белем учреждениесе
“52нче номерлы гимназия”
ЙОЛДЫЗЛАРНЫҢ
ЙОЛДЫЗЫИЛҺАМ ШАКИРОВ
Презентацияне башкаручы:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Рушания Рәгыйп кызы
Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:
…Илһам абыйның үзенә генә хас моңы, әйтеме, үз-үзен тотышы бар.
Аны кабатларга кирәкми, аңа сокланырга, аннан өйрәнергә кирәк.
Без барыбыз да онытылырбыз, Илһам абый барыбер калачак.
Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА, Татарстанның халык артисткасы:
…Җир йөзенә җибәрелгән илаһи зат- ул Илһам абый. Ул үзенең җырлары белән бик күп кешеләрдә яхшылык, иман, тәүфыйк тәрбияләде. Аның җыры белән яшәргә, дөньяны күрергә өйрәнделәр.
Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты, танылган баянчы:
…Миңа аның белән гастролләрдә сәхнәдәш булырга туры килде.
Ә бит аларның һәрберсендә Илһам ага үзе булып кала белде. Бөек сәнгатькә, халкыбыз моңына хыянәт итмәде. Һәрбер җырын зур профессиональ осталык, халыкның бәгыренә үтеп керердәй итеп башкарды.
Тарихчы, археолог, академик, язучы Равил Фәхретдинов
«Минем дөнья күргән тәүге китабым җыр сәнгатенә багышланды.
Тарихка, шул тарихтан килгән илаһи моңга, борынгы гүзәл җырларыбызга карата мәхәббәт мине Илһам Шакиров турында , халкыбыз күңеленең көзгесе, милләтебезнең җәүһәрләре, зөбәрҗәтләре булган җырлар хакында китап язарга этәрде “
,,Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең йолдызларыбыз бар. Ә Илһам алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның йолдызы.
Ул гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы”
. Зилә СӨНГАТУЛЛИНА,
РФнең һәм ТРның халык артисткасы:
..Ә аның сәхнәдәге “визит карточкасы”-, әлбәттә ки, “Иске карурман” җыры. Ни хикмәт, бүгенгә кадәр бу җырны аның дәрәҗәсендә башкарган җырчы юк әле.
Ул үзе исән чагында ук бу җыры белән үзенә һәйкәл салды.
Разил ВӘЛИЕВ, татар язучысы, шагыйрь:
Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:
Email: Нажмите что бы посмотреть