Разделы презентаций


Ватан сугышында ??лак булган татар шагыйрьл?ре.

Содержание

Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләре

Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйрьләре

Слайд 2 Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар

Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште,

кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.

Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән керәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.
Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып

Слайд 3 Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә

уналты фронт газетасы чыга:

«Ватан өчен» (Төньяк Көнбатыш фронты),
«Ватан

намусы өчен» (Беренче Украина фронты),
«Алга, дошман өстенә!» (Калининград фронты),
«Сталин байрагы» (Көньяк фронт),
«Ватан өчен сугышка» (Карелия фронты),
«Фронт правдасы»,
«Ватанны саклауда» (Ленинград фронты),
«Кызыл сугышчы» (Мәскәү хәрби округы),
«Совет сугышчысы» (Өченче Украина фронты),
«Суворовчы»,
«Кызыл Армия» (Беренче Белоруссия фронты),
«Фронт хакыйкате» (Волхов фронты),
«Җиңү байрагы» ,
«Суворовча кысрыклау»,
«Тревога»,
«Сталин сугышчысы».
Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә  уналты фронт газетасы чыга: «Ватан өчен» (Төньяк

Слайд 4Җырыбыз кала без китәбез...
Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребез

Җырыбыз кала без китәбез...Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребез

Слайд 5Абдулла Алиш
Аитзәк Аитов
Нур Баян
Касыйм Вахит
Габдулла Галиев
Макс Гатау
Мансур Гаяз
Муса Җәлил
Фатих Кәрим
Гадел

Кутуй
Яшәү хозурлыгы хөрлектә! Гомер озынлыгы ирлектә!
Һәм башка бик күп шагыйрьләребез...

Абдулла АлишАитзәк АитовНур БаянКасыйм ВахитГабдулла ГалиевМакс ГатауМансур ГаязМуса ҖәлилФатих КәримГадел Кутуй      Яшәү

Слайд 7Абдулла Алиш
(1908 – 1944)
Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908

елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстанның

Куйбышев районы) Көек авылында дөньяга килә. Аның бабасы Нурулла шул авылның мулласы булып, әтисе Габделбари абзый, солдат хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, ата йортында күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән — иген иккән, умарта караган. Ул табигате белән киң күңелле һәм үз заманы өчен алдынгы фикерле кеше буларак, өйгә төрле газета-журналлар алдырган, балаларны кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтергә, белемле һәм тәрбияле итәргә тырышкан. Абдулланың әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган.

Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән ук зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы башлангыч мәктәптә укый башлый.

1917 елда тугыз яшьлек Абдулланы әтисе узләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Ул монда 1919 елга кадәр укый. 1919—1921 елларда Бураково авылында яңа ачылган совет мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аннары Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбен тәмамлый (1927). Мәктәптә уку елларында А. Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән бергә, драма һәм әдәбият түгәрәкләре, концертлар оештыру, стена газеталары, кулъязма журналлар чыгару кебек эшләрдә башлап йөруче була, үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза.

1927 елның җәендә А. Алиш Казанга килә һәм Казан Җир төзү техникумында укый башлый. Техникумда уку чорында (1927—1930) аның әдәбият белән кызыксынуы тагын да үсә: ул әдәбият түгәрәкләренә йөри, техникумда кулъязма рәвешендә чыгып килгән «Кызыл төзүче» исемле газета һәм «Яңа белгеч» журналы редколлегиясенең члены була, техникум һәм яшьләр тормышы турында язган хәбәрләре белән республика көндәлек матбугатында күренә башлый. 1929 елда «Яшь ленинчы» газетасында «Аптул Алишев» имзасы белән аның «Әти, эчмә!» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Аннан соң күп тә үтми, пионерлар тормышын, аларның җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашуларын һәм күңелле ял итүләрен тасвирлаган «Бозлар акканда», «Нәни кооператор», «Отряд умартасы» кебек хикәяләре дөнья күрә.

Абдулла Алиш(1908 – 1944)Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас

Слайд 8 Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның

январеннан көзенә кадәр, А.Алиш Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып

эшли, аннары, 1931—1933 елларда, Казгрэс (ТЭЦ № 1) төзелешендә гидротехника буенча десятник һәм Казан шәһәре канализация төзелешендә техник хезмәтен башкара. 1934 елда яшь белгечне Казанда татарча чыга торган «Техника» журналының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. 1937 елдан Беек Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. 1937 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар — язучының иң күп язган, әсәрләре белән үзен киң катлам укучыларына таныткан чор. Аның балалар өчен «Отряд Флагы», «Дулкыннар», «Ант» исемле хикәя жыентыклары, «Иолдыз», «Кечкенә тоткын» исемле пьесалары (беренчесе А. Әхмәт белән бергә язылган) оасылың чыга. Язучы зурлар өчен дә нәтиҗәле эшли: комсомол-яшьләр тормышына багышланган күп санлы очеркларын, «Яңа килен» (1931), «Тиздән туй (1939), «Кыйммәтле җәуһәр» (1940) кебек хикәяләрен, «Күршеләр» 1934; А.Әхмәт белән берлектә) исемле пьесасын яза һәм 1933 елда беренче бишьеллыклар чорындагы Татарстан гиганты — Казгрэс тезелешендә эшләүче кешеләрнең тырыш хезмәтен сурәтләгән «Якты күл буе» исемле повестен бастырып чыгара.
Бөек Ватан сугышы башлангач, А.Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә, солдат-радист сыйфатында, Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1943 елның августында, яшерен оешманың эше ачылып, А. Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр.

Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.
Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның январеннан көзенә кадәр, А.Алиш Минзәлә кантоны җир

Слайд 9Аитзәк Аитов
(1908 – 1941)
Шагыйрь Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге

Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында туа. Кечкенәдән әтисез калып,

җиде яшеннән үз көнен үзе күрә башлый — көтү көтә, ялчылыкта йөри. Октябрь революциясеннән соң авылда беренчеләрдән булып комсомолга языла.

1928 елда район комсомол комитеты А.Аитовны Мәскәүгә кыска сроклы курсларга укырга җибәрә. Укып кайтканнан соң, ул туган төбәгендә төрле җаваплы урыннарда эшли, утызынчы еллар башында берникадәр вакыт авыл советы председателе булып та тора.

Илне индустрияләштеру чорында А.Аитов — Донбасста, шахтер хезмәтендә. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: шигырьләр, очерклар яза. Алар Донбасста татар шахтерлары өчен чыга торган «Пролетар» газетасында басылалар.

Ватан сугышы башлануга, А.Аитов — фронтның алгы сызыгында. 1941 елның 28 октябрендә, Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган сугышларның берсендә, ул батырларча һәлак була.

А.Аитовның зур булмаган шигъри иҗатында шул чор өчен характерлы темалар — авылны коллективлаштыру, илне саклау, комсомол яшһләр тормышы темалары яктыртыла. Шагыйрь иҗатыннан аерым урнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкта урын алган.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы буларак, А.Аитовның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
Аитзәк Аитов(1908 – 1941)Шагыйрь Аитзәк Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында туа.

Слайд 10Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа

улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык

районы Мостафа авылында дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә.

Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша. 1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра. Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар мәдәниятенең үзәгенә ашкына.

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Муса Җәлил
(1906 – 1944)

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә хәзерге

Слайд 111925—1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург

губерна комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз

киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927—1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына керә.
1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.
1925—1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда

Слайд 12Жырларым, сез, шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса

сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен

тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе. Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю— Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.

Җырларым

Жырларым, сез, шытып йөрәгемдә,  Ил кырында чәчәк атыгыз!  Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Слайд 13М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып

барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар — романнар, повестьлар

драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның
25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар

Слайд 14«Моабит дәфтәрләре» — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә

шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге,

куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
М.Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
«Моабит дәфтәрләре» — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша

Слайд 15Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов

губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә) Татар Кынадысы авылында

туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт абзый, игенчелек хезмәтен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевск авылына күчә һәм Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда рус мәктәбендә белем алуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар (дүрт гаилә) Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлаша төшә: мәктәптә уку белән бергә, ул шәһәрдәге эшче клубларының берсендә күренекле рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә бик актив йөри һәм рус телендә үзенең беренче шигырьләрен яза, нык», лап торып, шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, В. Маяковский-ның иҗаты белән якыннан таныша.
1920 елда унҗиде яшьлек Кутуй Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач институттан китәргә мәҗбүр була һәм Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбендә әдәбият укытучысы булып эшли башлый. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлашып китә. 1923 елгы «Безнең юл» журналының дүртенче, бишенче саннарында «Яшь футурист шагыйрь» дигән баш белән Г. Кутуйның бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Нигездә рус футуристларына һәм В. Маяковский шигырьләренең тышкы формасына ияреп язылган, аерым уңышлы чагыштырулар, образлы тәгъбирләре булса да, тулаем аңлаешсыз яңгыраган бу шигырьләр ул заманның әдәби хәрәкәтендә зур шау-шу кузгаталар һәм, поэзиянең үткәндәге уңай традицияләре» инкяр итү үрнәкләре буларак, каты тәнкыйтькә очрыйлар. Тора-бара иҗатында бу кимчелекләрне Г. Кутуй үзе дә таный һәм, формалистик мавыгулардан арына барып, егерменче елларның икенче яртысында иҗат иткән шигъри әсәрләрендә яңалыкны яклау идеясен язу стилендәге «шаккатризмнар» белән түгел, ә мәгънәгә кулай реалистик сурәтләү чаралары ярдәмендә бирергә омтыла башлый.
1925 елда Г. Кутуй Казан Көнчыгыш педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1929 елда институтны уңышлы тәмамлап чыккач, утызынчы еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында гыйльми секретарь, мәктәпләрдә һәм Казан авиация техникумында әдәбият укытучысы булып эшли.

Гадел Кутуй
(1903 – 1945)

Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзер Пенза өлкәсенә керә)

Слайд 16Г. Кутуйның бу еллардагы әдәби иҗат эшчәнлеге гаҗәп күп кырлы.

Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан»),

«Красная Татария» (хәзерге «Советская Татария») газеталарында, «Безнең юл», «Яңалиф», «Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күп санлы фельетон, очерк, мәкаләләр бастыра, Татар академия еатрының һәр яңа спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Үз чорының төрле әхлакый проблемаларына багышланган «Балдызкай» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929) һәм «Казан» (1927) исемле пьесалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Әдип үз әсәрләрендә яңа кеше формалашу, бигрәк тә интеллигенция вәкилләренең тормыштагы урыны һәм роле мәсьәләләрен күтәреп чыга, совет кешеләренең рухи байлыгын, хезмәт шатлыгын чагылдыра. «Солтанның бер көне» (1938) повесте, «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941), «Рәссам» (1941) кебек хикәяләре, «Талантлар Вабаны» (1937) поэмасы әнә шундыйлардан.
1935 елда Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга («Совет әдәбияты», 1935 ел, № 9—12 саннар). Гади бер татар кызының тормыштагы авырлыкларны җиңә-җиңә җәмгыятьтә үз урынын табуын, хезмәт һәм гаилә бәхетенә ирешүен гаҗәеп самими рәвештә, публицистик күтәренкелек белән сурәтләгән бу кечкенә генә повесть күп буын укучыларының яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә. Татар телендә генә дә ул унлап басмада чыга. Рус телендәге басмалары ике дистәдән, артып китә. Рус теле аша повесть СССР һәм дөнья халыклары телләренә (инглиз, француз, гарәп, корея, албан, монгол, вьетнам, чех, казакъ, үзбәк, кыргыз, чуваш, мари һ. б.) тәрҗемә ителә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Г. Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә, Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы политбүлегендә хезмәт итә. Идел буендагы мәгълүм тарихи җиңүгә турыдан-туры катнашкан өчен аны «Батырлык өчен» һәм «Сталинградны саклау өчен» медальләре белән бүләклиләр. Сталинградтан соң Г. Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Брянск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә, ул иҗат эшен дә дәвам иттерә: фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи, 1944 елда, Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле мәгълүм повестен («хыялый роман») яза. 1944 елның көзендә Г. Кутуй Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Монда әдипнең күп кенә очерклары, корреспондениияләре, «Без — сталинградчылар» исемле нәсере һәм «Хәнҗәр» дигән хикәясе басыла. Шушы ук чорда әдипнең ил азатлыгы өчен көрәшүче совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкта яңгыраткан атаклы «Сагыну» нәсере иҗат ителә.
1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар.
Г. Кутуйның бу еллардагы әдәби иҗат эшчәнлеге гаҗәп күп кырлы. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза, «Кызыл Татарстан»

Слайд 17Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында

элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы)

Ает авылында туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче баскыч авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901—1937) аны Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, хәзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килә һәм бер ел Н.К.Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә.

1925—1929 елларда Казан Җир төзү техникумында укый. Комсомол сафына керә, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, техникумда комсомол оешмасының секретаре, соңыннан профком председателе булып эшли. Ф.Кәримнең әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында аның көндәлек темаларга, комсомол тормышына кагылышлы мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый (Ф.Кәримнең «Хәзер сезнең белән» исемле беренче шигыре «Кечкенә иптәшләр» журналының 1927 елгы 2 нче санында дөнья күрә).
1928 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан пионер газетасы «Яшь ленинчы» чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Анда Ф.Кәрим, техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930—1931 елларда Ф. Кәрим «Азат Хатын», «Атака» (татар пролетар язучылары органы) журналларында жаваплы секретарь хезмәтләрендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» газетасында хәрби журналисг-хәбәрче булып хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң, Ф.Кәрим Татар дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе өчен зур әдәби мәктәп булган бу җитди, җаваплы эштә Ф.Кәрим 1937 елның май аена кадәр эшли.

Фатих Кәрим (1909 – 1945)

Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан

Слайд 181929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә аның ун

китабы басылып чыга (икесе — проза, сигезе — шигъри җыентыклар).

Утызынчы еллардагы социалистик хезмәт темасын, илнең хуҗалыгын һәм оборонасын ныгыту өчен көрәш темасын яктырткан лирик шигырьләре, «Яшең яктысы» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән Ф.Кәрим сугышка кадәрге чорда ук заман сулышын яхшы тоеп, ил каршында зур җаваплылык хис итеп яшәүче шагыйрь буларак таныла.

Ф.Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941—1945 еллар арасында ул тугыз лоэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә. Ф.Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасы, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Ф.Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә: «Шакир Шигаев» (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла.
Гомумән, Ф.Кәримнең иҗат планнары зур була. Ләкин сугыш чынбарлыгының дәһшәтле «үлем уены» аңа үзенең иҗади планнарын ахыргача тормышка ашырырга ирек бирми: 1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф. Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Ф. Кәримнең ялкынлы иҗаты укучылар күңелендә буыннан-буынга яңара бара. 1979—1981 елларда Татарстан китап нәшрияты патриот әдипней өч томлык әсәрләр җыелмасын яңадан бастырып чыгарды.
1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе — проза, сигезе

Слайд 19Шагыйрь Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге

Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында туа. Яшьтән ятим калып,

балалар йортында тәрбияләнә, шунда җиде класс белем ала, аннары Чиләбе өлкәсенә китеп, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1937 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кабул ителә.

