Слайд 6Гади мәтрүшкә
Бу үләнне элек-электән нерв киеренкелеге вакытында тынычландыручы чара буларак
файдаланганнар, ул йоклаткыч буларак та кулланылган. Ул аппетитны яхшырта, эчәклек
эшчәнлеген көйгә сала. Мәтрүшкә ялкынсынуга каршы чара буларак та танылган. Дизенфекцияли, тир кудыра, сидек кудыра, какырык куптара, үтне кудыра.
Слайд 9Сары мәтрүшкә
Сары мәтрүшкә бик файдалы дару үләне. Ул авыртуларны баса,
кан тамырларын киңәйтә, салкын тигәнне дәвалый, ашказаны һәм эчәклектә җәрәхәт
булганда файда бирә, буыннар авыртканда хәлне җиңеләйтә, эчәклек эшчәнлегенә бик яхшы тәэсир ясый.
Слайд 12Бака яфрагы
Бака яфрагы тәндәге җәрәхәтләрне төзәтүче үсемлек булып санала. Аны
эренле җәрәхәтләргә ябып куялар Хроник гастрит һәм башка ашказаны һәм
эчәклек авырулары вакытында да бака яфрагы төнәтмәсе бик зур файда бирә.
Слайд 15Дару ромашкасы
Ялкынсынуны киметү, кан тамырларын киңәйтү, тынычландыру үзлегенә ия. Тир
бүлеп чыгаруга, үт кудыруга ярдәм итә. Аппетитны яхшырта, ашказаны- эчәклек
авырулары вакытында ярдәм итә. Тамакка салкын тигәндә, ромашка төнәтмәсе белән чайкату – нәтиҗәле чара булып тора