авыл.Ул- Казан ханлыгы чорыннан ук булуы билгеле борынгы торакт пункт.
Авыл картлары Татар Бизнәсе турында нәрсәләр сөйлиләр?Мәрхүм Мәхмутов Кадир бабай истәлекләре: “Бизнә” дигән сүз ул, урысларның “төпсез” дигәне.Монад кешеләр килеп утырганда елга буенда күп сулы күлләр дә булган. Бу күллүр бик тирән, төпсез кебек булганнар. Шуннан чыгып урыслар “Без дна” – төпсез дигәннәр һәм шуннан Бездна- Бизнә атамасы калган. Монда татарлар белән урыслар да килгән. Килеп урнашучылар 7 кеше булган . Берсеме,икесеме урыслар милләтеннән диләр. Берсенең аты Утес булган. Ул Ламат ягыннан килгән.
Кадир бабай истәлегеннән чыгып хөкем итсәк, авыл атамасы гидронимга мөнәсәбәтле туган. Әмма, болгар дәүләтенең көнбатыш чиге буенда барлыкка килгән бу торак пунктлар саф төрки халыклар тарафыннан түгел, ә төркиләргә якын торган чувашлар һәм фин-угор төркеменә кергән этник төркем- мордвалар тарафыннан төзелә башлау ихтималын алдарак та искә алган идек.
Димәк, авыл атамасын гидронимга бәйләп карасак та урыс теле аша түгел, ә мордва телендәге “ пезнака”-”баткаклык, сазлык” төшенчәсе аша бирелгән булуына күбрәк ошанасы килә.
Кадир бабай әткәнчә, бу авылның җир билшмәләре күп булганга күрә, авыл тиз үскәнАвыл кресьяннары, монда җирләр бик үк уңдырышлы, туфраклы булмаса да, иген игеп, киң болыннарда терлек асрак, алар белән сату итеп тернәкләнеп киткәннәр. Авыл байлары берничә мәчет салдырган, тегермәннәр төзеткән, биш почмаклы өйләр барлыкка килә башлаган.
Авылым тарихы.