Разделы презентаций


Наил Әюпов-талантлы шәхес презентация, доклад

Артистның биографиясе Наил Галимулла улы Әюпов 1936 нчы елның 13 нче гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Башлангыч сыйныфны

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты - Наил Әюпов

Татарстанның халык артисты,  Россиянең атказанган артисты -  Наил Әюпов

Слайд 2 Артистның биографиясе

Наил Галимулла улы Әюпов 1936 нчы елның 13 нче

гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Башлангыч сыйныфны Түреш авылында тәмамлый, урта белемне күрше Күбәк мәктәбендә ала. Наил Әюпов 1954 нче елда хезмәт эшчәнлеген Әлмәт районының «Татбурнефть» трестының Мактама бораулау конторасында эшче-бораулаучы буларак башлап җибәрә. 1955 нче елда Наил Әюпов Армия сафларына алына. 1959 нчы елда ул Казанга килә һәм 12 нче техник училищега укырга керә. Шул елларда аны драмтүгәрәккә чакыралар, Наил Әюпов, бик кызыксынып, төрле концерт, спектакльләрдә катнаша башлый. 1962 нче елда Казан театр училищесына укырга керә, аны 1965 нче елда тәмамлый. Яшь артистны Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бик теләп эшкә алалар. Наил Әюпов бөтен гомерен театрга багышлый, үзенчәлекле рольләре белән тамашачыны тәмам үзенә карата.
Артистның биографиясе   Наил Галимулла улы Әюпов 1936 нчы

Слайд 4Наил Әюпов төп рольләрне башкара
Иркен тавышлы җырчы

артист буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Көчле драматизм һәм

ташып торган сәхнә темпераментына ия төрле образлары гаҗәеп тормышчан, гадилеге белән җәлеп итә.
Хәй Вахит “Күк капусы ачылса” – Ризван, Кәрим Тинчурин “Зәңгәр шәл” – Булат, “Сүнгән йолдызлар” – Исмәгыйль, “Назлы кияү” – Рамазан, Нәкый Исәнбәт “Миркәй белән Айсылу” – Миркәй, Аяз Гыйләҗев, Альберт Яхин “Шамил Усманов” – Мәхмүт, Туфан Миннуллин “Диләфрүзгә дүрт кияү” – Амур, “Без китәбез, сез каласыз” – Хәйрулла, “Ат карагы” – Ишми, “Хушыгыз!” - Нурислам, “Илгизәр + Вера” – Ислам, Нурихан Фәттах “Кол Гали” – Кол Гали, Галиәсгәр Камал “Бәхетсез егет” – Кәрим, Зөлфәт Хәким “Су төбендә сөйгәнем” – Миңлебаев, “Кишер басуы” – Садри, Ю. Сафиуллин “Идегәй” – Нугай би, Г.Ибсен “Өрәкләр” – Энгстран.
Наил Әюпов Булат ролен 18 ел дәвамында, Исмәгыйль ролен 20 елга якын үзе башкара. Рольләре белән тамашачының күңелен яулый, яраттыра, тискәреләре белән гайрәтен дә чигерә.
Наил Әюпов төп рольләрне башкара   Иркен тавышлы җырчы артист буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне башкара.

Слайд 5



Наил Әюпов -

сәхнәдә

Наил Әюпов - сәхнәдә

Слайд 9
Наил Әюпов – яраткан якташ артистыбыз

Театр сәхнәсенә Наил Әюпов студент чагыннан ук баса. Чибәрлеге өстенә

баритон тавышының моңлылыгы, җырга осталыгы, ишетү сәләтенең көчлелеге аны, күп артистлардан өстен куеп, милләт көтеп алган артист итә. Наил Әюпов Академия театрының тулы хокуклы әйдәүчесе статусына диплом алганчы ук ия була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр, гел җаваплы рольләрдә генә уйнап, милләтнең сөекле, һәрчак тансык артисты титулына лаек була. Аның чыгышларын тамашачы көтеп ала, кайбер кимчелекләрен күрмәгәнгә-ишетмәгәнгә сабыша, хөрмәтли,кунак итә. Авыл клубындагы кичке уеннар ансыз узмый, гармунда – ул, җыр – аныкы. Яшьләргә сүз әйтүче булса – яклаучы ул. Кемнедер рәнҗетә ләр икән, хөкем Наил кулында, аның каршында җавап бирәсе.
Иҗатташлары күңелендә Наил Әюпов кабатланмас шәхес һәм оригиналь талант иясе буларак урын алса, тамашачылар өчен аның Булаты чагыштыру өлгесе, үрнәк.

Наил Әюпов – яраткан якташ артистыбыз  Театр сәхнәсенә Наил Әюпов студент чагыннан ук

Слайд 10

Йомгаклау
Һәр

талантлы артист “йолдыз” түгел, диләр, ләкин һәр “йолдызны” артист дип тә әйтеп булмый. Наил Әюпов “Сүнгән йолдызлар”да уйнап, үзенең сүнмәс йолдыз икзнен күрсәтте.
1987 нче елда милләтенә, халыкка багышлаган тырыш хезмәте өчен Наил Әюпов Татарстанның халык артисты, 1999 нчы елда Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
70 еллык юбилее уңаеннан ул “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Наил Әюпов туры сүзле булуы, тормышта ныклы позициясе белән аерылып тора.
Наил Әюпов 2008 нче елның 18 нче июнендә якты дөньядан китеп бара.
Артистның тормышы катлаулы да, кызыклы да.


Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика