Разделы презентаций


Вахит Имамов и?аты

Содержание

Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән. Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе.

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1 ВАХИТ ИМАМОВ – ФИДАКАРЬ ЯЗУЧЫ

ВАХИТ ИМАМОВ – ФИДАКАРЬ ЯЗУЧЫ

Слайд 2Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу

– үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән. Вахит Имамов –

әнә шундый сирәкләрнең берсе.
Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә

Слайд 3Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына

сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә

Слайд 4Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып

эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Икесе дә

тырыш, максатчан кешеләр булалар.
Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт

Слайд 5Вахитның иҗат эшчәнлеге кече яшьтән үк башлана. 5 яшендә хәреф

таный, әкиятләр яза. Сыйныф җитәкчесе Бәһиҗә апасына атап өч куплетлы

шигырь яза ул. Сыйныф җитәкчесененең Вахит шигырь укыганда, күзләреннән яшьләре тама, аңа кушылып кызлар елыйлар. Бик нык тәэсир итә торган шигырь була бу. Шигырьдән өзек: Беренче дәресләр, беренче хәрефләр Никадәр якын ул кешегә! Беренче дәресне бирүче Мәңгегә кала ул күңелдә...
Вахитның иҗат эшчәнлеге кече яшьтән үк башлана. 5 яшендә хәреф таный, әкиятләр яза. Сыйныф җитәкчесе Бәһиҗә апасына

Слайд 6Вахит Имамов Байсар урта мәктәбенең 100 еллык юбилеенда укытучылар белән.

Вахит Имамов Байсар урта мәктәбенең 100 еллык юбилеенда укытучылар белән.

Слайд 7



Вахит Имамов1971 елда туган авылында урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә

генә тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы

(токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.
Вахит Имамов1971 елда туган авылында урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү

Слайд 81975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе

район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.


1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең

Слайд 91978 елда авылдашы Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979

елда уллары Альмир туа. Берничә елдан кызлары – Айгөл.

1978 елда авылдашы Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979 елда уллары Альмир туа. Берничә елдан кызлары

Слайд 10 1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә.

Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»ның

пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара.
1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике

Слайд 11Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый.

Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик

язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла.
Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик

Слайд 121988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль

китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке»,

«Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, аларны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә. .
1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике

Слайд 13 1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк

җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир,

тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә.  
1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә

Слайд 14Тарих диңгезендә йөзүче.
Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы

әсәрләр язу остасы буларак таныла. Әмма, без укып күнеккән гади

тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итә ул.


Тарих диңгезендә йөзүче.   Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак таныла. Әмма,

Слайд 151982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда

сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм

1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVIII йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын

Слайд 16Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да

борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус

җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен язучы 2014 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында,

Слайд 17 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли. 2002

елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы

исем бирелә. В.Имамов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли. 2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан

Слайд 18 БАСЫЛГАН КИТАПЛАРЫ (татар телендә) Ир канаты: повесть, хикәяләр. – Казан:

Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д. Нәзер:

повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 15000 д. Әфган «кызалаклары»: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 10000 д. Татарларның Ватан сугышы: ХVI–ХVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар / соавт. Р.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 80 б. – 170000 д. Сәет батыр: тарихи роман, тарихи очерк. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 512 б. – 90000 д. Могикан: повестьлар, тарихи очерк. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2001. – 192 б. – 2000 д. Утлы дала: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 432 б. – 3000 д. Татар яугирләре: тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б. – 2000 д. Тозлы яра: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 5000 д. Япун татары: роман. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2004. – 152 б. – 5000 д. Казан дастаны: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 240 б. – 5000 д.
БАСЫЛГАН КИТАПЛАРЫ (татар телендә)  Ир канаты: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. –

Слайд 19 Басылган китаплары (рус телендә) Афганские «тюльпаны»: очерки / пер. с татар.

– Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 240 с. –

10000 экз. Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 180000 экз. Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – 2-ое издание. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 220000 экз. Казанская крепость: исторический роман / пер. с татар. Б.Хамидуллина. – Ижевск: ГУП УР Ижевская республиканская типогр., 2005. – 240 с. – 5000 экз.
Басылган китаплары (рус телендә)  Афганские «тюльпаны»: очерки / пер. с татар. – Казань: Татар.

Слайд 20Тормыш мизгелләре

Тормыш мизгелләре

Слайд 21Күңелле вакытлар

Күңелле вакытлар

Слайд 23:      Кулланылган әдәбият 1. Гаилә архивы фотолары. 2. http://www.business-gazeta.ru/article/105501 3. http://www.gabdullatukay.ru/index 4. Рәис Даутов. Балачак

әдипләре: биографик белешмәлек. – Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2004. 5. Рәшит Бәшәр.

Кыйбласы – хакыйкать. "Мәйдан" № 6, 2002 ел. 6. Факил САФИН. Киң колачлы язучы. "Мәйдан" № 6, 2002 ел. 7. Фаяз ХУҖИН, тарих фәннәре докторы,  Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә. "Мәйдан" № 6, 2002 ел.
:      Кулланылган әдәбият 1. Гаилә архивы фотолары. 2. http://www.business-gazeta.ru/article/105501 3. http://www.gabdullatukay.ru/index 4. Рәис Даутов. Балачак

Слайд 24Рәхмәт!
.

Рәхмәт!.

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика