Разделы презентаций


Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел

1954— 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә — әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы шигырьләрен

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Шагыйрь Роберт Вәли

улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы

үзәгендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1942 елда әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов фашист илбасарларга каршы сугышта батырларча һәлак була), аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә— шул ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза.

Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 елШагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә

Слайд 31954— 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм

әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше

белән шөгыльләнә — әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы шигырьләрен бастыра, 1958 елда «Егерменче яз» исемле беренче шигъри җыентыгын дөньяга чыгара. 1966 елдан бирле ул, нигездә, профессиональ язучылык хезмәтендә. Роберт Әхмәтҗанов — үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте, беренче чиратта, гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә» кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык—бу темалар бигрәк тә аның «Уйна, улым!» һәм «Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.
1954— 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә

Слайд 4Роберт Әхмәтҗанның шигырь стиле хакында «күбәләкле» дип әйтәсем килә. Эчендә

күбәләк тырпылдаган сыман тоелган тере җөмләләргә юлыкканың бармы? Булса, чын

шигырьгә юлыккансың, димәк! Ә чын шигырьгә юлыгу – сүз һәм хис кадерен белгән кеше өчен асыл бәхет ул. Яшерен-батырын түгел, инде ничә буын шагыйрьләре Роберт Әхмәтҗанның сүз куәтен, сүз сөрешен тоеп, аңардан өйрәнеп, шигърият күгенә күтәрелде.
Зөлфәт, шагыйрь, 2001 ел.
Роберт Әхмәтҗанның шигырь стиле хакында «күбәләкле» дип әйтәсем килә. Эчендә күбәләк тырпылдаган сыман тоелган тере җөмләләргә юлыкканың

Слайд 5Романтика яши Роберт Әхмәтҗанов шигъриятендә. Үзеннән соң дуамалланып җилләп, давыллап

килгән. Киләчәккә кисәтү булып – ул безне тамырларыбыздан аерылмаска чакыра.

Чын шагыйрьләргә, зур шагыйрьләргә хас булганча самими бер гасабилык, каударлык белән. 














Ул туган ягының табигатен шигырьләрендә берөзлексез сурәтли. Елның дүрт фасылында да, буяуларның һәм манзараның нюансларын үзгәртә-үзгәртә… Аң­лашыла да, туган төбәк – кендек каны тамган урын, аңа мәңге көч-кодрәт биреп тора торган җир, аның дөнья моделенә беренче штрихларын сызган «Улей»:
Авылым –
Арышым,
син минем Парижым!
Үрләр аша миңа үреләсең,
солы кырларыннан карыйсың.
Карабодай тулы төклетура,
бәбәкләре зеңли ясмыкның.
Шул уйларда ничә көзгә кердем,
шул хис белән ничә яз чыктым!

Романтика яши Роберт Әхмәтҗанов шигъриятендә. Үзеннән соң дуамалланып җилләп, давыллап килгән. Киләчәккә кисәтү булып – ул безне

Слайд 7«Әгәр Роберт Әхмәтҗан, бүтән берни дә язмыйча, бары «Солдатлар» исемле

шигырен генә биргән булса да, исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калыр

иде. Юк, хикмәт Фәтхерахман Әхмәдиевның йөрәк түреннән сызылып чыккан гаҗәеп моңлы көйгә җырлануында гына түгел. Әйе, ул шигырь, музыка канатларында гына күтәрелеп, сабан тургае кебек күңелләрне җилкендерә, йөрәкләрне дулкынландыра торган шигырьләрдән түгел. Роберт Әхмәтҗановның «Солдатлар» шигыре мөстәкыйль әһәмияткә ия, ул үзе музыка кебек ниндидер тылсымлы аһәңгә ия…
Мин шигырьнең бер серен тотып алдым бугай. Менә ул: шигырь унтугыз яшьлек лейтенантларны, унсигез яшьлек солдатларны шинельләренә төренеп мәңгелек йокыга талган балалар дип атый. Һәм шул «балалар» дигәнне төрле мәгънәләр салып кабатлап бара. Менә шушы зур шигъри табыш әсәрне тылсымлы итә. Харап инде, дияр, бәлки, укучы, нәрсәсе табыш? Кабатлыйм, табыш бу! Шул балаларны, шул аналарны үлеп ярата торган олы йөрәкле шагыйрьнең генә күңеленә, башы­на һәм каләм очына килә ала торган табыш әнә шул лейтенантлар, шул солдатлар аналарына соңгы минутларына кадәр бала булып калачаклар ич!..»
Ибраһим Нуруллин, язучы, 1995 ел.
«Әгәр Роберт Әхмәтҗан, бүтән берни дә язмыйча, бары «Солдатлар» исемле шигырен генә биргән булса да, исеме әдәбиятыбыз

