орлыктан һәм сабактан үстерү, чагыштыру.

2) Яраткан гөл турында күбрәк мәгълүмат туплау.

Бурычлар:
 
Гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру.
Үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау.
Кайсы үсемлек тизрәк чәчәк атуын ачыклау.
Өйне һәм сыйныф бүлмәсен,тәҗрибә участогын яшелләндерүдә катнашу.
 
Эзләнү объекты:
 
Кынаның орлыгы һәм сабагы
 


Кына-йортның бизәге.   Максат:       1)Кына гөлен орлыктан һәм сабактан үстерү,

Слайд 4

Кереш Безнең һәрберебезнең өйләребездә,классыбызда бик

күп төрле гөлләр үсә: яран, бегония, миләүшә, кына, тамчыгөл,хлорофитум,фикус. Аларны өйдә әни һәм әбиләребез белән, ә мәктәптә класс җитәкчебез белән бик кадерләп , иркәләп үстерәбез.Көн дә алар белән серләшә-серләшә сулар сибәбез, төпләрен йомшартабыз. Һәр язда аларны яңа туфракка күчереп утыртабыз. Мин дә мөстәкыйль рәвештә гөлләр үстереп карарга булдым, чөнки мин шау чәчәктә утырган гөлләрне бик яратам.Алар тирә-юньгә матурлык тараталар.Үстерү өчен кына гөлен сайладым.Аны икенче төрле бальзамин да дип атыйлар.
Кереш

Слайд 5

Үстерү ысул лары   Кынаны үстерү өчен мин иң беренче эш итеп чүлмәк һәм балчык әзерләдем. Зур чүлмәктә кына әйбәт үсә, ләкин начар чәчәк ата. Ә кечкенә чүлмәктә утырган гөлдә киресенчә, чәчәкләр күп була. Ә балчык черемәгә бай булырга тиеш. 1нче ысул.   Башта гөлне сабактан утырттым. Бер тапкыр кулланыла торган стаканга балчык салдым һәм шунда гөлнең сабагын төртеп куйдым да, җылымса су сиптем. Сабактан утыртылган гөл 2-3 атнадан тамыр җибәрде. Тамыры ныгыгач,без аны дусларым белән чүлмәккә күчердек. Кынаны балчык чүлмәккә утыртсаң яхшырак була, чөнки пластмасса чүлмәктә туфрактагы дым озак кибә һәм черү процессы башлана. Безнең балчык чүлмәге булмады һәм без пластмасса чүлмәкнең төбенә дренаж салдык. Дренаж тамырларда суны яхшы тота. яфракларын тузаннан арындырып торырга кирәк.Ләкин артык дымлылык чәчәкләрнең бетүенә китерә. Кына бераз үскәч, без анын башын кистек. Шуннан соң ул тармакланып китте. Бер айдан соң аның чәчәкләре дә күренде. Кынаны су сибүдән тыш, ашларга да кирәк. Ашлар өчен без минераль ашламалар түгел, ә укытучы апабыз Ләйсән Габдуллаҗановна өйрәткәнчә гади матдәләр кулландык. Гөлләр йомырка пешкән һәм ит юган суны ярата икән. Менә без дә шуларны кулландык. Гөлләр шау чәчәктә утырды, чәчәкләре корымыйча озак торды.          

Слайд 6

2нче ысул.
 
Чүлмәккә көздән әзерләп калдырган балчыкны салдык һәм өстенә марганцовкалы су бөркедек. Аннан соң кынаның орлыгын сиптек. Орлыкларны чәчәк кибетеннән алып кайттык. Орлыкларны сипкәч, су бөркедек һәм целлофан пакет белән каплап куйдык.

Ике атнадан соң орлыклар тишелеп чыкты. Целлофанны алып куйдык. Үсентеләр 4 яфраклы булганнан соң, аларны аерым чүлмәкләргә күчереп утырттык. Күчергәннән соң алар тагын да яхшырак үсеп киттеләр. Чәчәк аткан вакытында гөлләргә 5 литр суга бер төймә аспирин салынган суны кирәк кадәр сиптек. Мондый су чәчәкләрнең озак торуына ярдәм итә.Туфрак корыга китсә, чәчәкләр тизрәк корый.

Кынаны өйдә генә түгел, урамда да үстереп була икән. Җәй башында кыналарның кайберләрен урамга чыгарып утыртырга уйлыйбыз.Кынаның саф һаваны һәм кояш нурларын яратуы билгеле.Тәҗрибә участогындагы гөлләр тирә-юньне матурлап,ямь өстәп утырырлар.
 
 

Слайд 7

Йомгаклау   Кыналарның 400дән артык

төре бар. Кемнең өенә килеп кермә, һәркайсының тәрәзә төбендә кына гөле үсеп утыра. Ул гөлнең чәчәкләре кызыл,шәмәхә,ал,ак,сары, кызыллы-аклы төсләрдә була.Беренчедән, бу гөл бик матур, икенчедән, ул бик файдалы. Кына гөле бик күп чиргә дәва: аны нерв авырулары вакытында кулланалар, яфрагын бетчәләрне бетерү өчен авырткан урынга ябалар. Кына гөле баланың төрле яктан сәләтен дә ачарга ярдәм итә.
Йомгаклау

Слайд 8

Нәтиҗә   Cабактан үстерелгән

кына гөле орлыктан үстерелгәненә караганда тизрәк чәчәк атты. Тик орлыктан үстерелгән гөлнең чәчәкләре күбрәк һәм матуррак иде. Без тагын шуны да ачыкладык: кынаны ишегалдында да үстереп була һәм ул саф һавада тагын да матуррак һәм тармакланып үсә икән.Шулай ук кынаның Уоллера,Валлера сортларын янәшә утыртып катнаш төсле ,ягъни кызыллы-аклы чәчәкле кына барлыкка китерәбез. Киләчәктә без мәктәбебездә кынаның күп төрләрен үстерергә уйлыйбыз.  
Нәтиҗә

Слайд 9Игтибарыгыз өчен рәхмәт

Игтибарыгыз өчен рәхмәт

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика