Слайд 1
Кояшлы көн телик һәр кешегә
Һәм иминлек телик җиребезгә.
Хәерле көн телик
барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.
Кояшлы көн телик һәр кешегә
Һәм иминлек телик
җиребезгә.
Хәерле көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.
Слайд 2ФЭН-ЭН-ПИК структурасы буенча һәр төркем дә карточкадагы сорауларга җавап
бирә.
Слайд 4 Бирелгән фигыльләрне киләчәк заманга куегыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.
Сизмисез, иссен, тузсын, килсен,оча, алмасын,өши,үлми,калса,була, очрый,калса,яратыгыз,сөеп,юатыгыз.
Слайд 5
“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!” Кешеләрне һәрвакыт матур
эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!
Слайд 6 ДӘРЕС ТЕМАСЫ
Киләчәк заман хикәя
фигыль һәм аның
мәгънәләре.
Слайд 7Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләм вакытыннан соңрак булачак яки булмаячак
эш-хәлне белдерә.
Ике төре бар:
1.билгеле киләчәк заман
2.билгесез киләчәк заман
Слайд 8Билгеле киләчәк заман сөйләп торган вакыттан соң буласы эшләрнең һичшиксез
үтәләчәген белдерә.Ул тамыр,ясалма яки кушма нигезгә тартыктан соң -ачак,
-әчәк,сузыктан соң
–ячак,-ячәк кушымчалары ялгана,нишләячәк?соравына җавап бирә.
Барачакмын, киенмәячәк.
Слайд 9Билгесез киләчәк заман сөйләм вакытыннан соң буласы эшләрнең үтәлешен ихтималлык
төсмере белән белдерә.Ул нигезгә соң сузыктан соң –р,тартыклардан соң –ыр,-ер,-ар,-әр,
-яр
кушымчалары ялгана, нишләр? соравына җавап бирә.
Барырмын, киенмәс.
Слайд 101.Фигыль саңгырау тартыкка бетсә,киләчәк заман кушымчасы алдында яңгырау пары белән
алышына:бөгәчәк.
2.[ й ] авазына һәм сузык авазларга беткән фигыльләргә -ячак,-ячәк
кушымчасы ялгана:күбәячәк, җырлаячак.
Слайд 11Юклык төре –мас,-мәс кушымчасы белән ясала: укы-укымас,алыр-алмас.
Юклык төре була:бармам,бармабыз.1 зат
б.с яки к.с [с ]төшеп кала.
-ар,-әр,-ыр,-ер ялганганда:
1.1 иҗекледә -р,-рт,-лт,-йт бетсә,-ыр,-ер
ялгана: керер,илтер.
2.Бердән артык иҗектә -ыр,-ер ялгана:
суытыр,пешерер.
3.Калган очракта –ар,-әр ялгана:сынар,
туяр,пешәр.
4. [ л] тәмамланса, -ыр,-ер, кайберләренә
-ар,-әр ялгана:алыр,килер,эләр,көләр.
Слайд 22 Кушымчалар куярга, мәгънәсен аңлатырга.
Тиздән әниләр көне җит...
. Бу көнне без кадерле кешеләребезгә котлау открыткалары бир...без. Әниләребез
бик шат бул... . Алар белән бергә без дә сөен...без.
Слайд 23 Китапта бирелгән күнегүләрне эшлик.
(104 нче КҮНЕГҮ)
Слайд 25 -Нәрсә белә идем?
-Нәрсә белдем?
-Нәрсә белергә телим?
күнегү (язмача эшләргә).
2.Киләчәк заман хикәя фигыльләр белән 4 җөмлә
язарга, мәгънәләрен аңлатырга.
3. “Изгелек эшләү” темасына хикәя язарга.
Слайд 27Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.