табылу урынына, эчтәлегенә һәм жанрына бәйле төркемнәргә бүленеш С. Г.
Кляшторный, А. Н. Кононов, И.Л.Кызласов, А.М. Щербак, М. Х. Бакиров, Х. Ш. Мәхмүтов хезмәтләрендә урын алган.Табылу урынына нисбәтле истәлекләр җиде территориаль төркемчәдә карала:
Төньяк Монголия территориясендә Орхон, Селенга, Толы елгалары буенда табылган истәлекләр. Фәндә орхон истәлекләне дип атау да кабул ителгән.
Енисей елгасы бассейны һәм Хакасия территориясендә табылган язмалар.
Көнчыгыш Төркестан язмалары.
Талас (Кыргызыстан) истәлекләре.
Рәсәйнең Ауропа өлешендә табылган рун язмалары.
Алтай язмасы.
Румыния, Болгария территориясенда табылган рун язулы төрки истәлекләр.
Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы.