НУРЛАТЫМ,
син кече Ватаным!
Биредә минем тамырлар,
Биредә минем йортым!
Нурлат монументы 2004 елда Шәһәр көненә урнаштырыла. Нурлы ат дигәнне аңлата. Ат туган шәһәремнең символы булып тора, шәһәр гербында һәм флагында да сурәтләнгән. Бу биредә республика ат үрчетү үзәгенең урнашуы белән бәйле. Күп кенә кыйммәтле чабышкылар бөтенроссия һәм халыкара ярышларда ышанычлы рәвештә җиңеп киләләр.
Нурлат монументы
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекс. Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдән фронтка 12 меңнән артык кеше киткән, шуларның яртысы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Мемориаль корылма 1965 елда төзелә башлый. 1966 елда солдат сыны куела һәм Мәңгелек ут касәсе корыла. 2010 елда мемориал яңартыла.
Ватанны Саклаучылар Һәйкәле
Хәтер һәм Дан аллеясы
Тынычлык ул –
минем өстәмә бер
Гомерем һәм өмет, шатлыгым.
Туган илнең икмәк һәм тозы ул,
Бәхете ул дөнья халкының.
Аның өчен барлык көчем биреп
Көрәшмәсәм бүген әгәр дә,
Мин үземне әйтә алмас идем
Хаклымын дип җирдә яшәргә...
"Нурлат балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе музыка, сәнгать һәм хореография өлкәсендә балаларга сәнгати-эстетик юнәлештә белем бирә
М.Хуҗин исемендәге шәһәр спорт комплексында теннис, волейбол, гимнастика, йөзү, милли көрәш белән шөгыльләнергә була. Биредә яңартылган тренажер залы эшли, ул көнгә 200 дән артык кешене кабул итә. Көн саен йөзү бассейнына 120 гә якын кеше йөри. Алар белән тәҗрибәле тренерлар шөгыльләнә.
Хезмәттә чыныккан
һәр милләт кешесе
Үзара дус тату бу якта.
Мул тормыш нигезе –
Иминлек, тынычлык,
Мең шөкер, әлегә, НУРЛАТТА. Иманлы нур иңгән,
И Нурлат, нурлы як.
Син безгә кадерле
Һәм изге туган як!
Хәзрәт Заһид мәчете 1988 елда төзелгән. Бу мәчет - Татарстанда, совет власте елларында төзелгән беренче мәчетләрнең берсе.
Татарның мәркәзе
Казанның үзеннән
Торасың син ерак, и НУРЛАТ!
Тик халкың үз илен,
Үз телен, үз динен
Яши бит монда да бик зурлап.
Иманлы нур иңгән,
И Нурлат, нурлы як.
Син безгә кадерле
Һәм изге туган як!
"Спорт" паркы
«Үзәк» паркыннан
күренешләр
Нурлатлыларны шәһәр «Үзәк» паркы биредә ял итү мөмкинлеге белән генә түгел, ә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылуы белән дә җәлеп итә.
Нурлат элеваторы 1928 елда ачыла. Предприятие дәүләт интервенция фонды ашлыгын саклау өчен сайлап алынган сакчы предприятиеләр исемлегенә кертелгән.
Нурлат элеваторы
Районның төп табигый байлыгы - район икътисады өчен хәлиткеч әһәмияткә ия нефть. Шуңа күрә сәнәгатьнең мөһим тармаклары - нефть чыгару һәм эшкәртү.
Синнән илһам алып,
Әйтәм җырга салып,
Рәхмәтләрнең иң олы хисен.
Туган җирем НУРЛАТ,
Эшчән халкың зурлап,
Килә синдә җырлап яшисе.
Кара алтын иле,
Уңдырышлы җирең,
Ак шикәрең
татлы бал гына.
Халкың эшчән, уңган,
Җырлап яши торган,
Моңнарыңны көйгә сал гына.
Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:
Email: Нажмите что бы посмотреть