М.Гатау бала чактан ук әдәбият белән кызыксына, халык авыз иҗатын өйрәнә, җырлар, бәетләр җыя. Урал табигате, андагы социалистик төзелеш күренешләре, күмәк хезмәт тантанасы — яшь шагыйрьнең 1939 елда басылып чыккан «Урал мәхәббәте» исемле беренче шигъри җыентыгының төп эчтәлеген шул тәшкил итә.

М.Гатау икенче җыентыгын да басмага әзерли, ләкин Ватан сугышы башлану сәбәпле китап чыкмый кала. М.Гатау 1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул елның
20 ноябрендә Калинин өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.
М. Гатауның зур булмаган әдәби мирасыннан аерым үрнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле җыентыкта урын алган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, М. Гатау-яың исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Макс Гатау
(1913 – 1941)

Шагыйрь Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында туа.

Слайд 20Нур Баян
(1905 – 1945)
Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905

елның 5 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында туа.1921

елгы ачлык аны туган авылыннан китәргә мәжбур итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып эшли, ә 1923 елда, укуын Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана: авыл, гражданнар сугышы, илне саклау турында беренче шигырьләрен яза, һәм 1925 елдан аның исеме матбугатта инде бик еш күренә башлый. 1928 елда ул «Кызылармеец» дигән хәрби газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша һәм шул ук елда «Уракчы кызлар», «Ќимерелгән окоплар» исемле ике шигъри җыентыгын бастыра.

1929—1930 елларда Н. Баян «Колхоз яшьләре» журналының секретаре булып эшли, аннан Чаллы район газетасы редакторы итеп билгеләнз. Газетада, районда эшләү дәверендә «Клеверлы кырлар» (1929), «Яңгырлы төн» (1933) кебек поэмаларын һәм күп санлы шигъри әсәрләрен иҗат итә.

1932 елда 1932—1938 елларда Татарстан Язучылар союзы оештыру комитетында инструктор, Татгосиздатта редактор, аннары матур әдәбият бүлегенең өлкән редакторы булып эшли. 1938 елдан Беек Ватан сугышы башланганчыга хәтле ул зур күләмле «Гөләндәм» (1939), «Ќимерелгән дворец янында» (1940), Г. Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ына ияреп «Карахмәт» (1940) поэмаларын яза, «Язгы төн», «Туган авыл», «Шат җырлар» исемле шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. Әдәби иҗат эшчәнлегендәге уңышлары өчен һәм Совет Татарстаны төзелүенең егерме еллыгы уңае белән Совет хекүмәте аны 1940 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкли.

Н. Баян Беек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Ќиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

Нур Баян(1905 – 1945)Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 5 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы

Слайд 21Касыйм Вахитов
(1916 – 1942)
Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916

елның 16 мартында хәзерге Башкортстанның Әлшәй (Раевский) районы Нигъмәтулла авылында

туа. 1935 елда, Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук районның Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМда) физика-математика укытучысы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия инститүтына укырга керә.
Касыйм Вахитның беренче шигырьләре 1932—1933 елларда Уфадагы «Коммуна» исемле өлкә газетасында басыла башлый. Соңрак ул Татарстан өлкә матбугатында — «Кызыл Татарстан» газетасы, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын» журналларында актив языша. Аның шигырь цикллары шулай ук «Дуслык», «Очкыннар», «Бәхетле яшьләр» исемле күмәк ќыентыкларга кертелә. Яшь шагыйрь, өйрәнү чоры кичереп, шигъри форманы төрләндерү юнәлешендә тәҗрибәләр ясый, поэзиянең терле жанрларында көчен сынап карый. Аның зур булмаган әдәби мирасында «Сөйләнмәгән әкият» исемле поэма да, Көнбатыш Украинаны азат итүгә багышланган «Егет турында баллада» да, юмористик шигырьләр, сюжетлы шигырьләр һәм кечкенә лирик парчалар да бар.
Бөек Ватан сугышы башлануга, әле яңа гына инститүтны тәмамлаган Касыйм Вахит узе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче айларыннан ук алгы сызыкта сугыша, шәхси батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Касыйм Вахит 1942 елның 4 октябрендә Сталинград өлкәсендә барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре аны зур хөрмәт белән Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә күмәләр.
Касыйм Вахит поэзиясенең аерым үрнәкләре сугыштан соңгы чорда «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемлеҗыентыкларда басылып чыкты.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Касыйм Вахитның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
Касыйм Вахитов(1916 – 1942)Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстанның Әлшәй (Раевский)

Слайд 22Мансур Гаяз улы Гаязов 1917 елда хәзерге Мари АССРның Бәрәңге

районы Бәрәңге авылында туа. Җиде классны тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогия

техникумында белем ала, аннары Бәрәңге урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1938—1940 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, ә Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, берничә тапкыр яралана, шунда КПСС сафларына член итеп алына. 1943 елның 19 ноябрендә Витебск өлкәсенең Ускорово авылы өчен барган каты сугышларда егерме алты яшьлек шагыйрь Мансур Гаяз батырларча һәлак була.
Мансур Гаяз — сугыш алды елларында әдәбият мәйданына килеп, кыска гына вакыт эчендә исемнәрен танытып өлгергән, ләкин, иҗат мөмкинлекләрен тулысынча ача алмыйча, Бөек Ватан сугышы фронтларында халыклар азатлыгы өчен гомерләрен биргән татар әдипләреннән берсе. Ул 1936 елда яза башлый. Алты еллык иҗат гомерендә чордашларының җанлы образларын, аларның уй-хисләрен сурәтләгән күп кенә лирик шигырьләр һәм «Тормышны сөю», «Испанка» кебек поэмаларын яза. Аның иҗатында патриотизм, илне саклау темасы зур урын алып тора. Иҗат эшчәнлеген ул сугыш шартларында да туктатмый: фронт газеталарында аның патриотик рухлы шигырьләре һәм очерклары басыла. Вакытсыз һәлак булган яшь шагыйрьнең сайланма әсәрләре 1959 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Шигырьләр» исемле җыентыгында тупланган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Мансур Гаязның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Мансур Гаязов
(1917 – 1943)

Мансур Гаяз улы Гаязов 1917 елда хәзерге Мари АССРның Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа. Җиде классны тәмамлаганнан

Слайд 23Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Татарстан АССРның

хәзерге Саба районы Шәдке авылында укытучы-мөгаллим гаиләсендә туа. 1935 елда

Шәдке җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана. 1939 елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь авторның «Яшел бөреләр» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, тагын бер елдан (1940) «Үсәбез» дигән озын шигыре аерым китап булып басылып чыга.

Г.Галиев, 1939 елда хәрби хезмәткә алынып, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подольский шәһәрен саклау өчен барган каты сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була.

Г.Галиевнең әдәби мирасыннан аерым үрнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле җыентыкта урын алган.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Г.Галиевнең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Габдулла
Галиев
(1920 – 1941)

Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Саба районы Шәдке авылында укытучы-мөгаллим гаиләсендә

Слайд 24Мәңгелек дан сезгә!

Мәңгелек дан сезгә!

Слайд 25Кулланылган әдәбият
Җыр һаман яңгырый. Төзүчеләре: Кәримуллин А.Г., Юзеев Н.Г.

- Казан, Таткнигоиздат, 1956.
Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: очерклар, җәлилчеләр иҗаты.

– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2005.
Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 нче том: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 – 1960). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
“Белем.ру” ҖЧҖ календаре.
adiplar.narod.ru сайты
Belem.ru
Кулланылган әдәбият Җыр һаман яңгырый. Төзүчеләре: Кәримуллин А.Г., Юзеев Н.Г. - Казан, Таткнигоиздат, 1956. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр:

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика