берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле,
Әллә нинди
зарлы, моңлы көй.Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»