(Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург
губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында(1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.