Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күршедәге Олы Салтык авылында җидееллык, аннары Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Газиның туган авылында) унъеллык мәктәптә укый. Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен урнаштыра.
Шуны ук Т.Миңнуллин драматургиясендә дә күзәтергә мөмкин. Гади һәм
гадәти көндәлек хәлләрне, еш кына бер гаилә эчендә булып узган
вакыйгаларны сурәтләү аша автор тормыш итүнең иң әүвәл мораль-этик
планда катлаулы булуын, хәзерге кеше яшәеше һәм рухының никадәр
киеренке һәм каршылыклы икәнен чагылдыра. Югарыда әйтелгән
драмаларында Т.Миңнуллин замандашларның рухи дөньясына шактый
тирән үтеп керә.
Т.Миңнуллин пьесаларында сюжет артык катлаулы булмый. Композицион төзелеш ягыннан алар бик төгәл эшләнә, һәр персонаж, күренеш, деталь, алым төп фикерне ачуга, тамашачы тарафыннан кызыксыныбрак кабул итүгә булыша. Драматизмның һәм комизмның үзәнчелекле аралашып, «берләшеп» китүе әсәрләрнең тормышчанлыгын арттыра. Эчке кичерешләргә, төшенкелеккә алмашка еш кына күңел күтәренкелеге килә, кайгы һәм көлке аралаша, фаҗига янәшәсендә үк мәзәк туа.
...Татар егете Илгизәр белән рус
кызы Вера арасындагы гөнаһсыз
яратышу хисе гаилә кору белән
тәмамлана. Ләкин ул тотрыксыз
булып чыга. Яшьләрнең үзләренә дә,
бигрәк тә аларның әти-әниләренә,
хәтта авылдашларына да шатлык
урынына борчулар һәм кайгы-хәсрәт
алып килә.
Ата-ана сүзенә колак салу юк, алар
алдында үзеңне бурычлы санау
юк... Иң аянычы шунда, заман
агышы гасырлар дәвамында
формалашып килгән, халык гореф-
гадәтләренең нигезен тәшкил иткән
кагыйдәләрне боза. Ә бит шуларның
күбесе милләтне милләт итеп саклап
тора.
Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:
Email: Нажмите что бы посмотреть