Слайд 1…Чәчәклем минем Чәчәклем,
Күгеңдә ак күгәрчен…
Слайд 3Чәчәклем
...Тау битләре чәчкә-чәчкә ,урамнары яшел чирәм.
Сандугачлар җырын тыңлап ,авылыма кайтып
киләм.
Чәчәклем ,минем Чәчәклем ,күгеңдә ак күгәрчен.
Туган яктан читтә йөреп,кемнәр
рәхәт күргән соң?
Язлар җитсә шомырт-чия ,ак күлмәктән киенә.
Сандугачлар да кушыла,аккан чишмә көенә.
Җәйрәп аккан болыннарга,кичләрен чыксаң әгәр-
Ай нуры,йолдыз яңгыры-иркәләр таңга кадәр.
Көзен киткән торналар да,кайта үз оясына.
Туган туфракның җылысын-кышын да тоям сыман…
Тәлгат Җамалетдинов.
Слайд 4Туган авылым Чәчәкле
...Туган авылдан да якын,матур газиз урын бар микән
дөньяда?
…Чәчәклем… …Сабый чаклардан ялан тәпи йөгереп йөргән яшел чирәмле урамнар,су чәчрәтеп ,колачлап йөзгән «Аю»,»Ногман»,»Куак» күлләре,мәмрәп пешкән җиләкле «Балыкчы», «Крамор», «Кырыктармак» чокырлары,миләше-чикләвеге белән куандырган «пачул» буйлары… Ап-ак карда пар эз калдырып чаңгы шуган «Кызыл тау», «Кәнүшни» таулары… Иксез-чиксез булып күренгән иген кырлары ,капка төбендә бәбкә саклап утырган әби-оныклар, иртәнге чык белән чабып алынган яшел печән өстендә янтаеп кына үз алдына көйләп кайтучы бабайлар,ашыга-ашыга эшкә ашыгучы әти-әниләр,авылның һәр почмагын биш бармагы кебек белгән балалар… Якын,бик якын безгә авылыбыз- һәр авылдашыбыз, күкрәп үскән һәр куак, хәтта әрнетеп чаккан кычытканы да…
Слайд 5 Авылыбыз тарихы
Безнең авылның исеме Чәчәкле, авылыбызның берничә атамасы бар
: Яңа авыл, Яңа Рәҗәп дип тә атап йөртәләр.
Авылыбызның беренче исеме “Чәчәкле” булган.Безнең авылга нигез салучылар “Иске Рәҗәп” авылыннан булган диләр.Көмеш сулы елга яны шау чәчәктә булган . Бабайларыбыз бу урынны бик охшатканнар :“Чәчәклек” , “Чәчәклек”дип сокланганнар.Шуннан “Чәчәкле” булып киткән. Соңрак авылларны язып йөрүче кешеләр күрше авыл “Иске Рәҗәп “булгач-бусы “Яңа Рәҗәп “ булыр дип авыл исемен үзгәртеп язганнар . Бик күп еллар узгач авылыбызның исеме яңадан“Чәчәкле” дип үзгәртелде. Олыларның сөйләүләренә караганда,иң беренче булып Рәҗәп бабай һәм аның Апуш исемле улы нигез кора,аннан Апушның улы Солтый, Солтый улы Әптерәш бүре һәм алар янына хәзерге Тәтеш районы(элекке Тархан районы) Әтрәс авылыннан Әбәзи исемле кеше үзенең гаиләсе белән килеп урнаша-авыл барлыкка килә. Авыл урынында 17 гасырда (1700 еллар) чыккан акчалар табыла. Шушы акчаларга карап Чәчәкле авылы 17 гасырда барлыкка килгән дип авыл олылары сөйләп калдыра. Күп еллар авылыбызда тарих укыткан укытучы Хәмзә абый Зиатдинов мәктәп укучылары белән авыл тарихы турында эзләнүләр алып бара. Алар да шундый истәлекләр язып калдыралар.
Слайд 6Авыл халкы игенчелек,терлекчелек белән шөгылләнгән. Авылның көньяк-көнчыгыш ягында,ягъни Җиләкле елгасының
аръягында Кузнечиха алпавыты Донцов җирләре ,төньяк-көнбатышта Рождественный авылы Сембер губернасы
алпавытлары,агалы-энеле Василий һәм Петр җирләре була. 1836 елда халык саны алу вакытында (әби патша вакыты) авылыбыз Яңа Рәҗәп булып языла.1924 елларда Яңа Рәҗәп авылыннан “Әхмәт”һәм “Йолдыз” поселоклары аерылып чыга.1929 елларда колхозлашу чорлары башлана һәм “Кызыл чәчәк” артеле оеша. Бу елларда “Татар городогы” авылы безнең авылдан аерылып ,аерым авыл була. Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында күп кенә авылдашларыбыз катнаша,зур батырлыклар күрсәтәләр.Күбесе сугыш кырларында ятып кала.Бөек Ватан сугышыннан соң авылда ике колхоз оеша: “Кызыл чәчәк” һәм “Кызыл Йолдыз”,соңыннан “Кызыл Йолдыз” колхозы гына булып кала. Ирек,Йолдыз,Әхмәт авыллары да бу колхозга кушыла.1965-1978 елларда авыл нык үзгәрә: 8-еллык мәктәп,медпункт,клуб,балалар бакчасы,кибетләр,китапханә ,почта-барсы да авыл халкына хезмәт күрсәтә. 1980 елда ике катлы 10-еллык мәктәп төзелә, 1984 елда яңа мәдәният йорты ачыла. Авылда йортларга су кертелә,2002 елда зәңгәр ягулык-газ үткәрелә,2013елда юлларга таш җәелә,үзәк урамга асфальт түшәлә. Авыл яши,заманалар үзгәрсә дә яшәсен авылыбыз. ...Безнең авыл...
Слайд 7табигате
Авылымның гүзәл
табигате
Слайд 10...Нурлы иртә,иртән тын һава ..
.Яфраклардан энҗе чык тама...
Слайд 16...Җәй көнендә кошлар сайрый,
Сагындыра
шулары...
Слайд 42Чәчәкле авылында яшәүче Хәмидуллин Илдус Садыйк улы шәхси хуҗалыгы
Хуҗалыкта хәзерге көндә 14 баш эре мөгезле терлек
бар, шуларның 6 башы савым сыер. Уртача елына 350 ц. сөт җитештерәләр, шуның 300 ц. сатыла, калганын хужалыгында куллана. Илдус буш вакытларында агачтан урындыклар, тәрәзә рамнары, тәрәзә йөзлекләре, өстәлләр ясый.
Слайд 43Шәхси эшмәкәр Галиуллина Руфия Хабулла кызы.
2007 елдан бирле агач эшкәртү
белән шөгельләнә. 2 пилорамы, агач киптерү цехы, агач эшкәртү,
җиһаз ясау җайланмалары бар. 6 кешегә эш урыны булдырды.
Слайд 44Фәисханов Рәмис Рәхимҗан улының крестьян фермер хуҗалыгы
Иген игү һәм терлек асрау белән шөгельләнә. Хуҗалыкның 355 гектар җире, ашлык амбары, Т- 150, МТЗ-80 тракторлары, КСК һәм Дон комбаеннары бар. 20 баш эре мөгезле мал- туар асрыйлар, шуларның 12се савым сыер. 80 баш каз, 50 баш үрдәк,100дән артык тавык үстерәләр. 4 кешегә эш урыны булдырды
Слайд 45Кыямов Мәсхүт Мирсәет улы.
Мәсхүт абый агачтан төрле
җиһазлар һәм йорт бизәкләре ясый. Үзенең пилорамасы бар
Слайд 46Галеев Рәүф Хәсәп улының кул хезмәтләре.
85яшен тутырган Рәүф абый тик
торырга яратмый. Табигать күренешләрен агачка һәм киндергә төшерә
Слайд 47Минхәсәпова Фәнисә Фирдүс кызының хезмәт җимешләре.
Фәнисә ханым, ире белән
берлектә, хуҗалыкларында 8 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шуларның 4се
савым сыер, 30дан артык каз,25 баш үрдәк һәм 100дән артык тавык үстерәләр. Буш вакытында чигү, бәйләү һәм башка кул эшләре белән шөгельләнә
Слайд 48Хафизова Наилә Салих кызының иҗат эшләре: чигү, бәйләү һәм башка
кул эшләре белән шөгыльләнә
Слайд 49Абуллова Зөмәрә апа -1966 елда узган Татарстан өлкә XXIX комсомол
конференциясе делегаты
Слайд 56
…Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым…
Слайд 105
Чәчәклем ,
минем Чәчәклем!
Күгеңдә ак күгәрчен.
Сагына-сагына читтэ яшәп
Кемнәр бәхет күргән соң?!