Слайд 1Проектның темасы:
Муса Җәлил эзләре буйлап
Яр Чаллы шәһәренә сәяхәт.
Слайд 2Проектны эшләделәр:
50 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары :
Мөбәрәкҗанова
Л.Р.
Низамиева Л.М.
Шаһиева Ә.Ә.
Ибраһимова З.Р.
Яр Чаллы, 2013 нче ел
Слайд 3Проектның максаты:
Шәһәребезнең истәлекле урыннарына сәяхәт аша
Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнү.
Слайд 4Бурычлар:
Безнең төбәк тарихына, шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына карата балаларда
кызыксыну уяту, мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Шагыйрь иҗаты буенча укучыларда танып-белү эшчәнлеген
камилләштерү.
Сәяхәт аша шагыйрьнең тормыш юлын күзаллауларын формалаштыру.
Слайд 5Проектның концепциясе:
Уку эшчәнлеген формалаштыру:
Проект эшчәнлеге аша дәрестән тыш чараларда уку
эшчәнлеген формалаштыру.
Кызыксындырган сорауларга җавап таба белү, анализлау, мәгълүматны туплау һәм
аны куллану.
Куелган сорауларга җавап бирә белү, планлаштыру, төрле фикер-юнәлешләрен исәпкә алып, хезмәттәшлек итүгә омтылу.
Слайд 6Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Уку эшчәнлегенә шәхси якын килү.
Шагыйрь иҗаты буенча өстәмә мәгълүмат
алу, туплау; үз туган төбәгебезнең истәлекле урыннарына игътибарлы булу.
Әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә,
мәдәниятебезгә багышлап үткәрелгән сәяхәт аша культуралы шәхес була алу.
Слайд 7Регулятив уку эшчәнлеге:
План буенча үз эшчәнлегеңне оештыра белү.
Бирелгән рәсем -
иллюстрацияләр ярдәмендә материалны күз алдына китереп, үз фикереңне әйтә белү.
Слайд 8Танып-белү эшчәнлеген формалаштыру:
Муса Җәлил исеме белән бәйле истәлекле урыннарны эзләү,
барлау.
Куелган бурычларны үтәгәндә, инициатива күрсәтү.
Слайд 9Коммуникатив уку эшчәнлеге:
Куелган бурычларны чишкәндә, укытучы - укучыларның үзара хезмәттәшлек
итә белүе.
Һәр катнашучының үз фикерен тыңлый белүләре аша диалогик сөйләмгә
керү.
Күмәк фикер алышуда катнашу.
Сәяхәткә бәйле мәгълүматны күзәтеп,телдән үз фикереңне оештырып, башкаларга җиткерә алу.
Слайд 10Шәхси универсаль уку эшчәнлеген формалаштыру:
Күзәтү вакытында эмоциональ кичерешләрне белдерү.
Башкаларның кичерешләрен
аңлый белү.
Слайд 11Проектны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр:
Балалар шагыйребез иҗаты буенча тулырак белем
алуга ирешәләр.
Туган төбәгебезнең истәлекле урыннары турында төгәл мәгълүматлар алалар.
Күргән материал
аша үз фикерләрен формалаштыра һәм башкаларның фикерләрен аңлый алуга ирешәләр.
Телдән үз фикерләрен оештыра белергә өйрәнәләр.
Слайд 12Янып калсын гомрең маяк булып
Муса Җәлил... Шагыйрь... Советлар Союзы Герое...
Ленин премиясе лауреаты...
Бу легендар исемне миллионнар белә.
Муса Җәлил
диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр.
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый.
Слайд 14Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа
Шагыйрьнең
әтисе
Мостафа ага
һәм әнисе
Рәхимә апа
Слайд 17Мусаның уку еллары
Муса 6 яшеннән
авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә
дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.
Бөек Ватан сугышы
башлану белән, ул үзен
фронтка җибәрүләрен
сорый.
алга 1
алга 2
Слайд 21Сугыш еллары
1941 елның июль аенда М.
Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой
кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында,
аларның часте чолганышта калып,
М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.
Слайд 24 Җәлил яшерен оешмага 1943 нче елның башларыннан ук
кушыла, фашизмга каршы төрле юллар белән эш алып бара, “Идел-Урал”
комитетында эшли. Яшерен оешма әсирләрнең кораллы востаниесен
әзерли, ләкин аны гестапо белә, һәм җәлилчеләр восстаниегә берничә көн
кала кулга алыналар.
Слайд 25Исемнәре кайтты илгә җыр булып.
Тегель төрмәсе
1943 елның җәе
Шпандау төрмәсе
1944
ел, соңгы көннәр
Плетцензе төрмәсе
Җәзалау урыны
Җәлилчеләр палач
алдында баш имәгән, горур булып калган. Хәтта үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе буенча, башларын югары күтәреп, ниндидер татар җырын җырлап барганнар. Бу “азиатлар” ның батырлыгына палачлар да таң калган.
Җәлилчеләр 1944 елның 25 августында 12
сәг. 06 мин. тан
12 сәг. 36 мин. ка кадәр Берлиндагы Плетцензе төрмәсендә
гильотинада җәзалап үтереләләр.
Изге уйлар, таудай теләкләр күп,
Сулыйсы иде Ватан һавасын!
Дәвам итеп мәңге, кылганнарыбыз
Бер матур җыр булып яңгырасын!
Слайд 28Беренче дәфтәрдә 60 шигырь,
икенче дәфтәрдә 50 шигырь тупланган.
алга
артка
Слайд 29
Муса Җәлилгә 1956 нчы елны Советлар Союзы Герое исеме бирелә
Җәлил – шигырьләрдә, сәхнә әсәрләрендә,
картиналарда... Шагыйрь сурәтеннән ниндидер
тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш
безне һәрчак үзенә дәшә. Намуслы яшәргә,
бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска
чакыра.
Слайд 31Җәлил эзләре буйлап Чаллы шәһәренә сәяхәт
Слайд 32Муса Җәлил проспекты
Муса Җәлил исемендәге китапханә
Шагыйрьнең һәйкәле
Муса Җәлил исеме белән
бәйле чаралар
Муса Җәлил
Слайд 331979 нче елда Яр Чаллы шәһәрендә яңа проспект төзү башлана...
Слайд 34Ул проспектка 1984 нче елда Муса Җәлил исеме бирелә.
Слайд 35Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе.
Китапханә 1976 нчы елның
гыйнварында ачыла.
Китапханә ГЭС бистәсендә урнашкан.
Китапханәдә балалар өчен аерым бүлек эшли,
анда 14 яшькә кадәр балалар йөри.
Слайд 36Китапханәдә балалар өчен бик күп әдәби чаралар, конкурслар, танылган кешеләр
белән очрашулар, экскурсияләр үткәрелә.
Слайд 38Һәйкәл турында...
Җиңүнең 40 еллыгына 1985 нче елда ачыла.
Үзәк урам белән
Универсам тукталышлары арасында урнашкан.
Һәйкәл таш плитәдән ясалган һәм Берлин төрмәсенең
символы (тормышның мәңгелек булуын күрсәтә), ә Муса Җәлилнең бюсты кызыл граниттан эшләнгән.
Слайд 39Һәйкәлнең скульпторы –Лидия Зимина
Лидия Зимина 1933 нче елда Чиләбе
өлкәсе Златоуст шәһәрендә туа.
1974 нче елда Чаллыга килә, 30 елдан
артык шәһәребездә иҗат итә.
Сарман, Мөслим, Минзәлә, Балтач, Яр Чаллы шәһәрләрендә күп кенә һәйкәлләрен күрергә була.
Слайд 40Ул үзе дә һәйкәлгә чәчәкләр салырга килә. Һәм үзенең бу
скульптура әсәре турында бик горурланып сөйли.
Слайд 41Һәйкәлнең архитекторы – Георгий Иванов
1946 нчы елда Казанда туа.
1971
нче елда Чаллы шәһәренә килә.
КамАЗда баш архитектор булып эшли.
Энергетик мәдәният
сарае, Татарстан кунакханәсе, “Иске шәһәр” мемориаль зонасын эшләүдә үз өлешен кертә.
Слайд 42Һәр елның 15 нче февралендә һәйкәл янында
Муса Җәлилне искә
алу кичәсе үткәрелә.
Укучылар, танылган язучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар, ә җырчылар
аның сүзләренә язылган җырларны башкаралар. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы була.
Слайд 43Һәр елның февраль аенда Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил призына
татар – башкорт көрәше турниры уздырыла. Анда Республикабыз һәм Россиянең
күп кенә төбәкләреннән 500 гә якын спортчы катнаша.
Белемеңне тикшер
Тест №1
Тест №2
Тест №3
Тест төзү өчен сораулар
артка
Слайд 45
М.Җәлил кайчан туган?
1886 елның 26 апрелендә
1906 елның 15 февралендә
1902
елның 23 февралендә
Дөрес түгел
1 сорау
2 сорау
3 сорау
4 сорау
5 сорау
Слайд 47М.Җәлил кайда туган?
Оренбург өлкәсе Мостафа авылы
Казан шәһәре
Арча районы Кушлавыч авылы
Слайд 48Чаллыда Муса Җәлилнең һәйкәле кайчан төзелгән?
Слайд 49Муса Җәлил һәйкәленең скульпторы?
Бакый Урманче
Илдар Ханов
Лидия Зимина
Слайд 50Муса Җәлил исемендәге китапханә кайда урнашкан?
ЗЯБ бистәсендә
ГЭС бистәсендә
Яңа шәһәрдә
Слайд 52Кулланылган әдәбият
http://km.edu.tatar.ru/
http://belem.ru
http://www.tatknigafund.ru
www.tatar.com.
www.kitap.net.ru
www.tatartele.ru
www.kitapxane.ru
www.tatarica.narod.ru
Энциклопедия города Набережные Челны - Казань: Издательство «Идел-Пресс»,2007
Җәлил М.
Әсәрләр. – Казан: Мәгариф,2004. – 271 б.
Җәлил М. Сайланма
әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан “Хәтер” нәшритяы (ТаРИХ), 2004.- 575 б.