Разделы презентаций


"Хатларда к??ел ?ылысы"

Содержание

Төп проблема-Безнең буын хат язу этикетын белми.-Бер-берсе белән хатлар аша аралашмый

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Зөбәер төп гомуми белем

бирү мәктәбе»

Авторы:
Гәрәева Алсу Җитәкчесе:
Хайбрахманова Л.З.

Хатларда- күңел җылысы

Татар теленнән проект эше

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы         Муниципаль бюджет белем бирү

Слайд 2Төп проблема
-Безнең буын хат язу этикетын белми.
-Бер-берсе белән хатлар аша

аралашмый

Төп проблема-Безнең буын хат язу этикетын белми.-Бер-берсе белән хатлар аша аралашмый

Слайд 3 Проектның Максаты
1.Хат язу тарихын,хат төрләрен өйрәнү
2.Якын кешеләргә язылган хатларның

төзелеше белән танышу
3.Классташларыма хат язуның туганнарга,дусларга ихтирам һәм игътибар билгесе

икәнен төшендерү





Проектның Максаты1.Хат язу тарихын,хат төрләрен өйрәнү2.Якын кешеләргә язылган хатларның төзелеше белән танышу3.Классташларыма хат язуның туганнарга,дусларга ихтирам

Слайд 4 Гипотеза(фараз)
Хатлар кешеләр арасын бәйләүче,бер-береңнең барлыгын искәртеп

торучы чара һәм мәгълүмат алмашу коралы булып тора.

Гипотеза(фараз)Хатлар кешеләр арасын бәйләүче,бер-береңнең барлыгын искәртеп торучы чара һәм мәгълүмат алмашу коралы булып

Слайд 5Көтелгән нәтиҗә
-Минем сыйныфташларымның хат язуга теләкләре уяначак,хат язу культурасы үсәчәк

-Хат

тарихы,аның төрләре һәм кеше тормышында хатның роле турында белемнәребез артачак

Көтелгән нәтиҗә-Минем сыйныфташларымның хат язуга теләкләре уяначак,хат язу культурасы үсәчәк-Хат тарихы,аның төрләре һәм кеше тормышында хатның роле

Слайд 6Бурычлар
1.Төрле елларда хатларның язылышы,кеше тормышында роле турында мәгълүмат туплау.
2.Авыл халкының

хатларга карата карашын ачыклау.
3.Хат язу һәм аны тиешле адрес буенча

җибәрү.
4.Хатлар аша бер-береңә ихтирам,игътибар тәрбияләү.
Бурычлар1.Төрле елларда хатларның язылышы,кеше тормышында роле турында мәгълүмат туплау.2.Авыл халкының хатларга карата карашын ачыклау.3.Хат язу һәм аны

Слайд 7Нинди методлар кулландым
-эзләнү методы
-архив материаллары
-интервью
-авыл халкы белән очрашу

Нинди методлар кулландым-эзләнү методы-архив материаллары-интервью-авыл халкы белән очрашу

Слайд 8Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе.


Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм

мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы.
Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.
Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында

Слайд 9Хат төрләре
Шәхси хатлар
- дуслык хатлары

- балалар хатлары
- котлау хатлары
-

танышу хатлары
- солдат хатлары
- кызлар хатлары
Рәсми хатлар
- заказ хатлар
- реклама хатлары
Хат төрләре Шәхси хатлар     - дуслык хатлары  - балалар хатлары  -

Слайд 10Хатның өлешләре
Хатның башы (исәнләшү);
Хатның уртасы (төп өлеш,информация);
Хатның ахыры (саубуллашу)

Хатның өлешләре Хатның башы (исәнләшү);Хатның уртасы (төп өлеш,информация);Хатның ахыры (саубуллашу)

Слайд 11Хат схемасы

Хат схемасы

Слайд 12Хатның адресын язуга таләпләр:
-адресатның фамилиясе, инициаллары;
-урам исеме, йорт, фатирның тәртип

саны;
-торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);
-өлкә, край, республика исеме;
-почта индексы.

Хатның адресын язуга таләпләр: -адресатның фамилиясе, инициаллары;-урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны;-торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);-өлкә,

Слайд 13Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр
Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш.

“Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән сүзләр килешле булмас.
Орфографик

хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә, сүзлек белән эш итәргә кирәк.
Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз.
Әгәр шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.
Шәхси хат язуга кайбер киңәшләрЯзуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. “Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән

Слайд 14Хат язу бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән.Элек илләр белән

дәүләтләр хат аша хәбәрләшкән.Андый хатлар послание (хәбәр) дип аталганнар.Беренче хатлар

рәсемнәр ярдәмендә язылганнар.Мәсәлән,кабан дуңгызы артыннан куып баручы кеше,ауга чакыруны аңлаткан.Аларны пикто-граммалар дип атаганнар.
Соңыннан иероглифлар барлыкка килгән.
А. С. Пушкинның « Салтан патша турындагы әкияте”ндә почтаны чапкыннар( гонцы) йөрткәннәре турында әйте-лә.Соңрак озын юлларда почта станцияләре төзи башлаган-нар.Анда чапкыннар ял иткәннәр,атларын алыштырганнар. Аларны ямщиклар дип йөртә башлаганнар

Хат Тарихы

Хат язу бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән.Элек илләр белән дәүләтләр хат аша хәбәрләшкән.Андый хатлар послание (хәбәр)

Слайд 15Күп кенә илләрдә почта күгәрчен-нәре булган.
Күгәрченнең аягына хатны бәйләгәннәр һәм

ул хатны тиешле адрес буенча илтеп тапшырган.Аларга Францияда һәйкәл дә

куелган.
Күп кенә илләрдә почта күгәрчен-нәре булган.Күгәрченнең аягына хатны бәйләгәннәр һәм ул хатны тиешле адрес буенча илтеп тапшырган.Аларга

Слайд 16Хатлар…хатлар

Хатлар…хатлар

Слайд 17Кайбер язучылар әдәби әсәрләрен хат рәвешендә язганнар.
Һади Такташның “Киләчәккә хатлар”,Гадел

Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”,Р.Асылбаевның “Болытка хат”
Фатих Кәримнең”Пионерка Гөлчәчәккә хат”әсәрләре әнә шундыйлар.

Кайбер язучылар әдәби әсәрләрен хат рәвешендә язганнар.Һади Такташның “Киләчәккә хатлар”,Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”,Р.Асылбаевның “Болытка хат”Фатих Кәримнең”Пионерка Гөлчәчәккә

Слайд 18Татар кешесе өчен хат язышу бик мәртәбәле, саваплы гадәтләрнең берсе

иде.. «Хат башы – яз каршы», «Күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр» дип

башлап китә идек хатларны.
Ул вакытта бар кеше дә укый-яза белми иде. Шуңа күрә махсус хат язучылар бар иде. Алар бик хөрмәтле-мәртәбәле кешеләр булдылар, чөнки, укый-яза белү өстенә, башкаларның серләрен дә сакладылар. Без хат язуга, гомумән хатларга бик җитди карый идек, аларны чит кеше кулына төшүдән сакладык, кадерле истәлек итеп җыеп бардык.

Әбием хатлары

Татар кешесе өчен хат язышу бик мәртәбәле, саваплы гадәтләрнең берсе иде.. «Хат башы – яз каршы», «Күптин-күп,

Слайд 19Солдат хатлары... Кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда,

кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза.

Дошманга булган ачы нәфрәте дә, туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәш-ләренең һәлак булу кайгысы-барысы да шушы хатка сыеп беткән.
Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпоч-маклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.
Ә хат, канатлы кош кебек,
ерак-еракка "оча". Ул солдат
ларның ялкынлы сүзләрен
туган иленә, гаиләсенә,
якын кешесенә җиткерә.

1941 Фронт хатлары 1945

Солдат хатлары... Кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына

Слайд 20Яңа ел, 8 март, 1 май, 9 май һ.б. бәйрәмнәр

алдыннан почта тартмалары бәйрәм котлаулары белән тула иде. Әти-әнигә, якын

һәм ерак туганнарга, дус-ишләргә, күрше-күләнгә, хәтта бер сыйныфта укыган кыз һәм малайларга почта аша котлау открыткалары җибәрү дигән матур гадәт бар иде.
Аларны җыеп куеп, кадерле истәлек итеп саклый да идек әле. Бәйрәмнәр алдыннан, озак еллар күрешмәгән, бер-берләренең бу дөньяда яшәүләрен дә онытып бетерә язган кешеләрдән хәбәр килеп төшә иде. Тиз генә җавап та язып саласың. Өзелергә торган туганлык җепләре ныгып киткәндәй була.

Балачак хатлары

Яңа ел, 8 март, 1 май, 9 май һ.б. бәйрәмнәр алдыннан почта тартмалары бәйрәм котлаулары белән тула

Слайд 21Без илебезнең әллә кайсы чикләрендә, хәтта чит илләрдә дә хезмәт

иттек.Ул вакыттагы са-гыну белән тулы солдат хатла-
рын кем генә хәтерләми?!

