Разделы презентаций


Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган презентация

Содержание

Габдулла Тукай – татар халкының бөек улыЧыгу

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1 И мөкаддәс моңлы,сазым син-Тукаем!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга-130 ел

Сарман районы

Саклаубаш авылы


И мөкаддәс моңлы,сазым син-Тукаем! Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга-130 елСарман районы Саклаубаш авылы

Слайд 2
Габдулла Тукай – татар халкының бөек улы
Чыгу

Габдулла Тукай – татар халкының бөек улыЧыгу

Слайд 3Балачагы
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф

улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр

волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.



Балачагы   Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке

Слайд 4Яшүсмер чагы
1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә

тәрбияләнә.
Тукай барып урнашкан нигездә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе

Галиәсгар Госманов яши... Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.




Яшүсмер чагы1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Тукай барып урнашкан нигездә Казан артыннан:

Слайд 5 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан

урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Ул үлемсез әсәрләренең

күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демократик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.  Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Ф.Агеев, С.Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 

Яшьлеге




1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Слайд 6Соңгы сулыш
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан

вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге

заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь  иҗтимагый  прогресска  хезмәт  итүне  үзенең  гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.



Соңгы сулышГабдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик

Слайд 7 Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән

шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек

кигән эшчән Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык бир гән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

Иҗат башлангычы



 Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер

Слайд 8Канатлар ныгу
Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан

урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында

шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыскасы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.




Канатлар ныгуУральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид»

Слайд 9Чәчәк ату...
Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры.  1907 елның

көзеннән Тукайның — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән

биш ел да сигез айлык дәвере башлана.   Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган.




Чәчәк ату...Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры.  1907 елның көзеннән Тукайның — халкына, Ватанына шигъри сүзен

Слайд 10Мәңге онытылмас җәүһәрләр
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.Ләкин

ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның

чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турын да язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.
Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһе Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. Бу — шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.




Мәңге онытылмас җәүһәрләр1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында

Слайд 11“Сабыйга”

(А.Арсланов)

“Газаптан соң...” (И.Әхмәтҗанов)

“Яз хәбәре” (И.Әхмәтҗанов)

“Үтенеч”

(И.Әхмәтҗанов)

Габдулла Тукайның шигырьләре




“Сабыйга”          (А.Арсланов)“Газаптан соң...” (И.Әхмәтҗанов) “Яз хәбәре”

Слайд 12Мин үзем дә аның шигырьләрен яратып башкарам...


Мин үзем дә аның шигырьләрен яратып башкарам...

Слайд 13Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Слайд 14Тукай елы
2016 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан

ителде. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу

уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2016 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый.



Тукай елы  2016 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына

Слайд 15Тукай – безнең мәктәптә!
2016 ел – Татарстанда Тукай елы дип

игълан ителде.
Бу уңайдан мәктәбебездә бик күп чаралар планлаштырыла.



Тукай – безнең мәктәптә!2016 ел – Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Бу уңайдан мәктәбебездә бик күп

Слайд 16Г.Тукай – татар халкының горурлыгы...
Габдулла Тукай...Нинди Бөек, Зур, Даһи исем!

Шул исем бер кеше тормышын гына түгел, ә халык, милләт,

ил, тел язмышын да үз эченә ала. Г.Тукай – татар халкының горурлыгы. Аның әсәрләре һәр кешене гомере буе озатып бара. Ул язган шигырь-хикәяләрдәге персонажлар халык күңеленә якын һәм халыкның уй-фикерләре, хис-тойгылары белән дә туры килә.
Бүген, Тукайның 130 еллыгын бәйрәм иткәндә дә, ул язганнар актуаль, тормышчан булып кала. Өч дистәгә дә тулып җитмәгән гомере эчендә күпме иҗат җимешләре бүләк иткән бит ул!



Г.Тукай – татар халкының горурлыгы...Габдулла Тукай...Нинди Бөек, Зур, Даһи исем! Шул исем бер кеше тормышын гына түгел,

Слайд 17Рәхмәт,Тукай!
130 ел үтсә дә,
Син безнең күңелләрдә.
Мәрхәмәт, ярату хисе
Уяттың

син күпләрдә.



Рәхмәт сиңа, зур

рәхмәт,
И,Бөек Тукай!
Сиңа сокланып баш ия
Үз халкың, Кояш һәм Ай!



Рәхмәт,Тукай!130 ел үтсә дә,Син безнең күңелләрдә. Мәрхәмәт, ярату хисе Уяттың син күпләрдә.     Рәхмәт

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика