Слайд 3
Сельское поселение
Новобалтачевский сельсовет
Ушли на фронт – 1344 человек
Не вернулись с
войны – 601 человек
Вернулись с победой – 743 человека
Слайд 5ПАМЯТНИК В СЕЛЕ НОВО-БАЛТАЧЕВО
Установлен в 1970 году
Слайд 7Парк Победы в селе Новобалтачево был заложен в мае 1985
года. В этот день были посажены голубые ели, а в
последующие годы березки. В парке были установлены плиты с именами ветеранов Великой Отечественной войны, которые не вернулись с войны. В мае 2012 года была установлена стела с орденом «Отечественной войны» и записью 1041-1945. Был установлен памятник – пушка, посвященный всем ветеранам Новобалтачевского сельского совета.
Слайд 9
ПАМЯТНИК В СЕЛЕ НОВО-КАРЬЯВДЫ
Установлен в 1968 году
Слайд 11Сквер Победы, 1968 г. В октябре 2009 года стены стелы
были облицованы гранитными полированными плитами толщиной 40 мм. В 2014
году была произведена реконструкция мемориала
Слайд 13
Ветераны войны:
Вагапов Габделгалим
Шавалиев Магнави
Слайд 15Гәрәев Әнвәр Җиһангәрәй улы 1923 елда Яңа Балтач авылында туган.
Шул авылдагы – җиде еллык, Чакмагыштагы урта мәктәпне отличнога тәмамлады.
Яшьтән
ук оештыру эшенә оста булды. Чакмагышта укыганда мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп үзен сайлыйлар.
Җыр – моңга да оста булды ул. Мәктәп, авыл яшьләре белән бергә концерт-спектакльләр оештыра торган идек без. Хорда да катнаша, ялгыз да җырлый иде. Ул шушы халык җырын аеруча яратып башкара торган була иде:
Телеграмма баганасын
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.
1942 елның көзендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Әнисе Мөхипҗамалга хатлары килеп тора. Ул үзенең Кызыл Йолдыз ордены, “За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнүе турында хәбәр итә.
Һәр хатының ахырында берәр куплет шигырь язып җибәрә:
Басу капкасын чыкканда
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар, -
дип яза 1945 елның гыйнвар аенда.
Гүя ул үзенең озак яшәмәячәген сизенгән. Сугыш бетүгә якынлашкан вакытта, 1945 елның 3 февралендә яу кырында батырларча һәлак була. Германиянең Раусбург местечкосында җирләнгән.
Бу турыда әнисе исеменә кайгы кәгазе килә. Авылдагы башка барлык яшьтәшләре кебек ул да өйләнергә өлгерми. 22 яшендә Ватан азатлыгы өчен гомерен бирә.
Слайд 17
Ихсанов Әгләм Шәкүр улы 1926 елның 28 ноябрендә Яңа Балтач
авылында туган. Шул авылда җиде сыйныф тәмамлагач, Чакмагыш урта мәктәбенә
җәяүләп укырга йөри. Тугызынчы сыйныфта белем алгач, унҗиде яшьлек егет 1943 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Уфада берничә көн булу белән аларны Горький шәһәрендә танк мәктәбенә озаталар. 1943 елның ноябреннән 1944 елның августына кадәр шушы мәктәптә укып, Т-4танкларын өйрәнәләр.
Уку тәмамлангач, дүртенче санлы данлыклы Кантимер дивизиясенә тәгаенләнә. Дивизиягә килгәч, аларны Горький шәһәрендәге Сормово заводына танк алырга җибәрәләр. Өр-яңа танкларны вагоннарга төяп, фронтка китәләр. Чехословакия җиренә кергәч, бенең гаскәрләргә тапшыралар. 1945 елның май ахырында аларның частен Мәскәү яны Люберцы шәһәренә озаталар. Данлыклы Кантимер дивизиясе Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак дигән хәбәр килә. Парадка ныклы әзерлек башлана. Танкларны яшел төскә буйыйлар, экипажларны өр-яңадан киендерәләр.
1945 елның 24 июнендә алар Кызыл мәйдан аша үтә. Т-34 танкы экипаңы ул чагында биш кешедән тора. Әгъләм аның командиры була. Ул ярты гшүдәсе белән танктан чыгып, механик-водительгә тиешле командасын биреп бара.
1945 елның июненнән алып 1950 елның маена кадәр ул Кантимер дивизиясе составында тугыз мәртәбә хәрби парадта катнаша (һәр елны 1 майда һәм 7 ноябрьдә).
