нәсел шәҗәрәсе.
Ул 1949 елда Абдуллин Мотыйгулла белән Абдуллина Бибиәсма
гаиләсендә 6 нчы бала булып туган . Хатыны Абдуллина Зәлфира Хөҗҗәт кызы . 1957 елда Ташлык авылында Хуҗин Хөҗҗәт белән Хуҗина Бибигазизә гаиләсендә туган. 1977 елда гаилә корып, 1 кыз һәм 1 малай тәрбияләп үстерәләр. Туган җир,туган туфрак,туган нигез... Бу тирән мәгнәле сүзләр һәркем өчен изге һәм кадерле.Мин кайда гына булсам да , нинди генә урыннарны күреп соклансам да , һәрвакыт газиз җирем,туган нигезем үзенә тарта. Чөнки биредә минем кендек каным тамган, әти-әнием гомер иттеләр, мин үзем туган авылымда туып-үсеп, шунда гаилә корып , яшим . Монда минем балаларым туып-үстеләр . Монда минем туганнарым яши, монда ерак бабаларымның , әти-әниемнең каберләре. Ләкин туган җирен һәркем үзенчә ярата, аның тарихын өйрәнә,сакларга тырыша. Без ирем Рәшит белән төп йортта яшибез. Рәшитнең һәм үземнең яктан нәсел шәҗәрәсен булдыра алган кадәр төзергә тырыштым. Балаларыма нәсел –нәсәбебезне белсеннәр, туган җиремнең үткәнен, әби-бабаларын белсеннәр , туган-тумачаны белсеннәр дип нәсел шәҗәрәсен төзедем. Игелекле бер эшем булсын !!!
Абдуллина Зәлфира Хөҗҗәт кызы.2015 ел.