Ул бит
ике ел дәвамында туган як, туган-нар белән бәйләп торучы төп күпер иде. Әнә шул хатларда әти-әни-ләргә атап әйтелгән иң матур, җылы сүзләр, хисләр була иде. Шул хатлар әти-әнине дә, баланы да яшәтте, сабырлык өстәде, өмет уятты.

Армиядан хатлар

Без илебезнең әллә кайсы чикләрендә, хәтта чит илләрдә дә хезмәт иттек.Ул вакыттагы са-гыну белән тулы солдат хатла-рын

Слайд 22Соңгы 10 елда хат төшенчәсе традицион мәгънәсен бик күпкә үзгәртте.

Гади конверт, открыткаларга алмашка электрон почта, смс хәбәрләр килде. Алар

ярдәмендә без шушы минут, секундта ук әллә ничә чакрымнар аерган якыннарга сәлам юллый алабыз.
Бүген Россиядә тәүлегенә 2 млн. данә конвертка салынган хат ташылса, электрон почта хезмәтләре аша алынган хат-открыткалар берничә меңгә күбрәк. Әмма әлеге хәбәрләр берничек тә каләм белән кулдан язган сүзләрне алыштыра алмый шул. Аларда җылылык та, нур да юк.

E-meil (электрон адрес)

Соңгы 10 елда хат төшенчәсе традицион мәгънәсен бик күпкә үзгәртте. Гади конверт, открыткаларга алмашка электрон почта, смс

Слайд 23Анкета нәтиҗәләре.
1.Сорашуда катнашкан 50 кешенең 37 се телефон аша,10 сы

СМС, 2 се электрон хат, 1 се почта аша аралаша.

2.Күпчелек

елга 1 тапкыр хат ала,үзләре дә бик сирәк яки бөтенләй диярлек язмый.

3. 50 кешенең 30 ы хат язуга уңай мөнәсәбәттә.

4.Күпчелек бүгенге көндә дә элек язылган хатларны истәлек итеп саклый.


Анкета нәтиҗәләре.1.Сорашуда катнашкан 50 кешенең 37 се телефон аша,10 сы СМС, 2 се электрон хат, 1 се

Слайд 24ГИА га әзерләнәбез “С” биреме

ГИА га әзерләнәбез “С” биреме

Слайд 27 Исәнме,якын дустым Зилә!
Сиңа

күп сәламнәр юллый дустың Алсу.Синең хәлләрең ничек?
Минем

хәлләрем әйбәт.Укып йөрим.Билгеләрем дә бик яхшы.
Әле күптән түгел генә инша язу конкурсында катнашып,
уңышлы чыгыш ясадым.Бүген мәктәптә математик КВН үт-кәрдек.Безнең команда икенче урынга чыкты. Әле миңа әниләр яңа фотоаппарат алдылар.Хәзерге вакытта фотога төшерү белән шөгыльләнәм.
Тиздән Актанышка татар теле буенча үткәреләчәк олимпиадага барачакмын.
Синең нинди яңалыкларың бар? Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең.Авылга кайтырга җыенмыйсыңмы?
Ярый,дустым,хатымны тәмамлыйм.Сау бул.Синнән хат көтеп калам.Әти-әниеңә,апаңа миннән сәлам тапшыр.
Кабат сәламнәр белән дустың Алсу.
8 нче февраль 2015 ел
Исәнме,якын дустым Зилә!   Сиңа күп сәламнәр юллый дустың Алсу.Синең хәлләрең ничек?

Слайд 31Хатлар, хатлар... Якын кешеңнең һәр хәрефе, һәр иҗеге кадерле. Хатлар

- йөрәк тарихы. Күпме серләр саклый алар. Яралы җаннарга шифа,

тулган күңелләргә дәва – ул хатлар. Ана хатлары... Бала хатлары... Кайгылы хатлар, борчулы хатлар, җавапсыз хатлар да бихисап. Хатларның төп мәгънәсе йөрәкләрне җылытуда бит... Әйдәгез күңел җылыбызны бер-беребезгә хатлар аша җиткерик.
Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыбызга ак бит алып, якын кешеләребезгә хатлар юллыйк.
Хатлар, хатлар... Якын кешеңнең һәр хәрефе, һәр иҗеге кадерле. Хатлар - йөрәк тарихы. Күпме серләр саклый алар.

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика