сагынып…
Бала чакны сагынып...
Бала чакта килә үсәсебез
Зурлар кебек килә буласы...
Үсеп буйга
җитеп,акыл кергәчБалачаккка килә кайтасы.
Йөгерә- йөгерә кайтыр идем
Иске өйнең ишек алдына.
Ата казны үрти- үрти
Качар идем әти артына.
Абыемны бимазалар идем,
Атындыр дип,мине таганда.
Үпкәләпләр елар идем,
Тыңламагач инде тагын да.
“Озак йөрмә,балам”,- дигән
Әниемнең яңгырый сүзләре.
Онытылып уйнап,кичләр җиткәч
Ачуланып карый аның күзләре...
Тезләр җимрек,күмәк ертык
Егылып төшкәч сәпиттән.
Өстәвенә тагын каеш көтә...
Көлеп куям ,шушы кәмиттән..
Ник ашыктык икән,аңламыйча,
Гомерләрнең бик тиз үтәсен.
Тормыш бүләк иткән мизгелләрнең
Хәзер сагнып искә төшәсен...
11.02.2019. ( Ризида Шутова)