Слайд 121 нче февраль –
Халыкара Туган тел көне
6 нчы урта
мәктәп
Слайд 2
Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
Слайд 3Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның
телен яратмый.
Слайд 4Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минең телем
юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Слайд 5 21 нче февраль - Халыкара Туган
тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы
чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була.Бу көн 1999 нчы елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә
башлады.
Слайд 6Ана теле бер булыр
Көндәлек тормышта без еш
кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә
итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.
Слайд 7 В мире насчитывается несметное количество
языков. По предварительной оценке их число составляет около 6 тысяч. Каждый язык является
инструментом отражения национальной культуры, инструментом развития и сохранения духовного и материального наследия. Язык каждого народа самобытен и имеет самобытные выражения, отражающие менталитет и традиции нации. Язык формирует сознание человека, знание языка помогает расширить кругозор, глубже проникнуть в культуру другой страны. Признание и уважение всех языков позволяет сохранить мир во всем мире. С 1999 года по инициативе Генеральной конференции ЮНЕСКО во всем мире отмечается 21 февраля Международный день родного языка как напоминание о необходимости содействия развитию многонациональности языковой культуры, ее разнообразию и многоязычию.
Слайд 8Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам,
сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем –
Җисемеңә туры килсен ул.
Милләтеңнең бер мирасы итеп,
Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Слайд 9Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
(С. Әхмәтҗанова.)
Слайд 10 Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә
дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында
планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.
Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньяда 6 мең телнең яртысы якын киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.
Слайд 11 Татар теле Россиядә рус теленнән кала
икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши.
100 меңе – төньяк Кавказда,
40 меңгә якын – чит илләрдә
Төркиядә – 25 меңләп
Кытай һәм Польшада – 5әр меңләп
Слайд 12 Галимнәр планетабызның теләсә кайсы
кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный.
Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.
Шулар арасында татар теле дә бар.
Слайд 13 “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең
бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне
саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.
Садри Максуди
Слайд 14 Татар телен белгән кеше
30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша
ала.
Татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге [һ] , [ң], [вау], [къ], [гъ] авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
Слайд 15 Татар телен өйрәнү төрки телләргә,
төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк.
Кил, өйрән, и туган бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд
Слайд 17Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач,
үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә
яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт “Туган тел хакында”
Слайд 18 Знать чужие языки полезно и похвально,
Но родной язык
беречь нужно изначально,
Чистоту его блюсти с самого рожденья,
На родном мы
языке пишем поздравленья,
Объясняемся в любви, думаем, общаемся,
И писать на нем стихи от души стараемся.
Не загрязнять родной язык — наш священный долг,
В День родного языка — помни, мой дружок!
Слайд 19Викторина
1. Бу шигырь юлларының авторы кем?
И туган тел! Синдә
булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне,
Ходам!
2. Татар теле кайчан Татарстан Республикасының дәүләт теле дип игълан телде?
3. Туган тел көне ничәнче елдан билгеләп үтелә башлады?
4. Күп телләр белүчене ничек атыйлар?
5. Татар теле Россиядә рус теленнән кала ничәнче урында тора?
6. Бүгенге көндә дөньяда ничә меңнән артык телдә сөйләшәләр?
Слайд 20Мәкальләрнең башы бар - ахырын әйтегез.
Иң татлы тел –
(туган тел,анам сөйләп торган тел.)
Сөйдергән дә тел,
(биздергән дә тел.)
Теле барның (юлы бар.)
Телләр белгән - ( илләр белгән.)
Аз сөйлә - (күп эшлә.)
Акылы кысканың (теле озын.)
Сүзнең кыскасы, (бауның озыны яхшы.)
Туган илем - (туган анам.)