Разделы презентаций


б презентация, доклад

ТАССР оешуны бәйрәм итү 1920 елның 25 июнендә Юнысов мәйданында уза1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты үз вәкаләтләрен ТАССРның Революцион комитетына тапшыра. Бу көн ТАССРның туган көне булып санала.1920

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1б
БАЛКЫП ЯШӘ, ТАТАРСТАН!

бБАЛКЫП ЯШӘ, ТАТАРСТАН!

Слайд 2
ТАССР оешуны бәйрәм итү 1920 елның 25 июнендә Юнысов мәйданында

уза

1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты үз вәкаләтләрен

ТАССРның Революцион комитетына тапшыра. Бу көн ТАССРның туган көне булып санала.


1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла, аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин һәм БҮБК секретаре А.С.Енукидзе кул куя.

ТАССР оешуны бәйрәм итү 1920 елның 25 июнендә Юнысов мәйданында уза1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма

Слайд 3Халык комиссарлары шурасының (Совнарком)беренче рәисе - Сәхибгәрәй Сәетгалиев
1921 -1924 елларда

халык комиссарлары шурасы рәисе Кашшаф Мохтәров
1920 -1921 елларда ТАССР

Үзәк башкарма комитеты (Тат ЦИК) рәисе Борхан Мансуров

җитәкчеләре

ТАССР ның

беренче

Халык комиссарлары шурасының (Совнарком)беренче рәисе - Сәхибгәрәй Сәетгалиев1921 -1924 елларда халык комиссарлары шурасы рәисе Кашшаф Мохтәров 1920

Слайд 41927 -1937 елларда Татарстанда индустриальләштерү колач җәя. Машина төзелеше, нефть

химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать җитештерү тармаклары барлыкка килә: Казан мех

комбинаты, Казан авиакомбинаты (1932), «Пишмаш» заводы (1933), Синтетик каучук заводы (1932-1934), Кинофотокомбинат (1933-1935), ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 предприятиеләре
сафка бастырыла.

№22 нче заводта (булачак Казан авиация заводы)

30 елларда Татарстан илнең индустриаль яктан алга киткән төбәгенә әверелә

1927 -1937 елларда Татарстанда индустриальләштерү колач җәя. Машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать җитештерү тармаклары барлыкка

Слайд 5ТАССРда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү
1927 елда тоташ күмәкләшү барышында крестьяннар

колхозларга керүдән һәм дәүләткә икмәк тапшырудан баш тарталар.1930 елга таза

тормыш алып барган 14 меңгә якын хуҗалык юкка чыгарыла. 40 мең кеше республикадан читкә сөрелә, озак срокларга төрмәләргә һәм лагерьларга озатыла.

1934 елның 3 гыйнварында ТАССРны Ленин ордены белән бүләклиләр. Анда мондый сүзләр бар: «Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урып-җыю җыю, орлыкка калдыру) үткәрүдә, колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм дәүләт каршындагы бурычларны үтәүдә гаять зур уңышлары өчен».

ТАССРда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү 1927 елда тоташ күмәкләшү барышында крестьяннар колхозларга керүдән һәм дәүләткә икмәк тапшырудан баш

Слайд 6ТАССР да талантлы фәнни һәм иҗади милли интеллигенция вәкилләре үсә.

Татар әдәбиятында Гадел Кутуй, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан,

Сибгат Хәким, профессиональ музыка өлкәсендә – Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, театр сәнгатендә – Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, фәндә - Гыйлем Камай, Хәмит Мөштәри, Николай Чеботарев, Николай Четаев һ.б. исемнәре яңгырый.


1940. Бер төркем язучылар Васильевода


1939 елның 17 июнендә “Качкын” операсы куелышы белән Татар опера һәм балет театры ачыла

Милли үсеш еллары

ТАССР да талантлы фәнни һәм иҗади милли интеллигенция вәкилләре үсә. Татар әдәбиятында Гадел Кутуй, Һади Такташ, Кави

Слайд 7Хәрәкәттәге армиягә республикадан 700 меңләп кеше алына. Шулардан 350 меңгә

якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак

була. Аларның исемнәре 27 томлы Хәтер китабына кертелгән. Бөек Ватан сугышында катнашучы Советлар Союзы Геройлары арасында татарлар саны 179 кеше тәшкил итә.

Республика заманча хәрби техника җитештерүче иң эре үзәкләрнең берсенә әйләнә.Республика предприятиеләрендә смолетлар , снарядлар, патроннар, бомбалар, пехота һәм танкларга каршы миналар, авиация һәм танк приборлары, парашютлар, десант көймәләре, оптик приборлар, элемтә чаралары, сугыш өс һәм аяк киемнәре, азык-төлек һәм фронт өчен башка кирәк-яраклар җитештереп чыгарыла.

Дәһшәтле сугыш елларында

У-2 387 нче заводның җыю цехында . Казан, 1943

Хәрәкәттәге армиягә республикадан 700 меңләп кеше алына. Шулардан 350 меңгә якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген

Слайд 8
1940 нчы еллар ахырында Ромашкино, Баулы, Зәй нефть чыганаклары ачыла

һәм үзләштерелә. Шул чордан башлап, республикада нефть чыгару күләме туктаусыз

үсә. 1961 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатына нигез салына. 1969 елда Кама автомобиль заводы – гаять зур автогигант төзелеше башлана. 1976 елның февралендә конвейердан беренче авыр йөк автомобиле – “КАМАЗ” төшә. 1960-1970 нче елларда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлый.

1970 ел. Түбән Каманың СКИ заводында беренче брикет каучукны җитештерү

Сугыштан соң

1940 нчы еллар ахырында Ромашкино, Баулы, Зәй нефть чыганаклары ачыла һәм үзләштерелә. Шул чордан башлап, республикада нефть

Слайд 9Татарстанны, Чаллыны КАМАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул

Кама буенда урнашкан ак калабызның символына әйләнде. Чит илләрдә дә

Татарстанны автогигант аша беләләр. Ул 1969 елда йөк машиналары җитештерүче заводлар комплексы буларак барлыкка килде. Сергей Когогин җитәкчелегендәге коллектив икътисадый кыенлыкларны җиңеп, йөк машиналарының төрле модельләрен җитештерүен дәвам итә.

КамАЗ-55111 моделе — берничә дистә ел дәвамында иң популяр автомобильләрнең берсе, бигрәк тә үзбушаткычлар составында

КамАЗ-63968 "Тайфун-К" — "КамАЗ"ның бронялы универсаль хәрби машиналары төркемендәге өр-яңа үрнәкләрнең берсе.

КАМАЗ – ул шәһәр, шәһәр ул – КАМАЗ

Татарстанны, Чаллыны КАМАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул Кама буенда урнашкан ак калабызның символына әйләнде.

Слайд 101990 елда Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне игълан итү 1920 елда

ТАССР төзелү турындагы Декретта билгеләнгән дәүләтчелекне торгызу процессының табигый дәвамы

була. 1990 нчы еллардагы үзгәртеп корулар, социаль-икътисадый реформалар нәтиҗәсендә республика сәясәттә, икътисадта һәм мәдәнияттә, халыкара багланышларда мөстәкыйльлек ала, аның тарихи үсешенең үз мантыйгы пәйда була.



Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге турында декларация. 1990 ел


Минтимер Шәрип улы Шәймиев – Татарстан Республикасының беренче президенты . 1996 елда Президент вазифасына керешү тантанасы

Татарстан Республикасы — суверен дәүләт

1990 елда Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне игълан итү 1920 елда ТАССР төзелү турындагы Декретта билгеләнгән дәүләтчелекне торгызу

Слайд 11

Рөстәм Миннехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе
В.В. Путин, М.Ш. Шәймиев

һәм Р.Н. Миннеханов
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның бүгенге казанышларының үткәндә салынган ныклы

нигезе бар.Биредә милләтара, конфиссияара дуслык, аңлашу төрле төбәкләр һәм илләр өчен үрнәк. Татарстанлылар бүген икътисадтагы казанышлар, мәдәнияттагы уңышлар, спорттагы җиңүләр белән горурлана ала».
Рөстәм Миннехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүеВ.В. Путин, М.Ш. Шәймиев һәм Р.Н. МиннехановРөстәм Миңнеханов: “Татарстанның бүгенге казанышларының

Слайд 12

Хәзерге Казан, үзенең тарихи-мәдәни кыйммәте һәм сакланып калган мирасы буенча

Россиянең өченче башкаласы дип санала. Сөембикә манарасы, Благовещенск соборы, Пушечный

двор биналар комплексы, Колшәриф мәчете дөньякүләм мирас булып саналалар һәм бөтендөнья хәзинәсе статусына ия. Казан Кремле үзенең башлангыч дәвереннән төп үзенчәлекләрен саклап калган һәм дөньяда бердәнбер дәүләт хакимияте үзәгендәге татар ныгытмасы буларак, ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертелгән.


Татарстан дөньякүләм масштабтагы зур чаралар үткәрү урынына әверелде. Бөтендөнья җәйге XXVII Универсиада 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр Казан шәһәрендә үткәрелде һәм ул иң масштаблысы булды.


Кол Шәриф мәчете

Казан - Татарстан Республикасының башкаласы.

Хәзерге Казан, үзенең тарихи-мәдәни кыйммәте һәм сакланып калган мирасы буенча Россиянең өченче башкаласы дип санала. Сөембикә манарасы,

Слайд 13ТАТАРСТАН
Татар иле Татарстан,
Син яңадан калыктың.
Син - рухы,

көче, намусы
Татар дигән халыкның.
Яшелле, аклы, кызыллы
Әлемең

җилфердәсен,-
Әй, Казан ханлыгы улы,
Тарихлы да, яшь тә син!
Олпат та син, горур да син,
Ниятең пакьдин пакьтер –
Син шатлыктан елый белгән
Баһадир кебек матур!
Татар иле Татарстан,
Син яңадан калыктың;
Син - рухы, көче, намусы
Татар дигән халыкның!

Ренат Харис
ТАТАРСТАН Татар иле Татарстан, Син яңадан калыктың. Син - рухы, көче, намусы Татар дигән халыкның.  Яшелле,

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика