Яктырта безнең тарихны
Нуры сүнмәс шәхесләр...
Якташым Татарстанның халык шагыйре Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Шәүкәт Галиевнең шигъри юллары минем сүзләремне раслый. Тау ягы исеме еракларга яңгыраган шәхесләргә бай шул!
«Мәңгелек ут янында уйланулар»ында әдип болай яза: «Әгәр без Җиңү көнен, бу зур бәйрәмне Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарыбыз, абыйларыбыз, әтиләребез, бабаларыбыз истәлегенә һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә агачлар утыртып, бакчалар, парклар булдырып каршыласак, батырлар алдындагы бурычыбызның бер өлешен үтәгән булыр идек... Кулына көрәк тота алган һәр кеше, аларга багышлап, алар истәлеге итеп, үз бакчасына, үз өйләре алдына берәр төп агач утыртса да, яхшы булыр иде. Илебез матурланыр, яшеллеккә күмелер иде».