Слайд 1Проект эшчәнлегендә
укытучы һәм укучының роле
Башкарды: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Галимова Гөлия Вәкил кызы
Эш урыны: ТР Буа шәһәре
Лицей-интернат
(сәләтле балалар мәктәбе)
2015 нче ел
Слайд 2Теманың актуальлеге: федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДБС) күчү шартларында
укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала.
Эшемнең төп
максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.
Слайд 3Проектның бурычлары:
-үтелгән тема буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү;
-укучыларда
интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына
китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
-иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;
-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү;
-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.
Көтелгән нәтиҗә: Проект тәмамлангач, укучылар:
татар теленнән, әдәбияттан мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар;
тапкан мәгълүматны бәяли, эчтәлеге буенча үз фикерләрен белдерә алалар.
Слайд 4«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата.
Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру,
«белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.
Слайд 5
“Сөйлә миңа – мин онытырмын,
күрсәт – истә калдырырмын,
кызыксындыр
- өйрәнермен”.
Кытай халык мәкале
Проект методы - нинди дә булса проблеманы
өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.
Слайд 7 Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын
килүенә юнәлтелгән укыту системасы. Бу метод – заманча фикер йөртүне
билгеләүче сыйфат. Проектлы фикер йөртү – чынбарлыкны гомумиләштереп һәм башка бер нәрсә аша фикер йөртеп, танып белү процессы. Проектлы белем бирү – бер яктан белемнәрне проект рәвешендә үзләштерү, икенче яктан иске проектларны файдаланырга һәм яңа проектлар рәвешендә яңа белемнәрне булдырырга өйрәтә.
Укучыларның проект эшчәнлеге – иҗади эш.Ул укучыларның фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерергә,
укыту – тәрбиядә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Слайд 8
Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар
эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр
этапка рефлекция ясыйлар.
Слайд 9Укучы өчен проект нәрсә ул?
- иҗади мөмкинлекләрен ачу;
-төркемдә эшләү
күнекмәләре булдыру;
-үзе сайлаган кызыклы
проблеманы (теманы) ачу өстендә эшләү;
-үзенең
эшен (хезмәтен) презентацияләү.
Слайд 10Укытучы эшчәнлеге:
укучылар эше белән идарә итү;
планлаштыру
һәм үтәлешне контрольдә тоту;
тиешле төзәтмәләр кертү;
гомуми юнәлеш бирү
;
шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.
Слайд 11
Проект төрләре
тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую,
аларны чишү юлларын күрсәтү);
• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү
өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);
• предметара (берничә предметка нигезләнү).
Слайд 12Проект эшчәнлегенең
унай яклары:
-Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә
эшли.
-Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.
Слайд 15
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
проектлар методын куллану
(эш тәҗрибәсеннән)
Проектның темасы:
“Татант һәм батырлык гәүдәләнеше” (Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын
өйрәнү – шагыйрьнең юбилее уңаеннан).
Проектның төре: эзләнү – тикшеренү характерындагы эшчәнлек.
Проектның максаты: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү.
Проектның бурычлары:
- Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү күнекмәләре формалаштыру;
- Укучыларның ораторлык сәләтләрен үстерү;
- Аларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;
- Балаларга патриотик тәрбия бирү.
Проектның эчтәлеге
Проект тулысы белән Муса Җәлил тормышын, иҗатын өйрәнүгә, укучыларда татар әдәбиятын өйрәтүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Проект өстендә эш Казанда М.Җәлил белән бәйле урыннар буйлап сәяхәткә чыгу белән тәмамлана. Проект укучыларны мөстәкыйль рәвештә информация табарга, аны анализларга, кирәк урында куллана белергә өйрәтә.
Слайд 16Кирәкле җиһазлар: Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең
шигырь җыентыклары, папка, файллар, принтер, диск, презентация, компьютер.
Нәтиҗәсе: эзләнү-тикшеренү эшләрен
папкага туплау, презентация әзерләү, тыңлаучылар каршында чыгыш ясау.
Проектны башкаручылар: 8нче сыйныфның ике төркем укучылары
Проект өстендә эшләү этаплары:
- М.Җәлилнең тормыш һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү .
- Җәлил турында материал туплау һәм презентация әзерләү.
- Җәлил иҗатын чорларга бүлү, эзләнү – тикшерү эшенең юнәлешен билгеләү.
- Шигырьләрен сайлау.
Эш бүлешү (чыгышлар, шигырьләр, компьютерда бастыру, презентация әзерләү).
- Проектны яклау.
Слайд 17Нәтиҗә
Проект методын кулланып укыту:
- белем бирү процессының нәтиҗәлеген үстерә,
-
укучыларны киләчәк тормышка әзерли,
- укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем
алуга кызыксынуны арттыра.
Слайд 19Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның
иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү
теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.