Слайд 8Солдатлар Фәтхерахман Әхмәдиев көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләре
Озатып вокзаллар каршында Маңгайдан үптеләр аналар Тузанлы

юллардан үттеләр Дөньяны күрмәгән балалар
Балалар керделәр утларга, Балалар сүз бирде тупларга. Күпләре, төренеп

шинельгә, Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар, Ашыгыз суына табында…» Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана, Айларны, елларны санап бар: Күңелдә һаман яшь, гел бала — Кайтмаган солдатлар, солдатлар
Ана ул йокламый, сабые Юрганын ачса да уяна. Аналар йөрәге шикелле Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле Ут яна, уйлана, талпына. Аналар хәтере шикелле Җил йөри курганнар артында

Солдатлар Фәтхерахман Әхмәдиев көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләреОзатып вокзаллар каршында Маңгайдан үптеләр аналар Тузанлы юллардан үттеләр Дөньяны күрмәгән

Слайд 9 Без, 40 нчы елгылар, барыбыз да диярлек, Роберт

Әхмәтҗан шаукымында идек. Без аны хәтта табыну объекты – шагыйранә

балбал, кумир ясарга да әзер идек. Әмма ул аңардан да баш тартты, хәтта мондый шаукымлы «түрәлек» – богемачылыктан да тартынды, күрәсең. Тумыштан бик тә тыйнак, ашыкмаган Роберт барыбер беркемгә дә охшамый торган үз богемасында калды. Мондый иҗади батырлык премияләр белән түгел, намуслы гомер, әрнүле язмыш белән аклана шул.
Айдар Хәлим, язучы.
1998 ел.
Без, 40 нчы елгылар, барыбыз да диярлек, Роберт Әхмәтҗан шаукымында идек. Без аны хәтта табыну

Слайд 10Гомерем буе син канатым булдың,
Хыял илләренә чакырдың.
Яңгыр булып тәрәзәмә чирттең,
Син

килүгә өем яктырды…
Киткән ярлар китте –
оныттылар,
Хәтерләмим мин дә күбесен…
Тик син

калдың, тик син,
и Шигъриям, –
Онытылыр ярым түгел син. Р. Әхмәтҗанов.
Гомерем буе син канатым булдың,Хыял илләренә чакырдың.Яңгыр булып тәрәзәмә чирттең,Син килүгә өем яктырды…Киткән ярлар китте –оныттылар,Хәтерләмим мин

Слайд 11Файдаланылган әдәбият.
1. http://kurshe.ru/soldatlar
2. http://adiplar.belem.ru/ahmatjan_robert.htm
3. http://protatarstan.ru/%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF-%D0%BA%D0%B0%D0%B9%D1%82%D0%B0-%D0%B0%D0%BD%D1%8B-%D0%B5%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D1%80-%D0%B1%D0%B5%D0%B7%D0%B3%D3%99/
4. Интернеттан алган фотолар.
5. Шәхси фотолар.

Файдаланылган әдәбият.1. http://kurshe.ru/soldatlar2. http://adiplar.belem.ru/ahmatjan_robert.htm3. http://protatarstan.ru/%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF-%D0%BA%D0%B0%D0%B9%D1%82%D0%B0-%D0%B0%D0%BD%D1%8B-%D0%B5%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D1%80-%D0%B1%D0%B5%D0%B7%D0%B3%D3%99/4. Интернеттан алган фотолар.5. Шәхси фотолар.

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика