Слайд 1Татарстан Республикасы
Мамадыш районы
Усали урта гомумбелем бирү мәктәбенең
1категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Аксакова Гүзәлия Шәйхатдар кызы
Слайд 2Балалар әдәбиятында
Габдулла Тукайның эшчәнлеге
«Балаларыбызның күзе
гүзәл нәрсәләр күрергә
вә борыннары да хуш
вә татлы нәрсәләр
иснәргә ияләшсен»
Г.Тукай.
Слайд 31906-1909 еллар - балалар өчен аеруча нәтиҗәле иҗат иткән чор
Габдулла Тукай
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Слайд 5«Шүрәле»,
«Су анасы»,
«Елның дүрт фасылы»,
«Яз галәмәтләре»,
«Яз хәбәре»,
«Яңгыр»,
«Җәйге
таң хатирәсе»,
«Чыршы»,
«Мәктәптә»,
”Көз”
Шигырьләрдә пейзаж темасы
Слайд 6Зиннатуллин Әлфис, 3 класс
Шарифуллин Искәндәр, 2 класс
Слайд 7Бу кайчак була?
“Кыш”
“Көз”
“Җәй”
“Яз”
Слайд 9Шигырьләрдә йорт хайваннары,
кош-корт образлары
«Мияубикә»,
«Бичара куян»,
«Кызыклы шәкерт»,
«Бала белән
күбәләк»,
«Фатыйма белән сандугач»,
«Шаян песи»,
«Күгәрчен».
Слайд 11“Шаян песи”
“Бала белән күбәләк”
Фазылова Айгөл, 2 класс
Слайд 12
Шигырьләрдә яшәүнең мәгънәсе, тәме - һөнәрле булу, иҗат итү һәм
халыкка эш күрсәтүдә
«Эшкә өндәү»,
«Кызыклы шәкерт»,
«Япон хикәясе»,
«Сөткә
төшкән тычкан».
Слайд 13
Шигырьләрдә- халыкны агарту, белемле итү, үстерү теләге.
«Ата илә бала»,
«Китап»,
«Сабыйның укырга өйрәнүе»,
«Эш беткәч уйнарга ярый»,
«Сабыйга».
Слайд 14Петров Илшат, 1 класс
“Эш беткәч уйнарга ярый”
Слайд 16Г. Тукайның таланты— тәрҗемә эшчәнлегендә
«Бала белән күбәләк»,
«Баскыч»,
«Яхшы хәбәрләр»,
«Яңгыр»,
«Кышкы кич»,
«Кышка бер сүз»,
«Карлыгач».
Слайд 17
Кечкенә хикәятләр — Г. Тукайның иҗади эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше.
«Аю мәҗлесе»,
«Мактанчык куян»,
«Чүлмәк илә казан»,
«Чабак»,
«Ташбака илә
Куян»,
«Ике күгәрчен»
«Әтәч илә Энҗе бөртеге»,
«Чүлмәк илә Казан»,
“Картайган арыслан”,
”Бүре этләр оясында”.
Слайд 18“Бүре этләр оясында”
“Картайган арыслан”
Слайд 19
Г. Тукай — балалар өчен язылган әдәбиятны беренчеләрдән булып өйрәнүче,
тәнкыйть итүче, җыючы
«Хиссияте миллия» (1906),
«Ана мәктүпләре» (1908),
«Яңа
кыйраәт»(«Яңа уку китабы»1909) дәреслек-хрестоматияләр.
«Җуаныч» (1908),
«Алтын әтәч» (1909),
«Балалар күңеле» (1910),
«Мияубикә» (1911),
«Сабыйның укырга өйрәнүе» (1912) балаларга өйдә уку өчен җыентыклар.
Слайд 20Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән! – диләр,
Горурланып
һәркем бу көндә