каршысына бер аю килеп чыккан. Моны күргәч, дусларның берсе агач
башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.Аю, юлда яткан малайның янында әйләнә-әйләнә, башын, аякларын иснәгән дә, китеп барган.
Аю киткәннән соң, малайларның икенчесе, агач башыннан төшеп, иптәшеннән сораган:
Аю синең колагыңа нәрсә әйтте? – дигән?
Дусты әйткән:
Юлга чыксаң, дустың үзеңнән батыррак булсын, дип әйтте.
Куркак юлдаш.