килә. Аның максаты - халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә
өндәү, кибетләрдә, урамда, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Акция кысаларында мәктәбебездә үткәрелә торган “Туган тел” атналыгында старт алган төрле чаралар үткәреп, укучыларның барысын да бу эшкә җәлеп иттек. Туган якка һәм М.Җәлилгә багышланган рәсемнәр конкурслары, “Туган телем-тугры дустым” исемле викторина формасындагы сыйныфтан тыш чара, “Иҗади остаханә”, “Татарстан-яраткан ягым”, “Татарстан Республикасы халыкларының гореф-гадәтләре”, “Туган телеңне бел һәм ярат” викторинасы, “Туган тел” исемле лингвистик марафон, Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган сыйныф сәгате, туган телгә багышланган шигырь укучылар конкурсы.Без татарча сөйләшәбез
Мы говорим по-татарски!