Туган авылына әйләнеп кайткач өйләнә Фәния Мирзаян кызына. Тату гаиләдә ике ул, ике кыз үсә.
Слайд 19Латыйпова Мәгъмүрә Миңнелатыйп кызы 1921 елның 27 февралендә Яңа Балтач
авылында туган.
1944 елның февралендә хәрби хезмәткә алына. Тәүдә Уфадан Сталинградка
кадәр поезд белән баралар. Анда бераз вакыт палаткаларда яшәгәч, Украинага, Харьков шәһәренә озаталар.
Биредә ул Дәүләт иминлеге халык комиссариатының Харьков шәһәре буенча идарәсендә, хәрби цензура бүлегендә эшли. Алар фронттан килгән хатларны тикшерәләр. Дәүләт сере чишелмәсен өчен тырышалар.
1946 елның җәендә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Тимашев Хәсән Гайнулла улы 1912 елда Иске Калмаш авылында туган
1946 елның сентябрендә ул Уфага кайта. Лирик-романтик мәхәббәт чоры үтә, тормышның прозасы башлана. Ә сугыштан соң тормыш шартлары бик авыр була.
Ярый әле бәхетләренә Хәсәннең апасы Кәфия белән җизнәсе Уфада үз өйләре белән торалар икән. Шундагы бер кечкенә бүлмәне уртага бүлеп, үз почмакларында яши башлыйлар. Анда бер кровать һәм бер өстәл куярлык кына урын була. Хәсәннең сеңлесе Фәтхия сугыштан кайткач, шул ук бүлмәгә килеп йөри.
Еллар үткәч, тормыш акрынлап яхшыруга бара. Бер-бер артлы өч кыз бала дөньяга килә.
Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре, күп төрле истәлекле билгеләр белән бүләкләнде
Слайд 21Мәгнәви абый Шавалиев 1924 елның 8 октябрендә урта хәлле крестьян
гаиләсендә туган. Әти-әналәренең икешәр аты һәм сыеры, сарыклары күп булган.
Җир сөреп, ашлык чәчеп. Яшелчә устергәнәр. Колхозлар оеша башлагач, күмәк хуҗалыкка керәләр. Атларын, сабан-тырмаларын колхозга алалар. Базы елгасы буенда колхозның яшелчә бакчасы өчен җир бүләләр. Шавалиевлар гаиләсе бу эшне үз өстенә ала. Кавын-карбыз үстерә. Бу елларда авылда яшелчә-җимеш үстерү бик алга китә. Чия, алма, кура җиләге, карбыз бик уңа. Шулай эшләп, укып йөреп 1938 елда Мәгнәви 7 сыйныфны тәмамлап, Уфа медицина училищесына укырга керә. Икенче Бөтендөнъя сугышы башлану сәбәпле, укуын тәмамлый алмый. 1942 елның сентябрь аенда 18 яшьлек Мәгнәви хәрби хезмәткә алына. Уфа пехота училищесында биш ай буе сугыш һөнәренә өйрәнә. 1943 елның 23 февралендә сугышка китә. Тәүге чыныгуны Воронеж фронтында ала. Рядовой укчы булып сугышны башлый, элемтәче дә була.
Украина, Польша, Бессарабия, Румыния, Германия, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнаша. 1943 елның 28 октябрендә авыр яралана, биш ай госпитальдә дәваланганнан соң төрле частьларда хезмәт итә. Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый.
Слайд 23Габдуллина Мөсәвәмә Гафият кызы 1923 елда Яңа Балтач авылында туган.
Шул авылда җиде еллык мәктәп тәмамлый. Яшьтән үк бик актив
була. Җәмәгать эшләрендә башлап йөри. 1937 елда ВЛКСМ сафларына кабул ителә.
Сугыш алдыннан Яңа Балтач авыл Советы башкарма комитеты секретаре итеп тәгаенләнә
1942 елның 10 июлендә комсомол путевкасы белән Бөек Ватан сугышына китә. Икенче Украина фронтында пулемет-зенит частенда зенитчы булып хезмәт итә. Соңрак алар часте Львов шәһәренә урнаша. Анда аны штабка, документлар тутыручы итеп тәгаенлиләр.
Фронт юлларында ул үзе белән бергә булган, чуваш милләте егете, капитан Александр Афанасьев белән таныша һәм аңа кияүгә чыга.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, алар туган ягына кайтып, казан шәһәренә урнашалар. Ире шәһәр предприятиесенең берсендә кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли. Ике балалары туа: Герман, Венера.
Хезмәтендә өлгеле була. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Берничә мәртәбә Верховный Башкомандущий иптәш Сталинның рәхмәте белдерелә.